Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - “Роскосмос” белән хезмәттәшлек ныгый
11.09.2019

“Роскосмос” белән хезмәттәшлек ныгый

Шушы көннәрдә “Энергомаш” фәнни-җитештерү берләшмәсендә «Роскосмос» дәүләт корпорациясе генераль директоры Дмитрий Рогозин һәм Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов республиканың сәнәгать предприятиеләре вәкилләре белән очрашты. Алар предприятиенең җыю цехында булып,
ракета двигательләрен җыю эшләренең барышы белән таныштылар. Удмуртиянең сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре Дмитрий Рогозинга үз продукцияләрен һәм перспективалы
проектларны тәкъдир иттеләр.

Удмуртиядә җәмәгать транспортын реформалауны истә тотып, Александр Бречалов «Роскосмос» структуралары тарафыннан җитештерелә торган электр транспорты белән кызыксынды. “Ижауда җәмәгать транспортының маршрут челтәрләре — иң яхшылар рәтендә. Ләкин безнең трамвай һәм
троллейбусларга уртача 33-35 ел. Якындагы өч-дүрт елга, якынча 15 млрд сумга инвестиция программасы төзеп, без аларны яңартырга планлаштырабыз. Шул уңайдан «Камбарка машина төзелеше заводы»ның «Роскосмос» структуралары белән хезмәттәшлеге ныгыса, яхшы булыр иде”, — дип билгеләп үтте Александр Бречалов.
“Россия Президентының оборона-сәнәгать комплексын үстерү, камилләштерү буенча йөкләмәсен тормышка ашыруда Удмуртия белән хезмәттәшлекне үстерү «Роскосмос» дәүләт корпорациясенең мөһим бурычларының берсе булып тора. Республикада безнең предприятиеләрнең берсе
«Воткинск заводы» урнашкан. Безнең әлеге хезмәттәшлек зур нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирәчәк. Удмуртиягә медицина техникасы, робототехника һәм башка продукция кайтарту турында берничә килешү төзүгә дә ирештек инде. Без Удмуртия предприятиеләре белән «Восточный» космодромында кулланылачак продукция каталогы әзерләргә килештек. Аларны тиз арада карап, үз проектларыбыз аша тормышка ашыру планнарына кертербез, дип ышанам. Безгә яңа пилотлаш
тырыла торган «Орел» кораблен Тын океан акваториясеннән коткаручыларны корабка оператив китерү чаралары кирәк. «Калашников» концерны бу өлкәдә үз тәкъдимнәрен җиткерер дип уйлыйм», — дип, киләчәккә булган зур планнар белән таныштырды Дмитрий Рогозин. “Киләсе эшлекле очрашу һәм
әлеге тәкъдимнәрне карау республикада 18-19 сентябрьдә узачак Коралчылар көненә багышланган чаралар кысаларында булыр”, — дип ышандырды Александр Бречалов.