Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Сабырлык алиһәсе иде…
28.02.2018

Сабырлык алиһәсе иде…

Әтиебез сугышка киткәндә, әниебезнең җилкәсендә 4 кыз, әбиебез һәм әниемнең энесе кала. Әниебезгә Пәйгамбәрләр сабырлыгы бирелгәндер, мөгаен. Ул 60 яшенә кадәр гел авыр хезмәттә булды. Шулай булса да, 100 яшенә кадәр үз аңында яшәп, безгә бер авырлык китерми мәңгелеккә китеп барды. “Озын гомерле булуның сере эш яратуымда”, — дия иде ул.
Сугыш башланганда миңа — ике, Әнисә апага — 13, Вәсимә апага — 10, Мәхмүдә апага 7 яшь була. Безне ач үлемнән алып калу, Җиңү көнен якынайту өчен әниебез колхозда ат белән эшли. 40-45 градуслы чатнама суыкларда Алабуга, Чаллы, Сарапул, Каракүлдән керосин ташыганда әллә ничә тапкыр кул бармакларын өшеткән. Аның: “200 литрлы керосин мичкәсен ат арбасына тәгәрәтеп менгергәндә, тәнемдәге барлык тамырларым өзелгәндәй була иде”, — дип сөйләгәне әле дә истә. Әгерҗегә ашлык ташыганда, төн уртасында гына барып җитеп, бушату белән тагын кайтыр юлга чыккан әни кебек яшь хатыннар ничек түзделәр икән? Без үскәндә әнине күрми идек. Ул төн уртасында эштән кайтканда йоклыйбыз, иртән чыгып киткәндә, тагын йоклап калабыз. Безне әби карап үстерде. Әбиебез бик дини, чиста, уңган иде. Безне дә пөхтәлеккә, эшкә, дингә өйрәтте. Әниебез колхозда ял күрми эшләсә дә, ипине бик сирәк ашый идек. Безне ул елларда ач үлемнән кычыткан, алабута алып калды. Ишле балалы гаиләләр колхоз абзарыннан мал үләксәләрен алып кайтып пешереп ашый торган булганнар. Шулар турында бүгенге балаларга сөйләгәндә, еш кына: “Нигә сыер-сарык асрамадыгыз соң?” – дип сорыйлар. Авыл кешесенең абзарында сыеры, тавыгы булса да сөт, май, йомырканы бик сирәк күрделәр. Чөнки болар барысы да салым түләргә китеп бара иде. Сугыш һәм сугыштан соңгы еллар ничек кенә авыр булса да, безне белемле итү өчен бар тырышлыгын куйды әни. Әтине бер дә хәтерләми идем. Ул 1947 елда, сугышта бөтен сәламәтлеген югалтып, авылга кайтып төште. Сугыштан соң да авыл хатыннарына җиңел тормыш килмәде. Чалгы белән алтмышар сотый печән чабуда, эскерт салуда, әниебезгә тиңнәр булмый. Түзсә дә түзә икән кеше авыр хезмәткә. Әниебез алтмыш яшендә генә колхоз эшеннән туктады. Аннан соң ул дин юлына басты. Дини йолаларны үтәүче абыстай булды. Авылыбызда аны Ак әби дип йөртәләр иде. Әтиебез сәламәтлеккә туймыйча, 68 яшендә әнине тол калдырып китеп барды. Аннан соң 33 ел әни ялгыз гына яшәде. Йөз яшенә якынлашканда гына үземә алып кайта алдым мин аны. 100 яшьлек юбилеен уздырып, үз зиһенендә, аяклары белән йөреп, матур итеп мәңгелеккә китеп барды әниебез. “Озын гомер юлы үтәсегез килсә, эш яратыгыз, кешеләргә гел яхшылык кылыгыз. Беркемгә дә күңелегездә ачу сакламагыз, башкалардан көнләшмәгез, дару үләннәрен ешрак кулланыгыз”, — дия иде.
Сугыш елларын узган әтиемне, тылда да җиңүне якынайткан газиз әниемне аеруча сагынам. Җир-сулар кибү белән алар каберен чистартып, чәчәкләр утыртам, белгән догаларымны укып, урыннарыгыз җәннәттә булсын дип телим.

Зәмфирә Дәүләтшина, Яңа Аккуҗа авылы.