Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Рамазан ае сынауларга бай булды
24.05.2020

Рамазан ае сынауларга бай булды

Куанып көтеп алган, изгелекләр кылып үткәрергә тырышкан кадерле Рамазан аебыз ахырына якынлашты. Ураза бәйрәме җитү белән барчагызны ихлас күңелдән котлыйм! Мәчетләребездә гает намазлары үткәрелмәсә дә, бу изге көн үзенең олуг һәм шатлыклы бәйрәм булуын югалт­мый. Инде шулай булгач, аны Аллаһка шөкерләр кылып, бер-беребезне тәбрикләп, гаиләләребез белән үз йортларыбызны дога-гыйбадәтләр, мул табыннар белән нурландырып үткәрик, җәмәгать! Аллаһы Тәгалә Рамазан аенда тоткан уразаларыбызны, укылган тәравих намазларыбызны, биргән сәдакаларыбыз һәм теләгән изге дога-теләкләребезне кабуллардан кылып, күңелләребезне иман нуры белән яктыртсын, барчабызга да хәерле гомер, имин тормышлар насыйп итсен. Җаннарыбызга, тәннәребезгә саулык, ризыкларыбызга бәрәкәт бирсә иде! Ике дөнья бәхетенә ирешергә насыйп итсә иде! Амин! Авыру-сырхауларны читләтеп, афәтләрдән имин кылса иде! Амин!

Тикшерүне лаеклы үттек

Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Ураза тотучының ике шатлыгы бар. Берсе — авыз ачканда, икенчесе – Кыямәт көнендә Раббысы каршына барып баскач, тоткан уразасының әҗерен күргәч”, — дигән. Инде безгә дә Раббыбыз шушы шатлыкларның икесен дә насыйп итсә иде!
Чыннан да, бу елгы Рамазан ае бик үзенчәлекле булды — сынауларга бай иде. Ә һәрбер сынауны Аллаһы Тәгалә Үзе би­рә, нәтиҗәләрен дә Үзе бәяли. Димәк, бу үзгәрешләрдә хикмәт бар! Һәм без дә бу тикшерүне лаеклы рәвештә уздык, дип өметләнәсе килә.
Мәчетләребез ябылса да, алар намазсыз калмады, әлхәмдүлИлләһ! Көн саен имамнарыбыз азан әйтеп, гыйбадәт кылды, тәравих намазлары укыды. Кайбер авылларда тәравих намазлары бөтен авылга динамиклар аша яңгырап, Рамазан аеның үзенә генә хас булган бәйрәмчә рухын халыкка өләште. Шулай ук микрофон аша Рамазан ае хакында вәгазьләр сөйләнде.
Йогышлы авырулар таралган вакытта карантинда булуны Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) үзе әмер кылган, карантинны бозучыларны орышкан. Йортларыбызда һәм мәчетләрдә авыз ачтыру мәҗлесләре үткәрү тыелса да, савап эшләргә теләгән кешеләр әҗерсез калмадылар – күчтәнәчләрне, сәдака-хәйрияләрне йортларга илтеп тараттылар. Монда да без сыналдык, сынатмадык. Чөнки һәрбер мөселман кеше шуны аңларга тиеш: эпидемия таралган вакытта кунаклар чакырып мәҗлесләр үткәрү, кешеләргә авыру тарату куркынычын тудыру – үзе бер гөнаһ. Монда инде изге ният үзен акламый! Сак булыйк, хөрмәтле кардәшләр! Юмартлыкны кунак сыйлау табыннары корып кына түгел, тыйнак кына сәдакалар, мохтаҗларга ярдәм итүләр белән дә үткәреп булуны узган Рамазан безгә тагын бер тапкыр искә төшерде.

Гыйбадәт йортлары җәмәгать намазлары өчен ябылгач кына, ни кызганыч, безнең күбебез мәчетләрнең кадерен аңлый башлады. Хәтта элеккеге елларда мәчетләргә артык еш йөрмәгән, күңелен гыйбадәт белән бәйләргә ашыкмаган кардәшләребез дә мәчетләребезнең ябык ишекләренә шакый башладылар. Ник соң ишекләр ачык вакытта бусага аша атлап кермәгәнбез дә, һәркөн ачык торган мәчетләребездә намазга, дини укуларга кушылып китмәгәнбез икән? Димәк, җимеш татлы булыр өчен, аны тыю кирәк икән… Менә кая хикмәт! Димәк, гыйбадәтханәләр янәдән ачылгач, аларны буш калдырмаска кирәк!

Мәчетләребез ачык чакта анда җыелып бергә намаз укуы, ураза тотулар, авыз ачулар бик тә җиңел иде. Инде хәзер Аллаһ безне сыный – үз йортларыбызны да мәчеткә әверелдерә алырбызмы? Биш вакыт намазга да үзебез өчен имам була алырбызмы? Яки киресенчә, күңел төшенкелегенә бирелеп, тәнебезне һәм җаныбызны намаздан мәхрүм итеп, диннән ерагаербызмы? Рамазан ае дәвамында үз йортларыбызда ураза тоттыкмы, тәравих намазларын укыдыкмы? Шул сорауларга үзебезгә үзебез җавап бирсәк, нәтиҗәләрен ясап, туры юлдан тайпылмасак, Кыямәт көнендә Раббыбыз каршында да җавап бирүебез җиңел булыр, иншәАллаһ.

