Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Полиция хезмәткәрләренә — бушлай фатир
10.09.2020

Полиция хезмәткәрләренә — бушлай фатир

4 сентябрь көнне Ижауның Ворошилов урамында яңа күпфатирлы торак йортны файдалануга тапшырдылар.
Бу — Удмуртия Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында хезмәт итүчеләр һәм әлеге тармак ветераннары арасында торакка мохтаҗ 96 гаилә тораклы булачак дигән сүз.
Тантаналы чарада Удмуртия Республикасы Башлыгы һәм Хөкүмәте хакимияте җитәкчесе Сергей Смирнов, Удмуртия Рес­публикасы Эчке эшләр министры Алексей Попов, ведомство җитәкчелеге, чакырылган кунаклар, төзүчеләр, әлеге йортта фатир алучы Главатскихлар гаиләсе катнашты. Сергей Смирнов яңа фатир хуҗаларын истәлекле вакыйга белән котлады. Ул: “Менә шундый ведомство йортлары барлыкка килү — бик яхшы күренеш. Бу — дәүләт әлеге һөнәр ияләренең әһәмиятен чыннан да аңлый дигән сүз. Бүген ачкыч алган гаилә моңа кадәр бер бүлмәле фатирда яшәгән, хәзер алар өч бүлмәле фатирга күченәчәкләр. Күз алдына китерегез, алар өчен бу никадәр шатлык-сөенеч! Алга таба да сөенеп яшәргә, чөкердәшеп, бергәләп чәй­ләр эчәргә язсын”, — дип, чәй сервизы һәм телевизор, ә балаларга тәм-томнар бүләк итте. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең хокук тәртибен тәэмин итүгә керткән өлешләрен югары бәяләде, алар өчен уңайлы шартлар тудырылганлыгын билгеләп үтте. Удмуртия Республикасы Эчке эшләр министры Алексей Попов Россия Эчке эшләр министрлы­гы җитәкчелегенә, шулай ук Ижау шәһәре һәм республика җитәк­челәренә, төзүчеләргә рәхмәт белдерде, төзелеш оешмасы җитәкчесенә һәм хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Әлеге 16 катлы яңа торак йорт төзелеше ике ел элек федераль адреслы инвестиция программасы (ФАИП) кысаларында башлана. Бу йортта бер бүлмәле 48 фатир, 32 ике бүлмәле һәм 3 бүлмәле 16 фатир бар, гомуми торак мәйданы — 4700 кв. м.

Әлеге яңа күпфатирлы йорттан фатирлар полициядә хезмәт итүчеләр гаиләләренә бушлай бирелде. Мин инде бушлай фатирлар бирелмидер дип уйлый идем. Күргәнебезчә, бетмәгән икән әле бу матур традиция. Бәхетле күп балалы Главатскихлар гаиләсе моңарчы озак еллар бер бүлмәле фатирны “снимать” итеп торганнар. Ә бу көнне алар өч бүлмәле фатирның ачкычын кулларына алдылар. Уртанчы уллары керү белән үзенә бүлмә сайлый башлады. Алар әле биредә беренче тапкыр. Монда барысына да урын җитәчәк – яшь гаилә шатлыгын яшерми. Удмуртия буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре Евгений Главатских: “Мин чиксез шат, бу мизгелне 16 ел көттем. Ниһаять, бу көн килеп җитте, минем кулда — ачкычлар”. “Әле ышанып җитмим. Шатлыгыбызны сүзләр белән генә әйтеп бирү мөмкин түгел. Без шулкадәр бәхетле, бик шатланабыз”, — ди хатыны Ирина.
Главатскихлар — әлеге яңа йорттан ачкычлар алган беренче гаилә. “Бүгенге көндә 408 гаилә чиратта тора. 96 гаиләгә шушы йорттан фатирлар биреләчәк. Иң беренче чиратта күп балалы гаиләләр, Россия һәм Советлар Союзы Геройлары, әфган­чыларга өстенлек бирәбез. Ел ахырына кадәр бу йорттагы һәр фатирда өй туйлары узачак”, — диде Удмуртия Эчке эшләр министрлыгының тыл хезмәте бүлеге җитәкчесе Юрий Иванов.
Тантана ахырында фатирларны да карап йөрдек. Барысы да бар. Идәненә линолеум җәелгән, стенасына обойлар ябыштырыл­ган. Юыну бүлмәсенә ванна куелган, электр плитәсе урнаштырылган. Рәхәтләнеп яшә генә! “Хезмәтебезгә мондый хөрмәт булуга шатланам. Бу алга таба Ватан алдындагы бурычны үтәүдә җаваплылыкны тагын да арттыра”, — ди Евгений. Торакка чиратта торучыларга да мондый бәхет тизрәк елмайсын иде, дигән теләктә калдым мин бу очрашудан.

Гөлнара Вәлиева.