Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Рәйсә Рәхмәтуллина: «Тормыш матур!»
8.05.2019

Рәйсә Рәхмәтуллина: «Тормыш матур!»

Хәзер машина йөртүче хатын-кызлар беркемне дә гаҗәпләндерми. “Кояш астында урыныбызны яулап алдык”, — дип, үкчә белән асфальтка төеп әйтә алабыз. Әмма машинаны тою-чамалау хатын-кызларга барыбер бик авыр. Ни өченме? Чөнки бу гомер-гомердән хатын-кыз һөнәре булмаган. Холык-табигатендә юк. Бу очракта тәҗрибә генә ярдәм итә. Шулай да тормыш авырлыклары белән чарланган хатын-кыз бу эшне “эх” та дими башкарадыр. Кырык ике ел машина йөртүче булып эшләгән Рәйсә апа Рәхмәтуллина бер тапкыр да юл һәлакатенә очрамаган. “Шунысы кызганыч, гомеремдә ике каз таптаттым”, — дип искә ала ул. Тиздән 78 яшен тутыручы апаны сез ак яулыктан, озын күлмәктән күз алдына китерсәгез, ялгышасыз! Ул әле төз гәүдәле, үз яшенә карата бик яшь күренә, җитез, җор телле ханым.

Без – 41нче ел балалары

“Без — 41 нче ел балалары” повестен газета укучыларның укыганы бардыр. Мөхәммәт Мәһдиев бу әсәрендә тормышның каршылыкларына һәм кыенлыкларына карамыйча көрәшергә, гомернең һәр мизгеленнән ямь һәм тәм табып яшәргә, куйган максатларга ирешергә, туган якны яратырга чакыра. Сугыш башланган елда туган балалар бихисап. Алар ятимлекнең ачысын, ачлыкның, тормышның бөтен авырлыгын күргән буын. Әлеге повестька герой итеп кертердәй Рәйсә ханым — 1941 елның 13 апрелендә дөньяга килгән бала. Ике айдан әтисен сугышка алганнар, ул шул елны ук һәлак булган.
“Әтием Абдулла Хәкимов тумышы белән Актаныш районы Күҗәкә авылыннан. Ул хәрби кеше булгач, безнең гаилә бер җирдән икенче җиргә күчеп йөргән. Сугыш башланган елда ук һәлак булгач, мин әти ягыннан туганнарымны белмим дә диярлек. Сугыш башлангач, әни алты бала белән Мөслим районындагы туган авылына кайтып киткән. Шул алты баланың иң кечкенәсе мин генә исән калганмын. Ерак туганнарым сөйләве буенча, 9, 11 яшьлек ике туганым бер үк көнне кызамык авыруыннан дөнья куйганнар. Әни 1948 елда вафат булды. Мин ятимне әнинең абыйсы балалар йортына бирмәкче булган, ләкин апасы: “Сеңелемнең бердәнбер баласы бит, ничек аны анда бирәсең”, — дип риза булмаган. Дүртенче классны тәмамлаганнан соң кешеләрдә бала карый башладым. Үзем бала югыйсә, үземне тәрбияләргә кирәк. Ачлык, кияргә кием юк. Чабатаның табанына каккан агач күтәртмә миңа озакка чыдамый. Чөнки мин кечкенәдән үк тынгысыз, җитез бала булганмын. Яз җиткәнен өзелеп көтәм. Койма буйларында кычыткан чыга, көз көне кача-поса басуга чабам: арыш җитешкәч, аны уып ашыйм. 1957 елның сентябрендә бер кәлимә русча сүз белмәгән килеш, авылдан ач-ялангач бер егет, ике кыз белән, бәхет эзләп, Ижауга юл тоттык. Әнинең олы абыйсына килеп кердем. Бер атна торгач, абый әйтә: “Сеңелем без дә тора алмассың инде, ипине күп ашыйсың”, — ди. Мин ипи күрмәгән бала күбрәк ашаганмындыр инде… Төне буе язмышны каргап елап чыктым, ярсып беттем. Иртән бергә килгән егетне эзләп киттем, аның фатир хуҗасы миңа: “Син хәзер тимер юлдан бар. Анда вагоннар булыр, ишекләренә шакып: “Вам требуется работник?” — дип сора диде. “Требуется булса — кирәк була, не требуется булса — кирәкми дигән сүз була”, — диде. Бардым, бер апаны очраттым, авызымда ботка пешереп: “Требуется, не требуется”, — дип сөйләндем. Ул татар булып чыкты. Алып кереп чәй эчерде, кундырды. Иртән тимер юлга эшкә чыктым. Бер ай эшләгәннән соң 60 сум хезмәт хакы бирделәр. Хәтеремдә: резин аяк киеме, бер яулык, бер күлмәк алдым. Кыш җитте. Салкын. Кияргә киемем юк. Бер танышым бала карарга урнаштырды. Бала елак булды, алганны-салганны белми, хуҗа хатын кайтканчы ашау әзерлим, өй җыештырам, аннан ире кайтканны көтәбез. Көн саен исерек кайта, тавыш чыгара. Пычак-кайчыларны яшерәбез, ул йокыга киткәнче салкын мунчада торабыз, аннан гына өйгә керәбез. Шуннан соң инде мин тимер юлга йөк төяүче булып урнаштым. Көнгә 60 тонналы ике вагонны төяргә, бушатырга кирәк. Фатирда торам. Мин кайтканда инде фатир хуҗасы, өстәлне җыештырып куйган була. Су, шикәр, ипи белән тамак туйдырам да, ятып йоклыйм. Күргәннәр әйтеп-сөйләп бетерерлек кенә түгел…
Яшәү кызык!

