Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Сәфәр чыктык төньякка
6.12.2017

Сәфәр чыктык төньякка

Белешмә

Татар Парҗысы авылы иң элек удмурт авылы булып саналган. Аңа нигезне Парҗы исемле удмурт кешесе салган. XVII гасыр ахырында әлеге авылга Киров өлкәсенең Нократ авылыннан Нияз исемле татар кешесе килеп төпләнә. Тик 1782 елларда Парҗыда 3 татар гаиләсе (22 ир һәм 24 хатын-кыз) яшәгән дигән риваятьләр дә яши. 1891 елдагы документлардан удмуртлар белән татарлар сан буенча 1:3 күләмдә булганнар. 1897 елда биредә 40 татар гаиләсе, шуларның 210 ир-ат, 207 хатын-кыз булуы билгеле. 1903 елны татарлар авылда мәчет төзергә уйлагач, Вятка губерниясе: «Удмуртларны авылдан чыгарып җибәргәндә генә мәчет төзергә рөхсәт биреләчәк», – дигән шарт куя. Ул вакытта авылда бары 15 удмурт гаиләсе генә була. Мәчет авылның күркенә әверелә.

Удмуртиянең төньяк районнарына сәяхәткә чыккан саен: «Безгә әле алардан бик күп нәрсәләргә өйрәнәсе бар”, – дигән уй белән кайтам. Бу якта тарихыбызны саклыйлар, өйрәнәләр. Кайсы гына авылга барма, тарихын чагылдыручы музее бар. Глазов районы Кочишево авылында “Милли -мәдәни автономиянең татар халкының мәдәниятен үстерүдә роле” темасына оештырылган түгәрәк өстәлдә яңгыраган тәкъдимнәр, чыгышлар да төньяк район татарлары эшли беләләр, дигән фикерне уятты.

Мәчете барның — бәхете бар

Сәфәребез Глазовта яңа гына төзелгән мәчет белән танышудан башланып китте. Агымдагы елда аңа имам булып яшь хәзрәт Дамир Әхмәтов килгән.
«Мин үзем Әлмәт районыннан. Монда гаиләм белән Рамазан аенда күчеп килдем. Аңа кадәр кыш көне Глазов шәһәре белән танышып киттем. Беренче килүемдә үк мәчетне ошаттым. Мин килгәндә әле идәндә келәмнәр юк иде. Хәзер аларны җәйгәч, мәчет тагы да матурланып китте. Яз көне иман йортының тирә-ягында эшләр башларга ниятләп торабыз. Һәрвакыт ярдәмгә килгән халыкка бик нык рәхмәтле.
Мәчет – безнең өчен бик мөһим йорт. Ул гыйбадәтханә генә түгел, кеше тугач та, соңгы юлга озат­канда да мәчеткә мөрәҗәгать итәләр. Хәзер дә мәчет татар халкын милләт буларак саклап калуга, аның мәдәниятен, телен саклау­га бик зур йогынты ясый. Үзегез беләсез: элек-электән мәчетләрдә мәдрәсәләр булган. Глазовта моңа кадәр Халыклар дуслыгы йортында татар телен өйрәнү курслары эшләгән. Хәзер без мәчеттә балалар өчен татар теле курслары оештырып җибәрдек. Башлангыч сыйныфта укучы унбер бала әлеге курсларга йөриләр. Түгәрәк атнага ике тапкыр эшли. Шулай ук балалар өчен дин нигезләрен өйрәнү дәресләрен алып барабыз. Балаларга кызыклы булсын өчен татар телен мультфильмнар аша өйрәнәбез. Хәзер татар телен аңлый башладылар, язарга тырышалар. Сөйләшергә дә теләкләре бар. Бүгенге көндә балаларга дини тәрбия бирү бик мөһим. Дөрес, әти-әниләр балаларын яхшылыкка, тәртипле булырга өйрәтеп үстерәләр. Бала әти-әнисе янында булганда начарлык эшләмәс тә, тик әти-әни гел янда булмый бит. Әгәр без аңа сабый чагыннан ук Аллаһы Тәгаләнең барлыгын, аның кемнең нәрсә эшләгәнен күреп торганлыгын аңлатып килсәк, ул әти-әнисенең йөзенә кызыллык китермәс, җәмгыятькә файдалы кеше булып үсәр. Шуның өчен мәчеттә атнага ике тапкыр балаларга дин сабаклары да бирәбез.
Шушы көннәрдә мәчеттә бик матур гына никах узды. Мәчеттә ашханәбез бар. Пылау пешердек. Җыелган халык пылау белән дә сыйланды, үтемле вәгазьләр дә тыңлап китте. Мәрзия абыс­тай Рәхимова һәм Нурия абыстай Касимова хатын-кызларыбызны дин нигезләренә өйрәтәләр. Шулай ук Ильмир хәзрәт айга ике тапкыр “Минем дини гаиләм” дигән мәдәни-агарту клубы оештырды. Монда гаиләдә туган сорауларга җавап эзлиләр, бу проблемаларга дини күзлектән чыгып бәя бирәләр. Шулай ук Ильмир хәзрәт намаз укырга теләүчеләргә якшәмбе көнне гомуми дәресләр бирә.
Җомга көннәрендә мәчеткә йөрүчеләрнең исәбен алып барабыз. Аллага шөкер, акрынлап халык йөри. Бу җомгада инде 50 кеше булдык. Рамазан аенда, гаетләргә мәчеткә 100дән артык кеше җыел­ды. Чөнки кешегә җан азыгы кирәк, атнага бер тапкыр булса да мәчеткә килеп, яхшылык турында тыңлагач, ул күңеленә тынычлык таба», — диде Дамир хәзрәт. Ул безне үзләре тарафыннан нәшер ителгән «Инзир» газетасы белән дә таныштырды. (Инзир — кеше исеме, көтелмәгән үзгәрешләр, яңарыш, ачыш мәгънәсендә). Әлеге газета Удмуртиянең төньяк районнарында яшәүче татарларның дини тормышын яктырта.

