Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Без рубрики - Республика яңалыклары
12.03.2014

Республика яңалыклары

Пикетчыларны ишеттеләр

12 мартта “ИжгорЭлектроТранс” пред­приятиесендә эшләүчеләр Удмуртия Республикасы Башлыгы Резиденциясе каршында пикет уздырдылар. Алар белән Александр Соловьев очрашты. Предприятие активистлары хезмәт хакын арттыру, чираттагы ялның вакытын озынайту, хезмәт шартларын яхшырту таләпләрен куйдылар. Республика башлыгы комиссия төзеп, ике атна эчендә предприятиедәге икътисади хәлне өйрәнергә һәм шуннан соң туган сорауларны хәл итү юлларын билгеләргә, бер айдан соң предприятиегә барып, хезмәт коллективы белән очрашырга вәгъдә итте. Ул Республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына һәм Ижау хакимиятенә пикетчыларның таләпләре буенча эшләргә күрсәтмә бирде.

Йорт төзекләндерүгә — кертем

Удмуртиядә капиталь төзекләндерүгә мәҗбүри кертем (взнос) күләме билгеләнде. Лифтсыз йортларда яшәүчеләр һәр квадрат метр өчен 6 сум 30 тиен, лифтлы йортларда яшәүчеләр — 6 сум 90 тиен түләргә тиеш булачак. Әлеге взносларны түләү турындагы канун агымдагы ел ахырында яки киләсе ел башында гамәлгә керәчәк. Шәхси милек хуҗалары үзләренең кертемнәрен капиталь төзекләндерү белән шөгыльләнүче операторга ышанып тапшыра яки махсус счет ача алалар. Югарыда телгә алынган саннар — иң кечкенә бәя дип санала. Йорт советы карары белән әлеге бәя артырга да мөмкин. Удмуртиядәге кайбер йорт­ларда яшәүчеләр капиталь төзекләндерү өчен үз теләкләре белән взнослар җыялар инде.

Хезмәт ветераннарына игътибар

Халыкны социаль яклау министры урынбасары Елена Саламатова белдерүенчә, респуб­ликада региональ ташламаларга ия булган 137,3 мең пенсионер яши. 1 апрельдән аларга ай саен түләнә торган өстәмәләр күләме арта. Мәсәлән, хезмәт ветераннарына түләнә торган өстәмә 18 сумга артып, 368 сум тәшкил итәчәк. 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 9 маена кадәр тылда кимендә 6 ай эшләгән кешеләрнең, Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен СССР медаль һәм орденнарына ия булучыларның, сәяси репрессияләрдән зыян күрүчеләрнең өстәмә түләүләре 530 сумнан 557 сумга җитәчәк.