Шофер булу теләге кечкенә чакта уянды. Авылда бәрәңгеләр утырткач, Сабантуй вакытлары җитә. Күрше авылга җәяү Сабантуйга барырга чыгабыз. Атлы кешеләр гаиләләрен төяп, утыртып китәләр, мин ятимне утыртучы юк. Ул вакытта авыл җирендә машиналар юк. Шул чакта елый-елый: “Машина йөртергә укысам, бар халыкны утыртып, Сабантуйга алып барыр идем”… дип уйлый идем. Вагоннарны төягәндә, шофер машинаны китереп куя, үзе конторага кереп китә, тиз генә чыкмый, ташып төяргә ерак, мин тиз генә күчереп куям. “Шоферлыкка укырга төркем җыялар”, — дип ишеткәч, җитәкче янына: “Китәм”, — дип, гариза язарга кердем. Ул әйтә: “Ник китәсең?”- ди. “Яшәргә урын юк”, — дип җавап бирдем. Шуннан соң ул мине тулай торакка урнаштырды, көндез эшләдем, кич шоферлыкка укыдым. Ике ай ярым укып чыккач, автоконторага барып эш сорадым. Анда миңа “Победа” маркалы машина бирделәр. “Бер айда сүтеп җыйсаң, эш бирербез”, — диделәр. Сүтеп-җыеп, эшне бетергәч, миңа эшләргә өр-яңа “Победа” машинасы тапшырдылар. Беренче көнне үк сукырлар җәмгыяте җитәкчесе белән Сарапул шәһәренә җибәрделәр. Күз алдына китерегез, ул сукыр, мин беренче тапкыр рульдә. Өстәвенә кире кайтканда пассажирлар утырттым, буран чыкты. Юлда тоннельдән барган төсле барам. Бер заман тормоз юкка чыкты. Юлда бер шоферны туктатып сорыйм: “Кая бу машинаның тормозга сыеклык сала торган бачогы?” — дип. Ул көлә: “Победа” маркалы машиналарның аяк астында ул”, — ди. Ә мин укыганда “Волга” маркалы машинада йөрергә өйрәндем (аның тормозга сыеклык сала торган бачогы капот астында). Эштән бәхетем булды, машина йөртергә яраттым, гаилә әгъзасы кебек иде миңа ул. Сигез ел җитәкчеләр йөрттем. Алты ел йөк машинасында ипи ташыдым. Пекарняда ипи төяүчеләр исерек, икмәкне җиргә төшерәләр, пычрана, ачуым килә, җаным әрни. Мин бит бер сынык икмәккә тилмергән кыз. Гәүдәм бар, йөк төяүчене этеп кенә җибәрәм дә, үзем төйим. “Удмурт­рыба” оешмасында сигез ел балык ташыдым. Ашханәләргә, кафе-рестораннарга ашамлыклар, кибетләргә җиһазлар ташыдым. Киштә астыннан гына товар бирә торган, бөтен нәрсә дефицит заманнар. Шофер булгач, ул яктан кытлык булмады. Үземнең тырышлыгым, үҗәтлегем белән тормышны җигелеп тарттым. Шимбә, якшәмбе ял көннәре булмады. Өйдә ике кыз бала. Аллага шөкер, үстеләр, кеше булдылар. Бүген ике оныгым, өч оныкчыгым бар. Авыр михнәтләр күреп тә, характерым да көчле булгангадыр, Ходай миңа ныклы сәламәтлек бирде. 75 яшемә кадәр машина йөрттем. Бүген рәхәтләнеп бакчам да эшлим, тик торганым юк. Авыз тутырып әйтә алам: “Тормыш матур, яшәү кызык!”
Рәйсә ханымны тыңлаганнан соң мин: “Әгәр дә Мөхәммәт Мәһдиев әле дә исән булып, “Без — XXI гасыр балалары” дигән повесть язса… Бүгенге көн геройлары кемнәр булырлар иде микән? Бернинди авырлык күрмәгән буынны нинди уй-ниятләр кызыксындырыр, алларында нинди теләк-максатлар торыр иде икән?” — дип уйландым…

Рәфилә Рәсүлева.