Ураза – нәфесне тыю чарасы

Рамазан аенда ураза тоткан кеше ризыкның тәмен, кадерен аңлый башлый. Быел ураза тотмаган кешеләрнең дә күбесе ризыкның, мал-мөлкәтнең кадерен белде. Ә бит уйлап карасаң, безгә бу дөньяда тормыш корыр өчен малның әзе дә җитеп тора! Ашый алган кадәр генә ашыйбыз, тәнебезгә рәхәт булган кадәр генә кием киябез! Артып калганы безгә исрафтан башка нәрсә генә бирә алыр икән?! Ә бит ураза тоту – ач тору гына түгел, ул — нәфсебезне тәрбияләү чарасы. Ни кызганыч, кайбер кешеләр Рамазан аенда, тагын да комсызланып, үзләре бай булуларына карамастан, фәкыйрьләргә дип әзерләнгән сәдака ризыкларыннан да үзләренә өлеш чыгаруны таләп итеп, шәһәр мәчетләренә киләләр, нәфесләрен тыя алмыйлар. Андыйлар уйлансыннар иде бераз! Бу дөньяда бушка эләккән һәрнәрсә татлы булса да, ахирәттә газап кына китерәчәк бит. Аллаһ — һәрбер нәрсәне күреп торучы. ӘлхәмдүлИлләһ, Рамазан ае күпләребезне юмартлыкка өйрәтте. Хәдис-шәрифтә: «Юмарт­лык — ботакларын дөньяның эченә сузган җәннәт агачларыннан берседер. Кем бу агач ботакларының берсеннән тотса, ул бөтен кешене җәннәткә тартыр. Саранлык — ботакларын дөньяга сузган җәһәннәм агачларыннан берседер. Кем ул агачның ботакларыннан тотса, ул ботак та кешене җәһәннәмгә тартыр», — дип әйтелә.

Биргән кул буш калмый

Тормыш бераз катлауланса да, мохтаҗларга фитр һәм зәкәт сәдакаларын, хәер-сәдакаларны бирүчеләр саны елдан-ел арта. Биргән кул буш калмый. Аллаһ изгелекне кире кайтармыйча калмый, арттырып бирә. Хәер бирергә мохтаҗ кешеләр хәзерге заманда юк, диючеләр дә очрый. Тик аларга әйтер сүз бик гади – үзеңнән ярлырак кешегә бир. Мохтаҗ булу өчен хәер сорап йөрү шарт түгел. Киресенчә, чыннан да ярлы кеше оялчан була, сорамый. Шуна күрә, Рамазан ае узып китсә дә, без ел дәвамында юмарт булырга тиешбез, яныбызда яшәүчеләрнең хәлләренә игътибарлы булыйк.
Тагын бер хәдистә: «Шик тә юк, юмарт кеше Аллаһыга, кешеләргә вә җәннәткә якын, җәһәннәмнән ерак булыр. Саран кеше Аллаһыдан, кешеләрдән вә җәннәттән ерак, җәһәннәмгә якын булыр», — дип әйтелә.
Кулларыбыз юмарт, күз карашларыбыз мәрхәмәтле, әйткән сүзләребез ягымлы булсын. Рамазан аебызда алган рухи тәрбияне башка айларда да югалтмыйк.
Бикле йортка кунак керми

Ураза тоту безне сабыр һәм түземле булырга өйрәтте. Пандемия вакытында сабырлык – иң кирәкле сыйфат. Нинди генә чир булмасын, нинди генә куркыныч янамасын – һәрберсе Аллаһның тәкъдире. Чирне бирүче дә — Раббыбыз Үзе, шифасын бүләк итүче дә Үзе. Шулай булгач, дога кылыйк, ярдәмне Аллаһтан сорыйк. Килгән кунак кайчан да булса китә. Вирус та китәчәк. Капка-ишекләрне бикләп куйган йортка кунак та керми, кире китә. Шуны онытмыйча, саклану чараларын үтәп яшәсәк иде. Бу изге бәйрәм көнендә Раббыбыз Аллаһ һәр йортка һәм һәр гаиләгә җылылык, шатлык, татулык, мәрхәмәт һәм иминлек иңдерсә иде! Сезгә сәламәтлек, бәхет, уңышлар, тынычлык һәм җан җылысы телим! Һәрберебезгә дә бәхетле киләчәк, матур тормыш насыйп итсә иде! Рамазан аенда алган рухи тәрбияне ел дәвамында сакласак иде.

Илмир хәзрәт Касимов, Удмуртиянең төньяк районнары имам-мөхтәсибе.