Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Ришат Габдрахманов: «Яңарыш» ул – менә дигән бүләк»
20.11.2020

Ришат Габдрахманов: «Яңарыш» ул – менә дигән бүләк»

Беркөнне редакциягә озын буйлы күркәм генә ир-егет килеп керде. Саф татарча матур итеп исәнләшкәч, “Мин – Ришат”, — дип таныштырды. Безнең аңлап бетермәгәнне сизеп, «Кама поселогыннан, Сәлимә улы», — дип өстәде. Узган елда да әнисен һәм күршедә яшәүче өлкән яшьтәге апаларга, әбиләргә куанычлы сюрприз — бүләк ясаган, газета яздырып бүләк иткән булган. “Күршедәгеләр дә газетаны көтеп алалар. Менә быел да Әниләр көне уңаеннан Камбарка районы Кама поселогында яшәүче әниемне, күршедәге апаларны бәйрәм белән котлап, “Яңарыш” газетасына еллык “подпис­ка” бүләк итәргә уйладым. Әниемне, күршеләремне ел буе сөендерәсем килә. Һәр атна саен авылга кайтып йөрим. Шул вакытта газетаны алып кайтам. Алар аны көтеп торалар, газетаны укып, рес­публика хәлләрен беләләр, таныш-белешләрен күрәләр, хикәяләр, гыйбрәтле язмаларны укып юаналар, күңелләренә тынычлык, матурлык алалар. Мин тулысы белән газетаны укып бетерә алмыйм, алай да искәреп чыгам, укыштырам. Әни: “Син моны укыдыңмы, улым? Бу хакта укыдыңмы соң?” – дип сораштырып, тикшереп тора. Укымаган булсам, эчтәлеген сөйләп китә». Ул әнисе турында зур хөрмәт хисе белән сөйләде.
Ришат 1974 елда Сәлимә апа белән Рифкат абый гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Төпчек малай булса да, иркә бала булып үсми. Авылда үскән баланың иркәләнеп торырга вакыты да юк. Абый-апасына ияреп, алар белән бергә хуҗалыкта кул эшләренә өйрәнә. Алма агачыннан ерак төшәме соң? Әти-әнисенә охшап, Ришат та өлгерлектә, җитезлектә тиңдәшсез булып үсә һәм яши. Һәм хәзер дә шулай. Барысына да өлгерә. Ижау шәһәренең бер предприятиясендә эшли, ял көннәрендә авылга 83 яшьлек әнисе янына кайтып ярдәм итә. Җәй көннәрендә каникулга оныклары кайта Сәлимә апа янына.
Ришат Рифкат улы туган авылы Камада 8 сыйныфны тәмамлагач, Камбаркадагы машина төзелеше техникумында — технолог, аннан соң Ижау дәүләт техник университетында инженер һөнәрен үзләштерә. Үзе өстендә эшләүне дәвам итүне туктатмый, тырышлыгы белән түбәннән акрынлап кына күтәрелә. «Шулай булган очракта гына һәр эшләгән эшнең кадере була. Авылга әни янына ашкынып кайту, анда сине сагынып көтеп торучы барлыгын белеп яшәү — зур бәхет. Атналар буе шәһәр җирендә дөнья куып арыганнан соң, әни янына кайтып, ял итеп, рухи көч җыеп киләм”, — ди ул. Сәлимә апага шундый милли җанлы, ярдәмчел, итагатьле бала үстерүе, ә Ришатка “Яңарыш” газетасын үз итүе, аны атна саен Кама авылына алып кайтуы өчен зур рәхмәт әйтәсе килә.
“Әниемә көн дә иртән шалтыратып, хәл-әхвәлләрен белешәм. 10 яшьтән колхозда сыер савучы, аннан төзелештә, төрле авыр эшләрдә эшләргә туры килә аңа. Гомере буе балалар бакчасында зав­хоз булып эшләде. Үз гомерендә төрле язмыш сынауларына бирешми, авырлыклар алдында сыгылмый, көчле рухлы булып кала алды. Кешеләргә бик күп яхшылыклар эшләүче әнием ул минем. Кечкенә чактан ук безгә догалар өйрәтеп үстерде. Хәзер дә дин юлында. Кем генә керсә дә, ачык чырай белән каршы ала, кунакчыл, ягымлы, тәмле мич ашлары белән сыйлый. Аның пешергән тәмле ашларын бик яратып ашыйбыз. Барысы өчен дә бик рәхмәтле без аңа”, — ди Ришат.
Әниләребезне гел дә куандырып тору — изге бурычыбыз. Бәйрәм алдыннан барлык әниләрне дә киләчәк әниләр көне белән чын йөрәктән тәбрик итеп, Ришат кебек тәүфыйклы балалар үстерүләрен, аларның рәхәтенә һәм рәхмәтенә күмелеп яшәүләрен телим.

Гөлнара Вәлиева.