Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Сабантуйга тиң “Кыр көне”
26.07.2018

Сабантуйга тиң “Кыр көне”

18 июль көнне Завьялово районының “Путь Ильича” хуҗалыгында аграр өлкәдә елның иң төп чарасы булган “Кыр көне” үтте. Әлеге чара Удмуртия Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырыла. Ачык һавада оештырылган аграр техника күргәзмәсе базар мөнәсәбәтләрен җайлауга, тәҗрибә уртаклашырга, эшлекле элемтәләрне киңәйтергә, отышлы килешүләр һәм контрактлар төзергә ярдәм итә.
“Кыр көне”ндә катнашучыларга агротехника күргәзмәсе тәкъдим ителде, төрле темаларга кагылышлы түгәрәк өстәлләр узды. Күргәзмәдә илебездә һәм чит илдә җитештерелгән 80нән артык иң яхшы авыл хуҗалыгы техникасы күрсәтелде. Авыл хуҗалыгында көч куючы хезмәткәрләр, күргәзмә кунаклары техникаларны эш шартларында бәяләделәр. Шулай ук әлеге чарада мал-туарга азык әзерли торган заманчалаштырылган агрегатлар тәкъдим ителде. Тулаем алганда, бу көнне Удмуртия, Татарстан республикаларыннан, Киров һәм Нижгар өлкәләреннән килгән 50ләп компания бер мәйданда тәҗрибә уртаклашты. Шулай ук быелгы чараның яңалыгы буларак, Удмуртиядә беренче тапкыр Белоруссиянең “Брестсельмаш” оешмасының продукциясе тәкъдим ителде.
“Кыр көне”н ачу тантанасында Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов катнашучыларны сәламләп: “Бүгенге иртәм Якшур авылында яшәүче Ашпалатовлар гаиләсе белән танышудан башланды. Әлеге гаилә динас-тиясе күп еллар “Путь Ильича” колхозында көч куя. Бу колхоз совет чорында да, авыр 90нчы елларда да бердәм, нык булып, кыенлыкларга бирешмичә, бүгенге көнгәчә уңышлы эш алып бара. Барлык уңышларга да авыл кешеләре хезмәте ярдәмендә ирешелгән. Ашпалатовлар гаиләсендә ата-бабаларыннан башлап оныкчыкларына кадәр җирдә хезмәт куя. Һәркайсы үз тормышлары, көнкүрешләре, хезмәтләре турында илһамланып сөйли.

Бу гаилә, чын мәгънәсендә, бәхетле тормыш кичерә. Ашпалатовлар туган яклары белән чиксез горурланалар. Ихлас күңелемнән әлеге гаиләне, гомумән, авыл хуҗалыгы өлкәсендә көч куючы хезмәткәрләрне бәйрәм белән котлап, авыр һәм мактаулы хезмәтләре алдында баш иям, сәламәтлек, бәхетле матур тормыш телим”, — диде. Республика Башлыгы авылларда республика халкының 1/3 өлеше яшәвен, киләчәктә дә республика тарафыннан агросәнәгать өлкәсен үстерүгә ярдәм күрсәтеләчәге турында ассызыклап үтте.
“Кыр көне”нең төп геройлары – басуда көнне-төнгә ялгап көч куючы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, әлбәттә. Быел Россиядә беренче тапкыр кыр сөрү буенча 35нче Европа чемпионаты узды.
Чемпионатта илебез данын Вавож районыннан Вадим Зарецких яклаган иде. Ә кыр сөрү буенча 7нче ачык Россия чемпионатында Удмуртиядән (Вавож районы) Вячеслав Шубин катнашты. Александр Бречалов аларга Рәхмәт хатларын тапшырды.

Әйе, “Кыр көне” нәкъ кыр батырларын барлаучы, комбайн һәм азык әзерли торган техникаларны күз уңыннан уздырып, әзерлекне бәяли торган үзенә күрә әһәмиятле чара. Бу хакта авыл хуҗалыгы министры Ольга Абрамова: “Республикада авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итү әлегә югары дәрәҗдә түгел. Шулай да хәзерге вакытта малларга кышка азык әзерләү узган елга караганда ике тапкыр тизрәк бара. Тулаем алганда, республикада 16нчы июльгә бер баш малга 12,7 центнер азык әзерләнгән, узган елны бу сан 7,5 центнер гына иде”, — диде. Билгеле булганча, агымдагы елның беренче яртыеллыгында дизель ягулыгына бәяләр артты. Бүгенге көндә бер литр ягулык бәясе 42-47 сум тәшкил итә. Әлеге хәлне тотрыклыландыру өчен Хөкүмәт тарафыннан ярдәм каралган. Республикада авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләргә дәүләттән 92 млн. сум күләмендә ярдәм күрсәтү планлаштырыла. Әлеге матди ярдәм нәтиҗәсендә алар өчен дизель ягулык бәясе 5-7 сумга очызланачак.
“Кыр көне” кысаларында Шаркан районы белән Белоруссиянең “Бобруйскагромаш” ширкәте, Игра районының “ЭГРА” теплица комбинаты белән “Берестье” комбинаты (Белоруссия) арасында килешүләр төзелде. Түгәрәк өстәлдә җитен җитештерү тармагын үстерү турында фикер алышулар булды.
Күргәзмәдә игенчелекне, терлекчелекне үстерүнең заманча алымнары, үзенчәлекле яңа техникалар белән танышырга була иде. Шуңа да бу көнне күргәзмә белән танышырга авыл хуҗалыгы белән кызыксынган, аның проблемаларына битараф булмаган кешеләр дә килгән. Шундыйларның берсе – Илһам Хуҗин. “Кечкенәдән авыл хуҗалыгы техникасы белән кызыксынам. Әлеге күргәзмә оештырылу турында ишеткәч, ике дә уйлап тормыйча бирегә ашыктым. Басуга килеп керүгә заманча техниканың күплегенә, төрлелегенә шаккаттым. Күргәзмә белән танышуны кайсы башыннан керешергә дип аптырап та калдым. Бар да кызыклы. Моңа кадәр шәхсән үземә дә чит ил техникасында эшләргә насыйп булган иде, тик биредәге кебек үзенчәлекле техникаларны күргән юк әле. Ниндие генә юк! Һәр техника белән танышып, хуҗалары белән аралашып, үзем өчен бик файдалы мәгълүмат җыйдым. “Кыр көне” – безнең Сабан туебызга тиң бәйрәм. Киләсе елга да мондый чараларда, һичшиксез, катнашачакмын”, — диде ул.
Бүгенге көндә авыл хуҗалыгында хезмәт куючыларның төп бурычы – бер баш малга 25 центнер азык әзерләү, бөртекле культураларны уңышлы урып-җыю, шулай ук көзге культураларны вакытында чәчү. Елларыбыз имин килеп, игеннәр уңсын, һава торышы кырларда көч куючы хезмәткәрләрне зур сынаулар алдына куймыйча, кыр эшләрен вакытында башкарырга язсын дип телисе килә.

Ләйсән Әхмәтова.