Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Республика Башлыгы студентлар белән очрашты
25.04.2018

Республика Башлыгы студентлар белән очрашты

Шушы көннәрдә Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов Ижауның төзелеш техникумы, монтаж техникумы һәм төзелеш технологияләре техникумы студентлары белән очрашты. Март аенда югары уку йортлары студентлары өчен мондый аралашулар оештырылган иде инде, алар бик җанлы үтте. Әлеге очрашу алдыннан махсус белем бирү йорты студентларына кызыксындырган сорауларын социаль челтәрдә язып калдыру мөмкинлеге тудырылган иде. Респуб­лика җитәкчесе әлеге сораулар бе­лән алдан танышуын белдереп: “Сорауларыгыз мәгънәле, моны бернинди арттыру­сыз, ихлас күңелемнән әй­тәм. Башка уку йортларында моңа кадәр яңгыраган тәкъ­димнәр белән чагыштырсак, мөрәҗәгатьләрегез үтемле”, — диде.
Сәгать ярымга сузылган әңгәмә барышында студентларны борчыган, төрле өлкәгә кагылышлы сораулар яңгырады. Юлларның торышы, республикада спорт инфраструктурасы үсеше, һөнәри клубларга ярдәм, ятим балаларга торак бирү мәсьәләсе, шәһәрне яңарту, Удмуртия торак пунктларының үзенчәлеген һәм мәдәниятен саклау кебек темалар кузгалтылды.
Спорт өлкәсен үстерү буенча фикер алышканда, Александр Бречалов бу елга төзелгән планнар белән таныштырды. “Белкамнефть” оешмасы белән төзелгән килешү нигезендә Можга шәһәрендә күп функцияле заманча спорт үзәге төзеләчәк. Җитәкче фикеренчә, әлеге спорт үзәге Россиядә заманча комплексларның берсе булып, үз эченә бозда шуу, уен залларын, фитнес үзәген алачак. Моннан тыш, әлеге комплекс тирәсендә үзенә тартып торучы ял итү шәһәрчеге булдырылачак. Александр Бречалов булачак төзүчеләр һәм архитекторларга киләчәктә шәһәрне төзекләндерү проектларында катнашырга тәкъдим итте.
“Сезнең тарафтан яңа идеяләр кабул итәргә без әзер. Үзәк мәйданны төзекләндерү буенча инде проект бар, ә менә аның тирәсендә нәрсә булачагы әлегә билгесез. Гомумән алганда, ул территориядә спорт мәйданчыгы, әниләр һәм кечкенә балалар өчен мәйданчык, бәлки скейтта шөгыльләнү өчен дә мәйдан булыр. Бу өлкәдә сезнең белән хезмәттәшлек итәргә шат булып, тәкъдимнәрегезне көтеп калабыз”, — диде Александр Бречалов.
Очрашу ахырында студентлар Респ­ублика Башлыгына үз проектларын тәкъдим иттеләр. Ижауның монтаж техникумы студентлары һәм укытучылары шәһәрнең тарихи үзәген яңарту буенча проект, шулай ук яшьләрне Ижауның истәлекле урыннары белән таныштыру өчен “Шәһәр архитектурасы буенча квест” проекты белән дә таныштырдылар.
Мондый очрашулар киләчәктә дә булсын иде дигән теләкне җиткерделәр студентлар. Нәкъ турыдан-туры аралашу җитәкчеләргә яшьләрне нинди проблемалар борчуын, аларның нинди хыяллар белән янып яшәвенә төшенергә ярдәм итсә, студентларга проектларын гамәлгә ашырырга, куйган максатларына ирешергә бер этәргеч булып тора.

Ләйсән Әхмәтова.