Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Республика Башлыгы узып баручы елга йомгак ясады
27.12.2017

Республика Башлыгы узып баручы елга йомгак ясады

25 декабрьдә узган Удмуртия Республикасы Дәүләт Советының чираттан тыш сессиясендә Республика Башлыгы Александр Бречалов 2017 елга нәтиҗәләр ясады һәм киләчәккә максатлар билгеләде.

2018 ел Удмуртиядә юллар елы булачак
Иң зур проблемалы юллар – авыл җирендә. Ел башына төбәкнең 87 торак пункты һава шарт­лары үзгәрүгә юлларсыз кала иде. Проблема быел тулаем хәл ителмәде, бүгенге көнгә 62 юл участогында йөрерлек түгел. Хөкүмәт алдына 2018 елда бу мәсьәләне тулысынча хәл итү бурычын куям.

Ижау аэропорты төзекләндереләчәк
Удмуртиядә һава транспортын үстерүгә аэропортның очып китү-төшү полосасының заман таләпләренә җавап бирмәве киртә булып тора. Моның өчен федераль финанс­лау каралмаган, шуңа да безнең алда Ижау аэропортының очып китү-төшү юлын рес­публика милкенә кертеп, концессионер катнашында төзекләндерү бурычы тора. Хәзерге вакытта аэропортны яңарту буенча проект-смета документлары әзерләнә. Төзекләндерелгән аэропорт 2021 елда кулланылышка тапшырылырга тиеш.

Удмуртиянең Дәүләт бурычы 2018 елда якынча 2 млрд. сумга кадәр киметеләчәк
1 декабрьгә дәүләт бурычының күләме 49 млрд. 579,3 млн. сум тәшкил итә. Республика хакимияте дәүләт бурычын киметү өстендә тыгыз эш алып бара, ә банклардан кредитлар элек коммерция банкларыннан алынган кредитларның процент ставкасын киметү өчен генә алыначак.

Май указлары
Май указында күрсәтелмәгән бюджет тармагы хезмәткәрләренең хезмәт хаклары артачак. 1 гыйнвардан аларның хезмәт хакы 4% ка индексацияләнә. Хезмәт хакы түләү буенча бурыч барлык тармакларда да ике тапкырга диярлек кимегән. Уртача айлык хезмәт хакы 28 мең сумнан күбрәк. Ел нәтиҗәләре буенча ул 28 700 сум тәшкил итәргә тиеш.

Демография
2009 елдан халык саны кимү күзәтелә. Мондый хәл Удмуртия өчен генә хас түгел. Сәбәбе – бала табучылар рәтенә 90нчы елда туучы яшьләрнең басуы. Нәкъ ул елларда туучылар саны ким була. 2018 елның 1 гыйнварыннан өченче һәм аннан соң туучы балага 3 яшькә кадәр уртача керем күләмендә пособие каралган. Шулай ук гаиләдә туган беренче бала өчен дә гаиләнең уртача кереме яшәү минимумыннан 1,5 тапкыр артык китмәсә, пособие түләнәчәк. Республикада якынча шундый 5 меңләп гаилә исәпләнә.

Тузган торак
Халыкны тузган торактан күчерү программасы төгәлләнеп килә. Программа эшләү дәверендә 8,6 мең кеше яңа фатирлы булды. Тик бу өлкәдә кайбер мәсьәләләр чишелми кала. Шуларның иң мөһиме – торакның сыйфаты. Бүгенге көндә Кече Пурга һәм Ижауда төзелгән йортлар буенча җитешсезлекләрне киметү мөһим. Төзелгән торакларда 1000гә якын җитешсезлек табылган. Барлык кимчелекләр дә тиешле дәрәҗәдә эшләнеп бетмичә, программа тулысынча башкарылды дип әйтеп булмый.
Удмуртиядә әлегә 737 тузган торак исәптә тора. Гомум мәйданы 94 мең кв. метр тәшкил итүче торакта 6 меңгә якын кеше яши. Моны хәл итү өчен зур күләмдә акча таләп ителә. Проблеманы чишү өчен төрле вариантлар карала. Шул исәптән, муниципаль дәрәҗәдә дә. Шушы көннәрдә Сарапул шәһәрендә әлеге программа нигезендә 16 яңа фатир тапшырылды. Халыкны тузган йортлардан күчерү өчен муниципаль программалар да эшкә җигеләчәк. Ташламалы ипотека да әлеге мәсьәләне чишүдә ярдәм итә алачак.

Яшь гаиләләр өчен торак
2017 елда 47 гаилә федераль программа буенча торак төзү яки сатып алу өчен субсидия алды. 200 дән артык гаилә республика программасын кулланды. Киләчәктә 3% ка кимрәк ставка белән пилотлы программаны гамәлгә кертү планлаштырыла. Ул якынча 5,75% тәшкил итәчәк.

Хакимият органнары
Бүгенге көндә хөкүмәт, район һәм муниципаль берәмлек башлыклары, депутатларның бердәм булып эшләве зарур. Хөкүмәт структурасында 15 министрлык һәм ведомство үзгәртеп коруга мохтаҗ. Яңа җитәкчеләр билгеләнгәндә иң элек профессиональлек­кә һәм нәтиҗәлелеккә игътибар ителәчәк. Бүгенге көндә барлык министрлар да федераль министрлыклар белән килешенеп билгеләнде.

Бюджет турында
Бүген бюджетта керемнәр һәм чыгымнар күләме тәңгәл килә. Халык алдында социаль бурычлар үз вакытында һәм тулы күләмдә үтәлә. 2018 елга кирәкле акчалар бюджетка салынган. Кыйммәтле кредитлар күләме киметелгән. 2017 ел өчен экономия 1,1 млрд.сум тәшкил итте.

Сату-алу эшләре
Сатып алу өлкәсендә финанс контроленең яңа форматы булдырылды. 1 июльдән 1 миллион сумнан артык бәядә әйбер сатып алу казначейлыкта ныклы күзәтү аша уза. 1 гыйн­вардан барлык министрлыклар һәм ведомстволар сату-алу эшен казначейлык аша алып барачак.

Сайлаулар
2017 ел бик тә мөһим ел булды. 10 сентябрь көнне Удмуртия Республикасында Дәүләт Советы депутатлары һәм Республика Башлыгы сайлаулары узды. Удмуртия халкына гражданлык активлыгы һәм миңа ышаныч белдерүләре өчен чиксез рәхмәтлемен. Илебездә 2018 елның иң мөһим сәяси вакыйгасы – март аенда Россия Федерациясе Президенты сайлаулары булачак. Безнең зур бурычыбыз — алда торган сайлауларны лаеклы уздыру.

Төзелештә өлешләп катнашучыларга ярдәм
2017 елда Ижау шәһәренең Петров урамында һәм Завьялово районында төзелештә өлешләп катнашып алданган кешеләргә тулысынча акчаларын кайтара алдык. Хохряки поселогында 172 кешегә кагылышлы проблема хәл ителү алдында. Инвестор табылды.

Уртак эш
Уңышларга ирешү бик күп нәрсәләргә бәйле. Иң мөһиме – республикада яшәүчеләрнең актив катламын уртак эшләргә җәлеп итү. Моның өчен шартлар бар һәм аларны даими яхшыртып, эшмәкәрлектә, иҗатта, иҗтимагый өлкәдә кешеләргә хыялларын тормышка ашырырга мөмкинлекләр тудырырга, кирәк булса, хокукый базаны үзгәртергә дә без әзер.