Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Раббыбыз бөтен кимчелекләрдән дә пакь
4.04.2019

Раббыбыз бөтен кимчелекләрдән дә пакь

Үзләрен мөселман дип танучылар бөтенесе диярлек «СөбханалЛаһ!» — «СубхәнәлЛаһ» (гарәпчә әйтелеше) сүзен я кулланалар, я ишетеп беләләр. Күпчелек очракта аны сокланганда, гаҗәпләнгәндә күз тимәсен өчен әйтәләр.

Нәрсәгәдер аптырап калгач та, ул сүзне әйтеп куябыз. Намаз укучылар намаздан соң тәсбих тартканда 33 тапкыр шулай ук диләр. Ләкин күпчелек бу гыйбарәнең нәрсә аңлатканын белмиләр. Аның мәгънәсе: “Аллаһ бар кимчелекләрдән дә пакь, ару”, ягъни Аллаһ Тәгаләнең бернинди дә кимчелеге юк. Димәк, Аллаһ Тәгаләгә тулысынча камиллек, бөеклек, өстенлек сыйфатлары гына хас. Бу безнең динебезне башка диннәрдән аера торган төп сыйфат. Чагыштырыр өчен, башка диннәрдәге Аллаһ Тәгаләгә карата караш-фикерләрен китерәм.
Насаралар (христианнар) Аллаһ Тәгаләне, әлгыязу билЛәһ*, Ата Иләһ дип, бер карт бабай шәкелендә тасвирлыйлар. Беренчедән алар Раббыбызны кешегә охшаталар. Икенчедән карт кешенең нинди камиллек, өстенлек сыйфатлары була ала соң? Хикмәт белән тормыш тәҗрибәсеннән башка карт кешедә бернинди дә камиллек һәм өстенлек сыйфатлары юк. Кыскача әйткәндә, монда ачык ширктән* башка (өч Иләһ диләр), әле Раббыбызны кешегә тиңләү килә. Ә кеше үзе бик зәгыйфь мәхлук булуына карамастан, алар әле Аллаһ Тәгаләне карт кешегә тиңлиләр. Бу — утка мәңгегә кертә торган тайпылу, адашу, чөнки Аллаһ Тәгалә бөтен гөнаһларны да кичерә, иллә дә мәгәр ширктән башка. Насараларның җәһәннәмнәренә килсәк, аның хуҗасы Иблис булып чыга, ә шайтаннар үзләре кешеләрне газаплаучылар. Ягъни, Аллаһ Тәгалә җәһәннәм эшләренә бөтенләй кысыла алмый, имеш, кодрәте моңа җитми. Гомер буе кешене адаштырып килгән шайтаннар үзләре үк аны газап­лаучылар булып чыгалар.
Яһүдиләргә килсәк, алар безнең кебек Аллаһ Тәгаләне бер диләр, аңа ширк кылмыйлар. Ләкин аларча, Раббыбыз 6 көн эчендә күкләрне, җирне һәм аларның арасындагы мәхлукларны булдыргач, 7нче көнендә — шимбә көнне, имеш, ял иткән. Димәк, аларча, Аллаһ Тәгалә арый икән. Яһүдиләрдә шундыйрак фикерләр килгән күп китаплар язылган, һәм кызганыч алар мөселманнар арасында да киң таралган булганнар. Ул яһүди китапларыннан килгән хәбәрләрнең исеме «исраилият». Әгәр алар шәригатебезгә туры килсәләр, без аларны кабул итеп алабыз. Каршы килсәләр, кире кагабыз. Ә менә шәригатебез аларны хупламаса да, каршы да килмәсә, ул очракта без аларны мәгълүмат өчен генә кулланабыз.
