Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Ренат Камалов: “Әгәр барлык туганнарымны бер мәктәптә җыйсак, без барлык фәннәрне дә диярлек укыта алабыз”
12.11.2020

Ренат Камалов: “Әгәр барлык туганнарымны бер мәктәптә җыйсак, без барлык фәннәрне дә диярлек укыта алабыз”

«Россия ел укытучысы» конкурсы быел Санкт-Петербургта үтте. Төньяк башкалага илнең төрле шәһәрләреннән 85 иң яхшы педагог — конкурсның төбәк этапларында җиңүчеләр җыелды. Алар арасында Удмуртиядән Глазовның 14нче гимназиясендә математика, информатика укытучысы Ренат Камалов та бар иде. Йомгаклау этабында ул финалистлар арасында узган сынауларны уңышлы үтеп, җиңү яулады. Шушы көннәрдә без Ренат Риф улы белән элемтәгә кереп, үзебезне кызыксындырган сорауларыбызны бирдек.

— Ренат Рифович, сезне укытучы булырга нәрсә этәрде? Бу һөнәрне сайлавыгызга үкенмисезме?

— Кечкенәдән үк хәрби булырга теләгән идем, чөнки әтием һәм бабам — хәрби кешеләр. Тик әти капитан дәрәҗәсен алгач, хезмәтен туктатты. Кечкенә чактан ук миңа солдат булып уйнау ошый иде. Свердловск шәһәрендәге Суворов училищесына укырга керергә хыялландым, ләкин килеп чыкмады. Ә педагогика училищесында буш вакансияләр бар иде. Шулай итеп мин 1986 елда Оса (Пермь крае) педагогика училищесына укырга кердем. Шул чагында әтинең: “Укытучы — шул ук офицер, бары укытучы — балаларны, ә офицер солдатларны өйрәтә”, — дип әйтүен яхшы хәтерлим. Әни дә минем бу һөнәрне сайлавымны хуплады, өстәвенә, педучилищеда ике өлкән апам — Руфина һәм Луиза укыган иде.
Ә педагогик эшчәнлегем училищеда белем алганда ук башланды. Монда безне акрынлап һөнәрне аңларга өйрәттеләр, иҗади эшләү теләге уяттылар. Педучилищены кызыл диплом белән тәмамлагач, уйлап та тормыйча, Глазов дәүләт педагогика институтына укырга кердем. 1995 елда аны тәмамлагач, физика һәм информатика укытучысы булып эшли башладым. Хәзер мин Глазов шәһәренең 14нче гимназиясендә математика һәм информатика укытучысы һәм директор урынбасары булып эшлим.

— Мәктәптә эшләү дәверендә сез нинди конкурсларда катнаштыгыз, нинди уңыш­ларга ирештегез?

— Конкурсларда катнашу ул — минем хобби. Бу мактану өчен әйтелгән сүзләр түгел. Мин үземнең квалификациямне күтәрү теләге белән катнашам. Конкурсның ике мөһим параметры бар — вакыт һәм иҗади бирем, ягъни кызыклы биремне билгеле вакыт эчендә сыйфатлы һәм яхшы итеп үтәү. Минем хыялым Россия күләмендә «Ел укытучысы» конкурсында катнашу иде. Ә моңа мин кечкенә адымнар белән килдем. 2016 елда район күләмендә узган «Ел укытучысы» конкурсында катнашып, «Укытучы — мастер» номинациясендә 3нче урынны яуладым. Бу миңа «Ел укытучысы-2018» республикакүләм конкурста катнашу хокукы бирде. Әлеге конкурста мин лауреат булдым, ә бу, үз чиратында, миңа «Россия ел укытучысы–2018» конкурсының илкүләм этабында катнашырга юл ачты. Республикабыз җитәкчелегенең мине Бөтенроссия конкурсына тәкъдим итүе — бик зур дәрәҗә. Кызганычка каршы, мин финалга үтә алмадым. Әмма конкурстан соң бөтен Россия буенча бик күп дусларым барлыкка килде. Жюри әгъзалары, башка төбәк укытучылары һәм методистлар белән шалтыратышып, элемтәдә тордык. Ә бу элемтә 2019 елда безнең гимназия РФ Мәгариф министрлыгы грантын отканда бик ярдәм итте. Әлеге грант шартлары буенча бөтен Россия буенча белем бирү учреждениеләре челтәрен булдырырга кирәк иде. Шулай итеп, без 5 федераль округтан 45 учреждение белән бер белем бирү челтәрен хасил иттек. Алар: Пермь крае, Киров өлкәсе мәктәпләреннән тыш, Чечня, Кабардино-Балкария, Карачай-Черкесия, Ямал-Ненец автоном округы, Төмән, Екатеринбург, Мәскәү, Санкт-Петербург һ.б. мәктәпләр.
2020 елда мин, ниһаять, Удмуртия Рес­публикасының иң яхшы укытучылары конкурсында җиңү яуладым. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: бу конкурсның төп шарты — уку­чыларыңның нәтиҗәләрен күрсәтү, төрле категориядәге балалар белән эшләү системасын тәкъдим итү. Бу конкурста җиңү минем өчен бик зур сөенеч булды. Безнең гимназиянең тагын ике укытучысы – Ирина Марголина һәм Ирина Максимова да җиңү яуладылар. Бу безнең укытучылар белән команда булып эшли белүебез, хәтта конкурс шарт­ларында да бер-беребезгә ярдәм итүебез турында сөйли.

