Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - Рәхмәт сезгә, ветераннар!
29.04.2020

Рәхмәт сезгә, ветераннар!

Тиздән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Агымдагы ел Россия Президенты Владимир Путин указы белән «Хәтер һәм дан елы» дип игълан ителде. 28 апрель көнне без дә – “Яңарыш” редакциясе һәм Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе – сугыш, тыл ветераннарының өйләренә барып, хәлләрен белешеп, бәйрәм белән котлап, күчтәнәчләр тапшырып кайттык. Ветераннарыбыз очрашуга бик шатландылар, һәрберсе хатирәләрен яңарттылар.

Хөрмәтле аксакалыбыз Шиһабетдин ага Садыйков ноябрь аенда 97 яшен тутырачак. Өлкән яшьтә булуга карамастан, аның зиһене яхшы. Кояш кебек балкып каршы алып, изге теләкләр теләп, озатып калды. Дөньяда бүген барган хәлләрдән дә хәбәрдар. “Хатирәләр — дүрт китабымның битләренә салынган минем. Кавказ таулары, Кубань, Кече Җир, Белоруссия, Литва, Латвия, Эстония, Көнчыгыш Пруссия җирләрендә сугышта булдым. Дүрт тапкыр яраландым, ике тапкыр контузия алдым. Офицер булдым, биш орден кавалеры. Гомер үткән саен, шаккатам. 77 яшемдә шигырь яза башладым. 500 битле дүрт китап чыгардым. “Яңарыш” редакциясенә әлеге китапларны чыгарырга ярдәм иткән өчен рәхмәтлемен. Шушы яшькә җитеп, гомеремнең учка сыймаслык яхшылыкларын уйлыйм. Авыр елларда 16 ел колхоз рәисе булып эшләдем. Елга бер тапкыр ялгышсам да, 16 тапкыр ялгышкан булам бит”, — диде ул хатирәләре белән уртаклашып.

23 майда 97 яшен тутыручы Шәйхенур ага Мулин да әле күз тимәсен, егетләр кебек. Аның Эчке эшләр министрлыгында хезмәт куйганлыгы, хәрби шәхес икәнлеге әллә каян күренеп тора. Бөтен җирдә тәртип, үзе дә хатирәләрне елы, көне белән әйтеп сөйли. Ул — Актаныш районыннан. 16 балалы гаиләдә туып-үскән. Колхозда хезмәт куйганнан соң сугышка алына. 1942 елда винтовкадан 22 дошманны юк иткәне өчен “За отвагу” медале белән бүләкләнә. 1942-1944нче елларда Калинин фронтында, 1945-1946нчы елларда Маньчжуриядә, 1946-1947нче елларда Ерак Көнчыгыш танк полкында хезмәт итә. 1948 елда Ижау шәһәренә милициягә эшкә керә. 1970 елга кадәр шунда хезмәт куя. Бик күп орден-медальләре бар. “Дөрес язмаганны, нәрсәнедер ышандырып, үтәмәгәнне яратмыйм. Иң зур бәйрәм, әлбәттә, минем өчен 9 май бәйрәме. Илдә карантин булу сәбәпле, быел аны зур күләмдә үткәреп булмый. Инде дөньялар әйбәт кенә булсын. Элек-электән ниндидер начарлык булса, әби-бабайлар: “Аллаһы Тәгалә ачулана”, — дип әйтәләр иде. Бу начарлыклар, афәтләр үтеп китсен”, — диде ул. Хатирәләре шактый, алар киштәләрдәге бик күп китапларда урын алган.
Сәрия апа Паньшина Удмуртия Татар иҗтимагый үзәгендә секретарь-машинистка булып эшләгән. Бик күп еллар өйдән-өйгә кереп, “Яңарыш” газетасын яздырып, аны таратып та йөргән. “Ижмаш” заводында хезмәт куйган. Тумышы белән Актаныш районы Өшәр авылыннан. “Татарларга ачуым килә. Беркөнне кунакка бардым. Оныклары кунакка килде, рус телендә сөйләшәләр. Төне буе үртәлеп чыктым. Безнең телебез бик матур бит. Сөйләшик үз телебездә! Рус милләтенә кияүгә чыгалар, марҗага өйләнәләр хәзерге яшьләр. Телебезне үзебез бетерәбез. Балаларга матур исемнәр кушмыйлар. Исем бит ул — кешенең йөзе, ата-анаңның, нәселеңнең байлыгы. Заводта эшләгәндә Советлар Союзы буенча күп йөрергә туры килде. Төрле милләт вәкилләрен очраттым, бар да үз телләрендә сөйләшә. Онытмыйк телебезне!” — дип борчылып сөйләде ул, милләтебез турында кайгыртып.

