Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - “Рәйхан”га яшьләр килә
10.04.2019

“Рәйхан”га яшьләр килә

Язгы матур көн. Халык “Спартак” халык иҗаты йортына — “Рәйхан” ансамбленең “Тәгәри гомер йомгагы” исемле концертына ашыга.
Моңарчы “Рәйхан” ансамблен җитәкләгән Диния Вәлиева дилбегәне Гүзәлия Касимовага биргән. Яшьлеге дә, сәнгать буенча һөнәри белеме дә булган Гүзәлия ансамбльне, һичшиксез, тартачак. Һәрвакыт тамашачыны үзенең матур моңлы җырлары белән сөендергән Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Ирек Мөхәммәтҗановның күптән түгел тулган 60 яше белән котлау бик матур күренеш булды. Кызлар арасына Илназ Габидуллинның килеп керүе сөенеч. Әлфия Рәҗәпова, Гүзәлия Хәкимова, Энзилә Зыязетдинова, Фәридә Нуриева, Алия Газизова, “Афәрин” ансамбле чыгышларын зал көчле алкышларга күмде.
Сәхнәдә чыгыш ясаган артистларның да йөзләрендә елмаю балкый. Берсеннән-берсе матур моңлы яңа җырлар, биюләр, скетч­лар сәхнәне бизәп торды. “Рәйхан” ансамбленә иҗади уңышлар теләп, аларның яңадан- яңа концертларын көтеп калабыз.

Рәфилә Рәсүлева.