Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Рәхмәт Интернетка!
4.04.2019

Рәхмәт Интернетка!

Кыш көне автобуста йөрү күпләргә ошамыйдыр, ә мин киресенчә яратам. Менә бу юлы да Ижау-Уфа автобусы белән туган-үскән якларга кайтып барышым. Кояшлы көн булгач, Башкортстанга кайтучылар да байтак кына. Автобус тулы. 2-3 урын гына буш калган.

Урыным мөлаем гына матур ханым белән туры килде. Автобуска кереп утыргач, “Яңарыш” газетасының соңгы санын алып укый башладым. Иң беренче булып, юлдашым сүз башлады. “Әллә сез “Яңарыш” газетасын алдырасызмы? Без дә алабыз. Яңалыкларны, татар-башкорт артистларының кон­­цертларын газета аша укып беләбез”, – диде. “Мин газетаны да алдырам, сирәк-мирәк мәзәкләр, тормыштагы хәлләр, борчыган мәсьәләләр турында да язам. Үзем тумышым белән Борайдан, 40 елга якын Ижауда яшим”, — дип җавап кайтардым. “Мин дә Борай районыннан. Хәмдүнә Тимергалиева туган авылдан 5 чакрым гына безнең авыл”, — диде. Шулай сөйләшеп, танышып киттек. “Минем белән булган бер вакыйганы сөйләсәм, газетага язарсызмы? Туганнарым, ахирәтләрем укып, исләренә төшерерләр”, – диде. “Сөйләгез, 5-6 сәгатьлек юл да кыс­карыр”, – дидем.
“Хәзер бит Интернет заманы, — дип башлады сүзен юлдашым. — Мин дә “Одноклассники” социаль челтәрендә теркәлеп, таныш-белешләр белән аралаша башладым. Ирем вахта ысулы белән Себер якларында эшләп йөри. Ялга кайткан вакытларында ул да Интернетта утыра. Гаиләбез тыныч, бердәнбер улыбыз мәктәптә укып йөри. Ирем эшкә киткәндә — “Мин эштә”, ә кайт­кач, “Мин кайттым”, — дип язып куя. Башта мин моңа игътибар итмәдем, аның бу сүзләрен кемгә язганын аңламадым.
Шулай бервакыт ирем эштә чакта “ВКонтакте” челтәрендә миңа бер ир язды. Ул хатынының минем ирем белән танышып, аралашуын, хәтта очрашып йөрүләрен язып җибәргән. Бу хәбәр миңа аяз көнне яшен суккандай булды. Ни эшләргә дә белмәдем, чөнки ирем тегендә-монда чыгып йөргән кебек түгел иде. Акчасын тиененә кадәр алып кайта. Эчеп-тартып йөрми. Үзем дә төскә-биткә төшеп калган хатын түгел. Югары белемле, хисапчы булып эшлим. Бу хәбәргә ышанып бетмәсәм дә, уйлана, сагая төштем. Теге ир хатынының фотосын җибәргән. Фотодагы заманча матур киенгән, озын керфекле, сылу затка чынлап та гашыйк булырлык. Прическасы да үзенә килешеп тора.
Миңа хәбәр иткән ир белән (Азат исемле иде) Интернет аша аралаша башладык. Азат үзенең хатынының минем ир белән язышкан язуларын да җибәрде. Анда нинди генә матур, җылы мәхәббәт сүзләре юк, ирем хәтта аны үзенең үлеп яратуын да яшермәгән. Синсез яши алмыйм, дигән. Бу вакытта ирем эштә иде. Бер атна үз-үземне кая куярга белмәдем. Ашау да бармады, йокы турында сүз дә юк. Беркемне дә күрмәдем, ишетмәдем. Эштә ахирәтләрем: “Ни булды, йөзең кап-кара булган, әллә авырыйсыңмы?” – дип сораштылар. Кайтам