Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Рамазан – уйлану ае
15.05.2019

Рамазан – уйлану ае

Рамазан ае башлану белән без үзебезнең тормыш рәвешебезне, бар күңелебезне гыйбадәт кылуга багышларга тиешбез. Бу хаҗга барырга әзерләнгән мөселманнар кебек: чемоданнарны җыялар, билетлар алалар һ.б. Хаҗга барып җиткәч, ихрам киеп, гыйбадәт кылу хәленә керәләр. Анда аңа күп нәрсәләр инде ярамый, ул бары тик үзен Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылуга багышлый. Рамазан ае да шуның кебек.

Беренче көннән үк без гыйбадәт аена керәбез. Коръән иңдерелгән айда сау-сәламәт булган һәр мөселман ураза тотарга тиеш, Аллаһы Тәгалә аны башка айлардан шуның белән аера да. Мосафирларга, авырлы, бала имезүче хатын-кызларга, авыруларга, бик өлкән яшьтә булганнарга ураза тотмаска мөмкин, Раббыбыз аларга башка төрле гыйбадәтләр билгели. Башка кешеләргә исә, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешү өчен, Ислам диненең 5 баганасының берсе булган ураза тоту каралган.
Нәрсә соң ул ураза? Аның берничә сыйфаты бар. Шуларның иң мөһиме — сабырлык. Уразага кергәч, бу иң кирәкле сыйфатларның берсе. Ашыйсы, эчәсе килсә дә, без тыелып торабыз. Шулай ук урлашу, исерткеч эчемлекләр куллану, алдашу кебек начар сыйфатлар безгә гөнаһ, Рамазан аенда аларга тыю тагы да көчлерәк. Бу изге айда без узган елыбызга, кыл­ган гамәлләргә нәтиҗә ясыйбыз. Үткән гомер, тагын күпме яшисе калганлыгы турында уйланабыз. Кемгәдер 50 ел, кемгәдер бер көн яшәргә калган. Төгәлен беркем белми. Шуңа да, Рамазан ул — уйлану, нәтиҗәләр чыгару ае.
Хәдисләрдә килгәнчә, кайбер начар гамәлләребез безнең яхшы гамәлләрне юкка чыгара. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) сәхабәләрдән: “Сез беләсезме, кем ул банкрот?” – дип сорагач, алар: “Акчасыз, малсыз калган кеше”, — дип җавап бирәләр. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Юк, мин андый банкротлар турында әйтмим. Чөнки малын югалткан кеше аны тагын туплый ала. Чын банкрот ул – инде Аллаһы Тәгалә каршына килгән һәм аның кылган яхшы эшләре дә, фарыз гыйбадәтләре дә күп, тик бу кеше үз гомерендә бик күп гайбәт сөйләгән яки башка кешенең малын тартып алган, яки кеше кыйнаган яисә үтергән. Аллаһы Тәгалә аның яхшы гамәлләрен бу кешегә, икенчесенә, өченчесенә бирегез дип әйтәчәк. Яхшы гыйбадәтләре беткәч, “Ул начарлык кыл­ган кешеләрнең гөнаһларын бу кешегә бирегез, дип, Аллаһы Тәгалә әмер итәчәк”, — ди. Галимнәр бу хәдис турында хаҗ алдыннан да, Рамазан алдыннан да бик күп итеп сөйлиләр. Күп кешеләр Рамазан — ашаудан тыелу дип кенә уйлыйлар да, гайбәт сөйләү, ялганлау кебек башка гөнаһларны кылалар. Әле алай гына да түгел, күпләр эшчеләргә хезмәт хакларын түләмиләр, килешүләрне үтәмиләр һ.б. Мөселман кешесе күп нәрсәдән тыелырга тиеш. Аллаһы Тәгалә каршысына тоткан уразалар, укыган намазлар, кылган хаҗлар белән килеп баскач, банкрот хәлендә калудан куркыйк!
Шуңа күрә Рамазан үз тормышыбызга бәя бирү ае булып тора. Ураза тоткан кеше җиңеллек белән сәдакасын бирә, ифтарлар уздыра һәм башкалар. Чөнки Рамазан ае ул — үзенчәлекле ай. Беренче көннән үк Аллаһы Тәгалә юлында хезмәт итү, күбрәк гыйбадәтләр кылу теләге барлыкка килә. Рамазан ае ул ачудан, начар сүзләр әйтүдән тыелу ае булып та тора. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Әгәр дә сиңа кемдер ачу белән бер гаепсезгә ташланса да, аңа: “Мин уразада, дип җавап бир”, — ди.
Рамазан – мөселманнар җәмәгатьтә булырга тырышкан ай. Бу айда мәчетләребез иртән дә, кичен дә тулы булып тора. Намаз, Коръән укыйлар. Күп мөселманнар Рамазан аенда зәкәт түлиләр, сәдаканы күпләп бирәләр. Айлар, хәтта ел дәвамында акча туплап, Рамазан аенда өйдә ифтар уздыручылар да бар. Аллаһы Тәгалә кабул итсен! Рамазан – Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен гафу итү ае. Кемдер сине үпкәләткән, я бурычын кайтармаган икән: “Аллаһы Тәгалә аңа иман, һидәят бирсен”, — дип теләп, аны гафу итәргә тырышыйк. Чөнки Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) безне ачу тотмаска, бер-беребезне яратырга, ярдәм итәргә өйрәткән. Аллаһы Тәгалә безнең һәрберебезгә дә иман ныклыгы бирсә иде.

Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин, Удмуртия мөфтие.