Узган санда чыккан «Аллаһны кайдан эзләргә?» дигән мәкаләдә дә шундый бер «исраилияттән» алынган хәбәр китерелгән. Чөнки ислам динендәге алда әйтеп киткән инануга бу капма-каршы килә торган мәгълүмат. Без, мөселманнар, Аллаһ Тәгаләгә фәкать камиллек һәм өстенлек сыйфатлары гына хас дибез. Ә ул мәкаләдә, имеш, Раббыбыз сораганны яратмый, “СөбханалЛаһ!”. Коръәни-Кәримдә моңа ап-ачык капма-каршы килгән аять бар. Аллаһ Тәгалә: “Раббыгыз әйтте: «Миннән сорап дога кылыгыз, Мин җавап бирермен (кабул итәрмен)». Әмма Миңа гыйбадәт итүдән (ягъни дога кылудан) тәкәбберләнеп баш тарткан кешеләр кечкенә булып, хур булган хәлдә җәһәннәм утына тиз керерләр”, – дигән (“Гафир” сүрәсе, 60нчы аять). Бөек Раббыбыз сораганны яратмый дигән сүз, яңадан шул, Аллаһ Тәгаләне кешегә тиңләүдән барлыкка килә, чөнки кеше аннан күп сораганны яратмый, ни кадәр юмарт булса да, барыбер күп сораудан туя башлый. Ләкин, алдан әйткәнебезчә, Раббыбызда бер кимчелек сыйфаты да юк, һәм Ул, киресенчә, Аннан күп сораганны ярата, ә сорамаганнарны утка кертә. Чөнки Аллаһ Тәгаләнең кайгыртуы, ярдәме, таянычы булмаса, кеше бер мизгел дә үзе үзенә генә таянып яши алмас иде. Кеше һәрхәлдә Раббысының кайгыртуына, ярдәменә, таянычына мохтаҗ, шуңа күрә дә кеше һәрвакыт догаларында Аллаһ Тәгаләдән күп итеп сорарга тиеш. Раббыбыз дога күплегеннән һич ялыкмый да, армый да, талмый да. Ул киресенчә күп сораганны ярата һәм сораган саен бирә. Аллаһ Тәгаләдән сорарга оялу үзе көферлек булып чыга, чөнки аның җәзасы тәмуг утында.
Әйе, мәкаләнең сахибе*, Аллаһ Тәгалә һич нәрсәгә охшамаган дип әйтеп киткән. Анысы өчен Аллаһ рәхмәтләре яусын Вәҗиһә ханымга. Ләкин ул Раббыбызны куркак хәленә төшергән, имеш, Аллаһ Тәгалә кешедән куркып качарга маташкан, “СөбханалЛаһ!”. Мондый фикер динебезгә һич туры килми. Киресенчә, без Аннан куркырга тиеш, чөнки Ул гына бөтен камиллек һәм өстенлек сыйфатларына ия, һәм, өстәвенә, Аның газабы бик каты булачак.
Сүземнең азагында шуны әйтәсем килә: Аллаһ Тәгаләне эзләргә кирәкми, Аңа күңелне генә ачарга кирәк. “Бәкара сүрәсенең” 185нче аятендә Раббыбыз әйтә: «Әгәр Минем турында колларым сорасалар, әйт: «Дөреслектә Мин бик якынмын. Колым Миннән сораган чагында догасына җавап бирәм (ягъни, догасын кабул итәм)…». Аллаһ Тәгаләнең колына иң якын чагы сәҗдә кылган вакытта булганына да көчле дәлил Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһ Тәгаләнең салаватлары һәм сәламнәре булса иде) бер хәдисендә килә. Шуңа күрә Раббыбызны эзләргә кирәкми. Аңа гыйбадәт кылырга гына кирәк. Һәм гыйбадәтләрнең иң күркәмнәренең берсе дога кылу, ягъни Аллаһ Тәгаләдән сорау. Шуңа күрә оялмыйча, курыкмыйча Раббыгыздан сорагыз! Доганың күбе булмый, ул беркайчан да артык булмас. Әле Кыямәт көнендә: «Нигә догаларны әз кылганмын?» – дип үкенәчәкбез, “СөбханалЛаһ!”.

* Ширк – Аллаһ тәгаләгә кемне булса яисә нәрсәне булса тиңләү
* «Әл-гиязу бил-Ләһ» — «Аллаһ Тәгаләгә сыенам»
* Сахиб — автор

Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов, Ижау Җәмигъ мәчете имамы.