Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Регина Мостафина: “Иҗатыңа кеше сокланса, үзе зур бәя”
20.09.2018

Регина Мостафина: “Иҗатыңа кеше сокланса, үзе зур бәя”

Шаян дулкыннарын тәгәрә­түче диңгез, мул сулы Чулман буйлары, җиләк-җимешле натюрмортлар – рәссамның бүл­мәсен үз иҗаты бизи. Регина Мостафина кечкенәдән рәсем сәнгатенә гашыйк, өч яшеннән кулына карандаш алган. Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Бу яктан талант нәселләрендә бар. “Минем әткәй Санкт-Петербург­та укып кайтып, авыл клубында эшләде. Без өч ир туган да әткәй кебек рәсем ясарга һәвәс идек. Хәзер дә илһам килеп китә, Регинанадан буяу, пумалалар алып, ни дә булса ясарга утыргалыйм,” — ди әтисе Айдар Мостафин. Әтиле-кызлы табигать күренешләрен төшерергә яраталар.
Ә инде кешеләрне ясый калсалар, портретлар түгел, ә хәрәкәттә, мавыгып нидер эшләгән мизгелләрен тотып алырга тырышалар. Айдарның һөнәре, эше, йорт салу мәшәкатьләре иркенләп утырырга җай бирми, ә менә Регина рәсем сәнгате белән җитди шөгыльләнә. Әңгәмәгә әнисе Венера ханым кушыла: “Кызыбыз җиденче класста укыганда осталардан белем аласым килә, диде. Ижауның П. Чайковский исемендәге сәнгать мәктәбенә бирдек, укытучылары да бик әйбәт булдылар, үзе дә ошатып йөрде”, — ди. Регина анда өч ел укып таныклык алып чыга. Тугызынчы класстан соң педагогия көллиятенә керә: игелек­ле һөнәр сайлый, теләге — балаларга рәсем сәнгате юнәлешендә белем бирү.
Бу җәйдә Регина Казанда булып, Кол Шәриф мәчетен ясарга рухланып кайткан. Ул ясый, сөйли, ә мин кәгазьдә туып килүче манараларны сокланып күзәтәм. Яшь рәссам гуашь, акварель белән ясарга ярата. Элегрәк аңа әтисе киңәшләрен бирсә, хәзер техника ягыннан Регина Айдарны өйрәтә – пумала белән генә ясап калмый, әтисе моңа кадәр ишетмәгән ысуллар белән таныштыра. Үзенә бигрәк тә мастихин дип аталучы көрәкчек белән ясау ошый. Шул ысул белән иҗат иткән пейзажлары берничә. Узган ел Регина Удмуртиядә “Татар кызы” бәйгесе уңаеннан игълан ителгән рәсем конкурсында да катнаша. Яратып, рухланып ясый.

“Автопротрет булды ул. Татар кызының тышкы матурлыгын гына түгел, эчке байлыгын сурәтләргә тырыштым”, — ди. Булдырган да, милли рухлы чын татар гаиләсендә үсүе ярдәм иткән. Мостафиннар гаиләсендә әби тәрбиясе дә зур роль уйный, милли ризыклар пешерә калса, Зәйтүнә апаның оныгы гел янәшәдә. Регина сәнгать юлын сайласа, Булат дингә тартыла. Ул Ижауның 97нче санлы мәктәбенең татар лицеенда белем ала. Бүлмәсендәге китап киштәсендә Коръән китабы тора, дөньяви фәннәрне никадәр тырышып өйрәнсә, дини гыйлем өстәүгә дә омытылышы шулкадәр. Әтиле-уллы Мостафиннар мәчеткә дини бәйрәмнәргә бергә йөриләр. Регина Кол Шәриф мәчетен ясап бетергәч, энесенә бүләк итәргә тели. “Динне дә, телне дә онытырга ярамый. Мин үзем татар авылында, татар мәктәбендә укыдым. Балалар белән өйдә татарча сөйләшергә тырышабыз,” – ди Айдар. Мостафиннар балаларының һәр башлангычын хуплап каршы алалалар, иң мөһиме – яхшы эш булсын, ди әтиләре. Регинаның хыялы, укып бетергәч, үзе кебек талант­лы дус кызлары белән берлектә башкаланың Ленин районында сәнгать мәктәбе ачу. Татар бистәсе балаларына сәләтләренә күрә юнәлешне дә сайлап алырлык булсын өчен музыка, рәсем сәнгате, хореография дәресләре тәкъдим итәсе килә. Киләчәген балаларны укыту белән бәйләргә теләсә дә, Регинаның матур картиналары да туып торыр. “Иҗатыңа кеше соклана, илһам ала икән, бу — үзе зур бәя” — ди яшь рәссам.

Фәнзилә Салихова.