Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Ромашкалар шау чәчәктә булса да…
11.07.2019

Ромашкалар шау чәчәктә булса да…

Ямьле җәйдә болыннарда ромашкалар ак чәчәккә күмелеп утыруын күрү белән Чыңгыз абый Мусинны искә алам мин. Искә алам да, юксынып куям. Аның редакциягә юллаган шигырьләрен, телефон аша сөйләшүләрне сагынам. Газета укучылар арасында аның иҗатын яратучылар күптер. Алар да минем кебек үк Чыңгыз абыйның иҗатын укырга сусыйлардыр.
Берничә ел элек туган көне уңаеннан газетада бастыру өчен яңа шигырьләрен җибәрүен сорагач, иҗат җимешләре белән бергә алдына ап-ак ромашкалар куеп төшкән фотосурәтен дә җибәргән иде ул. Менә тагын 16 июль җитә. Ромашкалар да шау чәчәктә. Туган ягының саф һавасын, чишмә суларының тәмен, яшәүнең ямен чагылдырган шигырьләр иҗат итүче олуг шагыйребез генә юк. Шулай да аның турындагы матур истәлекләр, иҗаты белән кабызган якты нур һәрвакыт күңелләрне җылытып торыр.

Чыңгыз Мусин
Авылның тәүге иртәсе

Болытлы, шомлы иртәләр
Бик ямансу үтәләр.
Офыкта кояш балкыр да
Тау гөлләрен иркәләр.

Таң нуры җирне балкытыр,
Үләннәрне калкытыр.
Төн буе яткан тарафка
Хушбуй исен аңкытыр.

Басулар, кырлар өстендә
Күк томанлы манзара.
Җир гүя сузылып яткан да
Томаннардан назлана.

Гөлләр асылын таптама,
Гөлләр җаны өзлегер.
Ошбу гүзәллек безләрне
Үзләреннән биздерер.

Чишмә агышы түбәндә,
Чык җемелди үләндә.
Авыллар кырга чыкканнар,
Яз нурлары төрәндә.

Авыллар кырга чыкканнар,
Барча тараф чәчүдә.
Күпереп торган басуга
Алтын бөртек чәчелә.

Авыл изге эш башкара,
Юк аңарга ташлама.
Авылның тәүге иртәсе
Абзарыннан башлана.

Ата каз ярсый, дәртләнә,
Яшь каз утыра бәбкәгә.
Бәбкәләре чемченерләр
Яшел үлән-хәтфәдә.

Озакламый көзләр килер,
Гөлләр корыр кыраудан.
Гөлләрнең дә язмышлары
Сагышларга уралган.

Болыннарда җилләр йөрер,
Гөл язмышын җил белер.
Җил шәрә кырлар өстеннән
Җил-җил атлап җилдерер.

Язлар диеп, сүз башладык,
Көзләргә дә кагылдык.
Килер язларны көтәбез
Бир, Ходаем, сабырлык.

Көзге җилләр дуласа да,
Күңелләрдә яз әле.
И, каләмем, туктап торма,
Яз көннәрен яз әле.

Җан ярасы

Кыйбла яктан назлы җилләр исә,
Бакчаларда асыл гөлләр үсә.
Михнәтле дә, өметле дә булган
Без яшәгән яшьлек искә төшә.

Үзем хәзер заман карты инде,
Ходай миңа озын гомер бирде.
Хәтер сандыгымның төбе тишек,
Уй-фикерләр башта төрле-төрле.

Минем кебек картлар сирәк, димен,
Карт-корылар кемгә кирәк, димен.
Заманында хәлле егет идем,
Тик күңелдә изге теләк минем.

Үткәннәрне, бүгенгене барла,
Оланнарны нәрсә көтә алда?
Хәзер инде заманалар үзгә,
Тик шулай да нәрсә булды безгә?

Җан ярасы әрни бәгырьләрдә,
Үрелделәр куллар хәмерләргә.
Теләп алган язмыш колы булып,
Күпме җаннар керде каберләргә.

Үткәннәрне уйлый һаман күңел,
Ялгышлардан мин дә хали түгел.
Шуңа, ахры, күңел тынмас инде.
Яшьлегемә кайтып булмас инде.
Яшь гомерләр калды үткәннәрдә…

Фаҗига

Яшьлегемдә бик күп шигырь яздым,
Бар кеше дә мине аңлады.
Минем гади, хисле шигырьләрне
Аңламаган кеше калмады.

Хәзер инде мин башкача язам,
Мин тормышта үзгә фикерле.
Шигырьләрем белән җитәкләшеп,
Күккә ашып барам шикелле.

Бер-бер артлы поэмалар туа,
Яңа җырлар тора өстәлеп.
Тик беркөнне сездән аерылсам,
Калсын димен миннән истәлек.

Мин хыялда күккә күтәреләм,
Биеклектән җирне күзлимен.
Аякларым җирдән аерылган,
Йолдызлардан серләр эзлимен.

Мин бик гади идем, тыйнак идем,
Хәзер мине күпләр санламый.
Шигырьләрне инде күпләр укымыйлар,
Чөнки мине беркем аңламый.

Үрелсәң дә шөһрәт таҗына,
Шигырьләр бит җирдә языла.
Аякларым җирдән аерылса,
Иҗатта бу бик зур фаҗига.