Татар йорты

Икенче тукталышыбыз Глазов районының Кочишево авылындагы “Татар йорты” музее булды. Аны Фәридә Габдулла кызы Касимова җитәкли. Музей 2017 елның апрелендә генә ачыл­ган. Ул элекке авыл йортларындагыча бизәлгән: яшьләр йоклый торган почмак, мич алды төсле чаршаулар белән уратып алынган. Карават чигүле мендәр тышлыклары, җәймәләр белән җыештырылган. Ир-атлар, хатын-кызлар ягы да чаршау белән бүлеп алынган. Өйнең күрке булып мич тора. Ишек өстендә — шәмаил. Фәридә ханым музейда сакланган Коръән китабын да күрсәтте. Ильмир хәзрәт әлеге китап битләренә гарәп графикасы белән кулдан язылган язуларны укып, Әхмәт-Ясәви Идрис улыныкы булуын әйтте.
“Бу музей удмурт авылында түгел, ә 5 чакрым ераклыкта урнашкан Татар Парҗысында урнашырга тиеш. Тик анда әлеге экспонатларны урнаштырырдай мәдәни үзәгебез юк”, – диде Фәридә Габдулла кызы.

Киңәшле эш таркалмас

Түгәрәк өстәл Татар Парҗы­сында эшләп килүче “Кың­гы­рау” фольклор ансамбле чыгышы белән башланып китте. Алар йорттан-йортка кереп, халык иҗатын җыялар, аны сәхнәдән күрсәтәләр икән. Тик авылда клубның эшләмәве бик күп проблемалар тудыра икән.
“Татар Парҗысында клуб эшлә­гәндә, без бик күп милли чаралар оештыра идек, хәтта театр да уйнадык. Тик миңа 2010 елда гаилә хәлләре буенча эшемнән китәргә туры килде. Бүгенге көндә клуб эшләми. Аның җимерелгәнен кү­реп йөрәк әрни. Без ансамблебез белән өйдән-өйгә кереп, репетицияләр уздырабыз. Әгәр йортларга кертми башласалар, фольклор ансамбль җыелмаса, милли юнәлештә бернинди дә эш бармаячак. Безгә клубны бирсәләр, бәлки иганәчеләр табып, без аны төзекләндерер идек. Кочишевога барып йөрү өчен транспорт юк. Шушы көннәрдә Татар Парҗысында татар мәдәнияте көннәре уздырдык. Салкын кибеттә чыгыш ясадык. Өс киемнәрен дә салмыйча безнең җыр-биюләрне караучыларның басып торуы дөрес түгел”, – дип, Фәридә Габдулла кызы үзенең проблемалары белән уртаклашты.
Авылларда клублар ябылу мәсьә­ләсен Балезино районы Кис­тем мәдәният үзәге җитәкчесе Светлана Казбек кызы Касимова да күтәреп чыкты. “Һәркемгә дә мәгълүм булганча, безнең мәдәният йортында район, зона күләмендә милли чаралар узып тора. Үзешчәннәребез халыкара, төбәкара, республика күләмендә узган конкурсларда лауреат исеменә лаек булалар. Аларны тирә-якта яшәүче авыл халкына да күрсәтәсе килә. Тик бик күп авылларда клуб­лар эшләми, кибетләрдә, урамда концертлар куярга мәҗбүрбез. Мондый чаралар кибетләрдә генә үтсә дә, халык карарга җыела, димәк, аларга кирәк», — ди Светлана Казбек кызы.
Түгәрәк өстәлдә август аенда уздырылган «Касимовлар җыены» турында җылы итеп искә алынды. Әлеге проектны тормышка ашыруда ярдәм иткән Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасовага, Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгына бик зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Әлеге төбәктә Касимовлардан тыш танылган фамилияләр байтак булуын, киләчәктә аларны да барлап, җыеннар оештыруны дәвам итүне максат итеп куйдылар.
Тарихчы Ильмир Касимов Удмуртиянең төньяк районнарында яшәүче татарларның тарихын өйрәнүдә бик зур эш алып бара. Очрашуга әзерләгән чыгышында да ул VII-VIII гасырларга кагылган чыганакларга таянып, мәчетләр хакында бик күп мәгълүмат бирде. «Бүгенге көндә рухи кризис кичерәбез. Шуңа да әби-бабайларыбызның диненә, аларның әхлак нигезләренә кайтырга кирәк», – дип өндәде Ильмир хәзрәт.
Чынлыкта да, төньяк Удмуртиядә татар тарихы бөртекләп өйрәнелә. Удмуртиянең калган төбәкләрендә дә татарлар аз яшәми бит. Тик алар тарихыбызны өйрәнүгә артык игътибар бирмиләр. Түгәрәк өстәлдә Глазов, Балезино, Юкамен районнарыннан килгән мәдәният хезмәткәрләре һәрберсе 2018 елда башка районнарга күрсәтердәй милли чаралар әзерләүләрен, ул чараларның кайсы көндә, кайсы айда планлаштыруларын игълан иттеләр, бер-берсен кунакка чакырдылар.

Рилия Закирова.
Фотосурәттә: түгәрәк өстәлдән күренешләр.