— Бүгенге көндә кайсы гына мәктәпне алсак та, коллективта ир-ат укытучыларның әз булуын күрәбез. Сезнең гимназия коллективында ир-ат укытучылар бармы? Ни өчен ир-атлар мәктәпкә эшкә килмиләр?

— Безнең 60 кешелек коллективта барлыгы 8 ир-ат: директор, физкультура, тормыш иминлеге нигезләре, рус теле, технология, информатика укытучылары, сәркатип һәм мин. Ни өчен ир-атлар мәктәпкә килми, дисез. Сәбәпләре төрле дип уйлыйм. Күп вакытта мәктәптә хезмәт хакы кечкенә дип аңлаталар. Әгәр укытучы акча эшләргә тели икән, ул мәктәптә моны булдыра ала. Минемчә, ирләрнең мәктәпкә килмәвенең төп сәбәбе — балалар белән эшләүдән курку. Балаларны яратырга кирәк. Тик бу сыйфат күбрәк хатын-кызларга хас. Алар кайдадыр наз, кайдадыр хәйлә кулланып, балалар белән уртак тел таба беләләр. Ә ир-атларга бу авыр бирелә. Мин үзем шәхсән балаларга ихтирам белән карыйм. Балалар моны сизсен өчен барысын да эшләргә тырышам.

— Ринат Рифович, сезне укытучы буларак, тагын нәрсәләр борчый? Мөмкинлегегез булса, нинди үзгәрешләр кертер идегез?

— Укытучы статусы кертелсен иде. Кайчандыр шундый «Ранглар турында табель» булган. Анда гражданнарның чиннары хәрбиләр белән чагыштырылган. Мәктәп директоры полковник дәрәҗәсендә булган. Укытучының иҗтимагый статусы булырга, аны ата-аналар аңларга тиеш. Кайчагында ата-ана предприятиедә җитәкче булып эшли һәм укытучы аның өчен ниндидер «пешка», аның өстеннән “командовать” итәргә ярый дип саный. Бәхетемә, үзем белән мондый хәлләр булмады. Тик мин яшь укытучыларның әти-әниләр белән ничек эшләвен күрәм. Киеренке хәлләр килеп туганда, битараф кына күзәтеп тора алмыйм. Әти-әниләргә: «Күз алдыгызга китерегез әле, хастаханәдә катлаулы операция бара һәм сез шул чакта: «Дөрес кисмисез», — дип, табибларга кысылып торсагыз, сезне шунда ук куып чыгарачаклар. Монда да педагогик процесс — баланы дөрес формалаштыру бара. Укытучы – профессионал, ул нәрсә эшләргә кирәклеген белә, шуңа күрә укытучыга эшләү өчен тиешле шарт тудырырга тырышыгыз», — дип аңлатам.

— Укытучы булып эшләү дә­верендә нәрсәләргә өйрәндегез?

— Сабырлыкка өйрәндем. Укы­тучының эш нәтиҗәләре еллар үткәч кенә билгеле була. Укучыга салынган тырышлыклар кайчан булса да үзенең шытымнарын бирә.

— Укытучының яраткан укучылары бармы?

