Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - Раил Садриев: “Сез әле мине белмисез…”
7.06.2017

Раил Садриев: “Сез әле мине белмисез…”

25 майда «Спартак» халык иҗаты йортында Буа театры директоры һәм алыштыргысыз артисты, тамашачыга көлкеле образлар аша гына таныш булган Раил Садриев “Сез әле мине белмисез…” дигән шигъри моноспектакль белән чыгыш ясады. Ул Ижау тамашачысына үзен яңа яктан ачты — яттан 37 шигырь һәм поэмадан бер өзек укыды.
Газета укучыларыбызга алдан Буа театры Зөлфәт Хәкимнең “Килә ява, килә ява спектакле” белән килә”, — дип, мәгълүмат бирсәк тә, тамаша башлану белән моның алай түгеллегенә инандык. Билгеле, көтелгән спектакль урынына мондый тамаша карарга риза түгел тамашачылар да булды. Раил Сад­риев бу хәлне: “Спартак” халык иҗаты йортында әлеге спектакльне күрсәтү өчен мөмкинлекләр юк, без көз айларында ике спектакль белән Удмурт милли театрына киләчәкбез”, — дип аңлатты. Үзләрен алданган дип санаган берничә кешенең залдан чыгып китүен исәпкә алмаганда, тамашачыларга әлеге тамаша ошады. Милли горурлык турындагы шигырьләрне авыл турындагылары алыштыра, аннары яшәү һәм үлем темасы башлана. “Бу тормыштан берәүнең дә исән чыкканы юк әле”, — ди ул. Аннары “Кешенең бу дөньядан алып китеп булмый торган байлыклар җыюы белән мавыгуы” турындагы “фирменный” фәлсәфи фикерләренә күчә.
Раил Садриев Зөлфәт, Әнгам Атнабаев, Фәнис Яруллин, Рафис Корбан, Илдус Гыйләҗев, Гөлнара Җәлиловаларның — милләт, авыл, яшәү һәм үлем турында фәлсәфи һәм “попсовый” шигырьләрен укыды. Күңелне Арча районында яшәп иҗат итүче Гөлара Шәрипованың “Олигархка да, академикка да диагноз куелган” шигыре тетрәндерде. Раил Садриев яшел, кы­зыл, кара, зәңгәр, сары күлмәкләрен алыштырган арада Буа театры артистлары Илфир Солтанов, Айгөл Сагдеева җырлап, моноспектакльне бизәделәр. Аларның җырлары да яңгыраган шигырьләрнең дәвамы кебек тоелды.
Тамаша яшәү белән үлем, тормыш турында уйланырга мәҗбүр итте…

Рәфилә Рәсүлева.