Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Рөстәм Миңнеханов: «Читтән килеп, берәү дә сезгә күрсәтмә бирми»
6.07.2022

Рөстәм Миңнеханов: «Читтән килеп, берәү дә сезгә күрсәтмә бирми»

27-29 июньдә Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съезды узды. Аның эшендә Россия Федерациясенең 26 төбәгеннән 400 дән артык делегат катнашты.

Удмуртия делегациясе составында 6 нчы гимназиядән Рәсилә Габдрахманова, Гөлнирә Гафиева, 97 нче мәктәптән Эльмира Шакирова, Светлана Салтыкова, Балезино районы Кистем авылы мәктәбеннән Зөһрә Касимова, Динә Касимова, Алсу Касимова, Юкамен районы Починки мәктәбе укытучысы Мәрьям Арсланова, 107 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсирә Йосыпова, Удмуртия Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгының гомуми һәм мәктәпкәчә белем бирү бүлеге җитәкчесе урынбасары Валентина Корепанова, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова катнаш­ты. Чараның беренче көнендә укытучылар борынгы Казанның тарихи урыннарына сәяхәт кылдылар. Кичен режиссер Нурания Җамалиның таныл­ган язучы, 12 китап авторы Равилә Шәйдуллинаның «Үксезләр» әсәре буенча куйган нәфис фильмын карадылар. Кино башланыр алдыннан аның иҗат төркеме Нурания Җамали, Равилә Шәйдуллина һәм Әлфинур Хисами белән очраштылар, күпсанлы сорауларга җавап алдылар. Ижауның Габдулла Тукай исемендәге 6 нчы татар гимназиясе укытучысы Рәсилә Искәндәр кызы Габдрахманова Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк бил­гесе белән бүләкләнде. Балезино районы Кистем авылы мәктәбе директоры урынбасары Зөһрә Касимова һәм Юкамен районы Починки мәктәбе укытучысы Мәрьям Арасланованы яшь буынны укыту һәм тәрбияләү эшендә нәтиҗәле хезмәтләре өчен Министрлыкның Мактау грамотасы белән бүләк­лә­деләр.
Укытучылар фикере

Ләйсирә Йосыпова: «Ел саен Казанда уза торган мондый җыен­га укытучыларны гына чакыра­лар. Удмуртия татар­ларының мил­ли-мәдәни автономиясе рәисе Рәм­зия Габбасова Мәгариф һәм фән министр­лыгына әлеге корылтайга тәрбиячеләрне дә чакыруларын сорап мөрәҗәгать итте һәм миңа да анда катнашырга насыйп булды. Пандемия вакытында сүнеп киткән идек. Казаннан илһамланып, бик күп яңалыклар күреп кайттым. Безгә 112 нче балалар бакчасында заманча технологияләр белән эшләүләрен күрсәттеләр. Мин ул бакчада чыгыш та ясадым. Ижау шәһәре балалар бакчасыннан ди­гәч, «Безнең хезмәттәш икән», – дип сөенделәр. Чөнки корылтайга ел саен бары тик татар теле укытучылары гына чакырыла. 112 нче балалар бакчасы хезмәткәрләре белән электрон почталарны да алыштык. Бергәләп проектлар эш­ләргә дә теләгебез туды. Мондый корылтайларга килә­чәктә дә татар төркемнәрендә эшләүче тәр­биячеләрне чакыруны матур га­дәт­кә кертсеннәр иде.
Мин татар теле гаиләдә, бакчада, мәктәптә, югары уку йортында бергә бәйләнеп барсын иде дигән теләктә кайттым. Балалар бакчасының да, мәктәпләрнең дә балаларны кызыксындыра алырдай заманча технологияләр белән эшләве бик кирәк. Үзебездә югары уку йорты булмаса да, Казанга белем алырга җибәрерлек укучылар әзерлисе иде».

Зөһрә Касимова: «Без шәһәр буенча, шул исәптән Кремль буенча да экскурсиядә булдык, тренингларда, остаханәләрдә эшләдек, Казан мәктәпләре һәм балалар бакчалары белән таныштык. Мин мәктәп директорлары һәм директор урынбасарлары алдында «Милли тәрбияне үстерү юллары» дигән темага чыгыш ясадым. Корылтайның пленар утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рес­публикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кебек шәхесләрнең катнашуы съездның дәрәҗәсен күрсәтеп тора. Безгә дә аларның фикерен тыңлау бик файдалы һәм үтемле булды».

Эльмира Шакирова: «Мин корылтайда икенче тапкыр катнашам. Быел безгә Казанны, Казан мәктәпләрен, балалар бакчаларын, эш тәҗрибәләрен күр­сә­түләре, остаханәләрдә катнашу – үзебез эшләгән инновацион алымнарны тирәннән кулланырга, белмәгәннәрне өйрәнергә ярдәм итте. Балалар бакчаларында тәрбиячеләрнең дә, балаларның да өч телдә сөйләшүләренә игътибар иттем. Безнең балалар бакчасында да эш шулай оештырыл­ган. Ә безгә балалар белән күбрәк татарча сөйләшергә кирәк».