Һәрвакыт редакциягә шалтыратып, хәлебезне белеп торучы Мәймүнә апа Шәйхеразиева — газетабызның якын дусты. Тормыш иптәше, инде мәрхүм Гыйльмерази абый газетаны нәшер итүгә зур көч керткән иде. Малиновая Гора бистәсендә яшәгәндә, бик күп еллар газетабызны таратып, милләттәшләребезне сөендерделәр. Шушы көннәрдә Мәймүнә апага Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медале тапшырганнар. Медальләре инде шактый җыелган. Тормыш иптәше Гыйльмерази абый җиде ел хезмәт иткән. Бик күп сугышларда булган. Мәймүнә апа бүген балалары, оныклары шатлыкларына куанып яши. “Яңарыш”ны укыйм, сезне телевидениедән карыйм, эшләрегезне күреп сөенәм. Оныкларыма “Яңарыш”ны укый идем. Аларны мәчеткә йөрттем. Миңа гомер байлыкларын Аллаһы Тәгалә кызганмый биргән. Корбан бәйрәме көнне туганмын мин. Сезгә дә иң изге теләкләремне юллыйм. Милләт өчен зур көч куясыз. Милләт сакчылары сез”, — диде.

Тәскирә апага Мөхәммәтисламовага “Яңарыш” газетасы редакторы Рәмзия Габбасова Ленин районы хакимияте үтенече буенча Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган медаль тапшырды. Җор телле, җырга оста Тәскирә апа күп еллар урам комитеты рәисе булып эшләде. Газетабызны таратуга күп көч куйды. “Мин Ижау шәһәрендә туганмын. 1943 елда әнием тиф авыруыннан үлгәч, әбием Наҗар авылына алып кайтып киткән. Ир-атларны сугышка алдылар, хатын-кызларны окоп казырга алып киттеләр. Балалар бакчасында эшләргә кеше калмады. Үзем дә бала гына булсам да, шунда эшли башладым. Тәрбияли белмим, эшли-эшли өйрәндем. Аннан соң, бер кыз белән окоп казыган хатын-кызларга аш пешерү өчен алып киттеләр. Үлән җыеп, аш пешерә идек. Күрмәгән калмады инде, балакайларым, инде сезгә мондый афәтләр күрергә язмасын. Миңа 87 яшь тула быел. Әбиләрем 97 яшькә кадәр яшәгәннәр. Без ул яшькә җитә алмабыз инде, авырлыклар күп күрдек”, — диде. Күңеле тулып, елап та, җырлап та алды ул.

 

Фирүзә апа Зиннәтуллина да — “Яңарыш” газетасын таратуга зур көч куйган кеше. Ул гына да түгел, үзенең язмалары белән һәрвакыт газетабызны тулыландырып торды. Сәламәтлеге какшагач, үзе яши торган урамдагы газета укучыларыбызны ышанычлы кулларга тапшырып, «ноктабыз»ны югалтмады. Ул да изге теләкләрен әйтеп, рәхмәт укып озатты безне.

 

 

 

 

 

 

Газетабызның редакторы булып эшләгән Закуан ага Нуретдинны да якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлап чыктык. Ул һәрвакыт хәлләребезне белеп, кызыксынып тора. Актив хәбәрчебез Дания апа Борһанова да газета укучыларыбызга үз сәламнәрен җиткерде.
Хөрмәтле ветераннарыбыз, сезне ихлас күңелдән Бөек Җиңү бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгә барысы өчен дә рәхмәт әйтеп, нык­лы сәламәтлек, тыныч тормыш теләп калабыз.

 

Рәфилә Рәсүлева.