Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Руфинә Галләмова: “Җитәкчеләр хезмәт кешесен кайгырталар”
15.03.2018

Руфинә Галләмова: “Җитәкчеләр хезмәт кешесен кайгырталар”

Сарапул күптөрле заводлары, төзелеш материаллары җитештерү, агач эшкәртү кебек сәнәгать комплекслары белән дан тотучы шәһәрләр рәтендә. Шәһәрнең мө­һим икътисади өлеше булып азык-төлек җитеш­терүче оешмалар тора. Икмәк-күмәчләр, он, сөт һәм ит продуктлары Удмуртиядән читтә урнашкан төбәкләргә таратыла. Сарапул тегү, аяк киемнәре җитештерү буенча да танылган.

Электрогенератор заводы яңара

6 мартта Сарапул шәһәрендәге Электрогенератор заводының механика-штамп цехы төзекләндерү эшләреннән соң үз эшен башлап җибәрде. Әлеге цех 1940-42 елларда төзелгән була. Цехны ачу тантанасында завод ветераннары, яшь хезмәткәрләр, Удмуртия Хөкүмәт Рәисенең беренче урынбасары Александр Свинин катнашты. Илебез тынычлыгы өчен бар көченә тырышлык куйган механика-штамп цехы Электрогенератор заводының нигезе булып тора. Бөек Ватан сугышы елларында биредә легендар ПЕ-2 бомбардировщигы генераторлары ясала. Сугыштан соң цех төрле тармакта ихтыяҗ булган детальләр җитештерә. Әлеге корпусны төзекләндерү эшләре 2012 елда гальваник цехны яңарту эшләреннән башлана. “Башкарылган төзекләндерү эшләре заводның махсус техника җитештерүдә мөмкинлекләрен киңәйтә” , — дип билгеләп үтте заводның генераль директоры Сергей Мусинов. Цехта инженерлык коммуникацияләре, су белән тәэмин итү челтәре, канализация, яктырту, янгынга каршы системалар капиталь төзекләндерелгән. Барлык эшләргә 242,1 млн. сум сарыф ителгән. Моннан тыш, әлеге цехка 143 млн. сумлык заманча җиһаз урнаштырылган. Элек әлеге цехта штамплау хезмәте күрсәтүче хезмәткәрләрнең травма алулары, хәтта саңгыраулану очраклары күзәтелгән. Төзекләндерү эшләреннән соң, әлеге кимчелекләр юк ителгән. Яңа җиһазлар хезмәт гигиенасын да югары дәрәҗәгә күтәрергә ярдәм иткән. Гомеренең 40 елын әлеге заводка багышлаган ветеран хезмәткәр, милләттәшебез Руфинә Галләмова үзгәрешләр кичергән цех турында: “Цехның элекке чагы белән хәзергесен чагыштырырлык түгел, әлбәттә. Элек биредә бик салкын, караңгы иде. Хезмәт урыныбыз бүгенге көндә җылы, якты, матур, уңайлы. Әлеге бүлектә 15ләп кеше хезмәт куя, күбебез хатын-кызлар. Шуңа да уңай шарт­лар безнең өчен бик мөһим. Җитәкчеләргә чиксез рәхмәтлебез!” – диде. Яңарту эшләре быел да дәвам итәчәк. Киләчәктә кулдан штамплау эшен киметә һәм җитештерүне оптимальләштерә торган заманча компрессор станциясе һәм пресс автомат булдырылачак. Моңа 75 млн. сум сарыф ителәчәк.

Диана Гурцкая — Сарапулда

Бу көнне мөмкинлекләре чикләнгән кеше­ләргә тарихи шәһәрнең архитектура үзенчәлекләре белән танышу өчен чираттагы барельеф ачылды. Барельеф – күрмәүчеләр өчен Брайль шрифты ярдәмендә бина турында мәгълүмат бирә торган элмә такта. “Шәһәрне капшап өйрәнү” уникаль проекты Сарапул шәһәрендәге инвалид балаларның ата-аналары ассоцияциясе инициативасы белән барлыкка килә. Ул бүгенге көндә Россия Президенты гранты ярдәмендә тормышка ашырыла. Сарапул шәһәренең инде 4 тарихи бинасында мондый барельеф урнаштырыл­ган, киләчәктә аларның саны 14кә җитәчәге турында хәбәр итә шәһәр җитәкчеләре. Әлеге проект нигезендә чираттагы барельеф шәһәрнең 3нче санлы поликлиникасында урнаштырылды. 1899 елда төзелгән бу бина Сарапул шәһәренең мәдәни мирас объектлары исемлегенә керә. Тарихи бина элек Устин Курбатовның толлар, ятимнәр йорты, танылган Россия хирургы Александр Вишневский эшләгән бина буларак билгеле. Ачу тантанасында җырчы, җәмәгать эшлеклесе, Россия иҗтимагый палатасы әгъзасы, “Гаилә, бала һәм аналарга ярдәм” күрсәтү эшләре буенча комиссия рәисе Диана Гурцкая катнашты. “Әлеге чарада сезнең белән бергә булуыма чиксез шатмын. Биредә кешеләр турында кайгырту сизелеп тора. Минемчә, барельеф ул – үзенә күрә бер иҗат җимеше. Аның аша без, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, дөньяның, әйләнә-тирә мохитнең үзенчәлекләре турында белә һәм матурлыкны тоя алабыз. Бүген Сарапул шәһәре турында әлеге барельефлар аша бик күп кызыклы, тарихи мәгълүмат тупладым”, — дип, үз кичерешләре белән бүлеште ул.
Җәмгыятьтә һәр кеше үзенә күрә кабатланмас шәхес. Ходай тарафыннан җибәрелгән сынаулар да һәр кешегә төрлечә бирелә. Ничек кенә булмасын, һәркемнең бу җирдә үзен кирәкле итеп тоеп, шатланып яшәргә хокукы бар. Шуңа да мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында кайгыртучы мондый проектларның тормышка ашырылуы игътибарга лаек.

Ләйсән Әхмәтова.