Светлана Салтыкова: «Мин үзебезнең мәктәпне алга киткән мәктәп дип уйлый идем. Казан мәктәпләрендә булганнан соң, без әле беренче адымнарны гына ясыйбыз икән, дигән фикергә килдем. Балалар бакчасында матур итеп татарча сөйләшүче сабыйларга да сокландым. Безнең мәктәптә дә татарча сөйләшүче балалар бар. Быелгы уку елында Әхтәмова Зәйнәп шигырь уку конкурсында өченче дәрәҗә дипломга лаек булды. Мондый йолдызчыкларны үстерү, аларны вакытында күреп, ярдәм итү, төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнаштыру – безнең бурыч».

Гөлнирә Гафиева: «Миңа 183 нче мәктәптә әти-әниләрдән төзелгән ансамбльнең чыгышы ошады. Бу – искиткеч күренеш. Әсәрләр белән эшләргә өйрәт­теләр. Мирхәйдәр Фәйзине шагыйрь буларак ачкан шундый матур дәрес карадык. Минем өчен бу яңалык булды. Дәреслекләр турында да фикер алыштык. Иннополис­тан килгән яшь кенә татар теле укытучысы күрсәткән дистанцион дәрес тә бик ошады».

Мәрьям Арасланова: «Үксез­ләр» фильмын карау безнең өчен бик яхшы тәрбия сәгате булды. Киноны ата-аналар җыелышында күрсәтергә кирәк дигән уй белән утырдым. Балалар төшергән мульт­фильмны карадык, соңыннан безне дә бу эшкә өйрәттеләр. Яңа уку елыннан мин үзем дә мәктәптә бу эшне башлап жибәрергә кирәк дип уйлыйм.
«Посткроссинг» проектын да күрсәттеләр. Бу проектта балалар төрле төбәктә яшәүче яшьтәшләре белән хатлар язышалар. Хатлар төрле открыткаларга языла, татар орнаментлары белән бизәлә. Балаларга Саха-Якутиядән хат килгән. Анда якутларның милли киеме, бизәкләре, ашлары турында языл­ган төрле открыткалар җибәрелгән. Открыткалар балалар кулы белән ясалган. Миңа бик ошады. Балалар география картасын да өйрәнәләр, милли мәдәният белән дә танышалар, Россия буенча яңа дуслар да табалар».

Рәсилә Габдрахманова: «Безгә Казан шәһәренең төрле белем йорт­ларында булырга туры килде. Мин булган Вахитов районындагы балаларга инглиз телен тирәнтен өйрәтүче 39 нчы мәктәпнең бинасы Лев Толстой яшәгән утар мәйданында урнашкан. Хәзерге вакытта музей буларак та, балаларга өстәмә белем бирү үзәге буларак та эшләве сокландырды. Укучылар бу язучы турында беләләр, өйрәнәләр, аның истәлеген саклыйлар.
Идел буе районында урнашкан 130 нчы татар телендә тәрбия һәм белем бирүче балалар бакчасының заманча җиһазландырылуы, андагы тәрбия эшенең, татар телен, тарихын, гореф-гадәтләрен кечкенә чактан ук өйрәтүгә юнәл­дерелгән булуы да таң калдыра. Мондый мәктәпләрне булдыру өчен бик күп тырышырга кирәк. Әйе, бинасы белән дә, эчтәлеге белән дә югары дәрәҗәдә торган мәктәпләр төзү хәзерге заманда актуаль.
Пленар утырышта Рөстәм Миң­неханов ачык итеп: «Бөтен нәрсә җитәкчеләрдән тора. Сез эшне ничек оештырасыз, эш шулай барачак. Читтән килеп, берәү дә сезгә күрсәтмә бирми. Сез үзегез милли җанлы булып, татар телен сак­лау, үстерү өчен бөтен көчне куеп эшләргә тиеш», – диде. Димәк, туган телнең киләчәге мәктәп җи­тәкчелегенең эшне дөрес итеп оештыруына бәйле».

Рәмзия Габбасова: «Укытучылар корыл­таенда катнашып, бик күп мәгълүмат алдым. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында булгач, үземне икенче дөньяда булган кебек хис иттем. Татарстанга барган саен сокланып, горурланып кайтабыз. Бу юлы балаларны укыту, тәрбия эшендә кулланылган алдынгы алымнар белән танышып, шаккаттык. Мин әле дә якташыбыз, Можга шәһәрендә туып-үскән Лилия Галиева җитәкләгән 101 нче балалар бакчасында һәм «Адымнар» мәктәбендә алган тәэсирләр белән яшим. Үзебезнең 6 нчы гимназияне дә шундый алдынгы мәктәп итеп күрәсем килә. Безгә туган телне өйрәнгәндә, балалар бакчасы, мәктәп, югары уку йорты – шушындый эзлеклелек сакланганда гына телебезнең киләчәге булуын дәлилләделәр. Бу – бүгенге көндә безнең, ата-аналарның, укытучы-тәрбиячеләрнең якты хыялы. Теләк булганда, без барыбыз да балаларда кечкенәдән туган телне өйрәнүгә кызыксыну уятырга булдырабыз дигән фикер белән кайттым. Безнең татар теле һәм әдәбияты укытучыларының шундый зур бүләкләргә лаек булуы белән горурландым. Аларга алга таба тагын да зуррак уңышлар юлдаш булсын».

Рилия Закирова.