да елыйм. Ирем шалтыратса, “Әйе, юк”, — дип, кыска гына итеп җавап бирәм. Сөйләшә алмадым. Кайгыңны дусларың, туганнарың белән бүлешсәң, җиңел була, диләр. Ләкин мин берсенә дә белдермәдем. «Каян беләсең, кемдер жәлләр, ә кемдер сөенер генә. Азат кына мине аңлар”, — дип, аның белән аралашуны дәвам иттем. Ул хатынының минем ир белән чуалганын белсә дә, балалары хакына аның белән яшәве турында язган. Бу сүзләрдән соң мин дә улыбыз хакына ирем белән араны бозмаска булдым.
Шулай ярты еллап вакыт узды. Азат белән очрашмасак та, аңа ияләшә башладым. Үземне карый башладым. Чәчтарашка кереп, прическамны үзгәрттем, заманча матур киемнәр сатып алдым. Гәүдәгә таза идем, 3-4 кг.га ябыктым. Интернетка яңа фотомны куйдым. Әлбәттә, Азат боларның барысын да сиз­де. Миңа җылы, матур сүзләрен әйтте. “Алар безгә хыянәт итәләр, дип, башны ташка бәреп булмый, яшәргә кирәк”, — диде. Ә беркөнне ул: “Әйдә очрашыйк, танышыйк”, — дигән тәкъдимне ясады. Очрашырга теләсәм дә, тиз генә уңай җавап бирә алмадым. Өч көн уйлангач кына ризалыгымны бирдем. Минем ирем, ә аның хатыны булгач, яшеренеп кенә очрашырга сөйләштек.
Интернет аша аралашканда оял­мыйсың икән, ә менә очрашырга сүз куешкач, каушап калдым, коелып төштем, үземне яшь җилкенчәк кебек хис иттем. Очрашкач, икебез дә югалып калдык. Бер-ике минут эндәшмичә торгач кына ул: “Хәлләрегез ничек, саумысыз?” – дип сорады. Нәрсәләр турында сөйләшкәнебезне хәтерләмим, тик аны ошаттым. Саубуллашканда бик җылы итеп: “Очрашып торыйк”, — дип, мине таксига утыртып җибәрде. Икенче көнне ул мине ошатуын, тагын очрашырга теләвен язды. Көн аралаш очрашып, сөйләшеп, күрешеп тордык. Сөйләшеп сүзләр бетмәгән кебек тоела башлады. Ике бәхетсез кеше бер-беребезгә тагын да якынаеп киттек. Бер елдан соң ул хатыны белән аерылышырга, миңа өйләнергә теләвен әйтте. Ирем белән Азатның хатыны шуны гына көткән кебек араларны өзәргә каршы булмадылар. Шулай итеп без Азат белән гаилә кордык. Язмышыбызга бик рәхмәтле булып яшәдек. Элекке ирем Азатның хатыны белән күпмедер вакыт бергә яшәп карадылар да аерылыштылар. Хәзер уйлыйм, үзенә тиң ярын тапкан кеше бәхетле була икән, ул авырлыкларга да бирешми, дәртләнеп, мәхәббәтнең барлыгына ышанып, аңа табынып яши. Соң булса да, уң булсын, ди халык. Шул ук вакытта Интернетка да рәхмәтлемен, Интернет аша мәхәббәтемне таптым!” — дип тәмамлады ул сүзен.
Юлдашымның сөйләгәннәре йөрәгемә бик нык тәэсир итте. Тормышыбызда мондый хәлләр булып тора. “Яңарыш” газетасында “Тормыш юллары катлаулы” дигән руб­рика ачып, кеше язмышлары турында язмалар бирелеп барсын иде. Мондый язмышлар безгә сабак, гыйбрәт алырга да ярдәм итә. Аннан соң кеше үз башыннан үткән вакыйгаларны ак кәгазьгә төшерсә, аңа да җиңел булып китә.

Дилфәр Хәсәнов, Ижау шәһәре.