Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Руслан һәм Энҗе Имамовлар: “Тел гаиләдә саклана”
26.07.2018

Руслан һәм Энҗе Имамовлар: “Тел гаиләдә саклана”

Республикабызда яшәүче яшь милли гаиләләр белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Башкортстанның Аскын районы Кыйгазы авылы кызы Энҗе белән без беренче тапкыр редакциядә күрештек. Май аенда “Яңарыш” газетасының «ВКонтакте» төркемендә «Балачакның күңелле мизгелләре» фотоконкурсы игълан ителгән иде. Имамовлар гаиләсе 8 айлык төпчек кызлары Нуриянең фотосурәтен конкурска җибәреп, 2нче урынга лаек булдылар. Редакциягә килгәч, берсеннән-берсе матур өч кыз баланың әнисе, әлбәттә, игътибарыбыздан читтә калмады. Ник дисәгез, кызлары белән гел татар телендә генә аралаштылар алар.

Энҗенең тормыш иптәше Руслан да Башкортстаннан – Борай районы егете. Бирск шәһәрендә товаровед һөнәрен үзләштергәч, армия сафларына алынып, 3 ел Төньяк флотта хезмәт итә. Бүгенге көндә нефть чыгаручы оешмада эшли. Энҗе Нефтекама шәһәрендә педагогия көллиятен тәмамлаган, ләкин тормышын укытучы һөнәре белән бәйләмәгән. Кечкенәдән ак халат кияргә кызыккан кыз балалалар хастаханәсендә регистратурда эшли.
Руслан белән Энҗе Ижауга бара торган поездда танышалар. Соңыннан автобуска төшеп утыргач та, урыннары кара-каршы туры килә яшьләрнең. Кыз танышырга каршы килсә дә, бер күрүдә гашыйк булган егет Энҗенең исемен дә, кайда торганын да белә. Шул ук көнне озатып куя. Быел танышуларына 15 ел була. Чишмә буенда алтын алкалар бүләк итеп, Руслан Энҗенең кулын сорый, бүген алар бик бәхетле пар. “Мин кечкенәдән өч кызым булыр дип хыяллана идем. Аллаһ мине ишеткән, күрәсең. Без бүген бик бәхетле. Әти-әнине хөрмәтләргә, олыны олы, кечене кече итәргә өйрәтеп, күңелдәге бар җылыны, мәхәббәтне биреп, төпле тәрбия биреп үстерергә тырышабыз. Гаиләдә балалар шау-гөр килеп торсалар, әти-әни дә бәхетле. Ә бәхет булган өйдә гаилә дә ныклы була”, — ди Энҗе. Бу вакытта сүзгә ире Руслан да кушылды: “Иптәшем белән яшәү дәверендә язмыш безнең сабырлыкны нык тикшерде. Тормыш уттан алып суга салса да, без бирешмәдек. Барлык сынау-
ларны үтеп, кеше булып кала алдык. Балалар өчен, аларның матур киләчәге өчен бар көчебезне куябыз. Бердәмлек, татулык кына ныклы гаиләнең нигезе була ала”.

Әле бик яшь булуларына карамастан, гаилә, тормыш турында әнә шулай тирән фикер йөртәләр Имамовлар. Үзләре дә ачык йөзле, балалары да берсеннән-берсе уңган, чибәр. “Олы кызыбыз Алсу — зур булышчыбыз, безнең беренче мәхәббәт кошчыгы. Уртанчысы Ләйсән тик торырга яратмый, дөреслекне ярата, “алтыныбыз” дип яратып дәшәбез. Ә кечесе Нурия бөтен гаиләгә йөрәк даруы инде. Теләгебез: балалар үзара якын булсыннар, бер-берсен яратсыннар, хөрмәт итсеннәр”, — ди Энҗе.
Ныклы тәрбия белән беррәттән, кызларына милли тәрбия дә бирәләр яшь гаиләдә. Туган телебезне белеп үссеннәр өчен Алсу белән Ләйсәнне Г. Тукай исемендәге 6нчы гимназиягә укырга биргәннәр. Ләйсән ике ел элек “Асылъяр” җыр һәм бию ансамбленә йөри башлаган. “Кызыбыз гореф-гадәтләрне өйрәнсен, туган телне белеп үссен дигән теләк белән ансамбльгә биргән идек без аны. Ялгышмаганбыз. Ансамбль бик тату, теләп, яратып йөри. Балалар монда татар телендә җиңел аралашалар, бик күп җырлар, фольклорны, биюләр өйрәнәләр”, — диләр Энҗе белән Руслан, кызлары өчен сөенеп. Гомумән, гаиләдә милли тәрбия, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү беренче урында тора. Энҗе бу хакта озак итеп сөйли ала. Чеп-чи татар гаиләләрендә әти-әниләрнең балалары белән вата-җимерә рус телендә сөйләшүләренә борчыла ул. “Безнең гаилә чиста татар гаиләсе булгач, үз телебездә шартлатып сөйләшәбез, Аллаһка шөкер. Бәйрәмнәребезне дә уздырабыз, атна саен гаиләмне милли ашлар пешереп сыйлыйм. Урамда да оялып тору юк, үзара гел туган телдә сөйләшәбез, кая гына барсак та: “Без – татар!” – дип, күкрәк сугабыз. Үз милләтеңнән, телеңнән ничек оялырга була ди? Телне бары тик гаиләдә генә саклап була”, — ди Энҗе.
Кызганыч, тел, мәдәният, сәнгать дип янып торучы, шул тәрбияне балаларына бирүче яшь гаиләләр бүген әле сирәк. Имамовлар кебек гаиләләр күбрәк булса, телебез яшәр.

Эльвира Хуҗина.