— Юк, дип уйлыйм. Укытучы зур өметләр баглаган, укытучы белән бер дулкында булган укучылар гына бар. Мондый укучылар белән эшләү рәхәтрәк, алар белән тизрәк аңлашасың. Шуңа күрә алар «любимчиклар» булып күренергә мөмкиннәр. Әмма укытучы барлык балаларның да белемле, тәрбияле булуы өчен бөтен көчен куя.

— Тәрбия белән гаилә генә шө­гыльләнергә тиеш, ә мәктәп белем генә бирергә тиеш, диләр. Сез бу фикер белән килешәсезме?

— Гаиләдә әйләнә-тирә мохитне аңлау нигезләре салына. Ата-аналар тарафыннан бала дөрес итеп тәрбияләнмәсә, укытучыга аны яңадан тәрбияләү кыен. Укытучы укучыны дөрес юлга бастыру өчен барыбер тырышачак. Әмма балада укырга теләк тудыру, өлкәннәргә игътибарлы булу кебек сыйфатлар кечкенә чактан ук сеңдерелергә тиеш.

— Сез үзегез нинди гаиләдә үстегез? Әти-әниегезнең тәрбия алымнары турында беләсе килә.

— Безнең гаиләдә дүрт бала: мин һәм өч апам үстек. Әти, Риф Шәрип улы, лес­промхозда баш инженер булып, әни, Эльвира Мөхәммәтҗан кызы, сәүдәдә эшләде. Шәхси йортта яшәдек, мал-туар асрадык, бакчада яшелчәләр үстердек. Эш күп иде, аны һәрвакыт бергә һәм тату итеп эшләдек. Әти белән әни һәрвакыт укытучы һөнәренә бик хөрмәт белән карадылар. Хәзер дә әти үзенең укытучыларын бик яратып искә ала. Әнинең хезмәт дәресенә йомшак уенчыкны тегәргә ярдәм иткәнен хәтерлим. Без дә, әлбәттә, бергәләп дәресләргә әзерләндек, бер-беребезгә зачет бирергә булыштык. Барыбыз да педучилищены тәмамладык. Хәзер педагогик яңалыклар турында фикер алышабыз. Олы апабыз Руфинә хәзерге вакытта Оса шәһәренең методик үзәгендә эшли, район мәктәпләрен БДИ үткәрүгә әзерли, Луиза география укытучысы булып эшли. Ул быел Пермь краеның иң яхшы укытучысы дип танылды. Лилия Чайковский шәһәрендә яши, балалар тәрбияли. Педагогик училищеда һәм институтта укуларыбызны исәпкә алганда, гаиләбезнең гомуми педагогик стажы 100 елдан артып китә. Әгәр барлык туганнарымны бер мәктәптә җыйсак, без барлык фәннәрне дә диярлек укыта алабыз. Гаилә башлыгы буларак, әтиемә охшарга тырышам. Әлбәттә, безнең балалар мөстәкыйльләр. Нәрсә карарга, нәрсә тыңларга үзләре хәл итәләр. Әти-әнигә кунакка барырга яратабыз. Әни безне милли ризыклар пешереп сыйлый.

— Сез Глазов шәһәре татарлары белән элемтәдә торасызмы, милли чараларда катнашасызмы? Удмуртиядә татар телендә нәшер ителүче “Яңарыш” газетасы чыгуын белә идегезме?

— Кызганычка каршы, татар телен бик начар беләм, шуңа күрә милли чараларда сирәк катнашам. Татарлар мине төрле бәйрәмнәргә чакыралар. Мәчетне ачу тантанасында катнаштым, Рамазан аенда котлыйлар. Тагын бер бик күңелле күренешне әйтәсем килә: «Ел укытучысы» конкурсына Татарстаннан, Башкортстаннан килгән хезмәттәшләрем миңа “Ренат абый” дип дәштеләр. Миңа шулай якын итеп, хөрмәт белән эндәшүләренә күңелем булды. Татар телен өйрәнү теләге бар. Мөмкинлек булган саен татар тапшыруларны карыйм һәм тыңлыйм. Ә “Яңарыш” газетасын әти-әнием яратып укыйлар. Удмуртия татарларының да бөтен дөньяга сибелеп яшәүче татарлар кебек дус һәм бер-берсенә ярдәм итешеп яшәвен телим.

— Ренат Рифович, әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт. Сезнең тагы да зуррак үрләр яулавыгызны телибез.

Рилия Закирова.