Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - «Пихтовка»ның үсеш серләре
3.07.2019

«Пихтовка»ның үсеш серләре

Балыкчылык белән мавыгучыларга исем китеп карыйм, үз шөгыльләре турында сөйли башласалар, күзләре яна башлый аларның. Кемнәрнең кызыксынуы елгага барып балык тотудан узмый, ә кайберәүләр бу шөгыльне зур сәнәгатькә әверелдергән.
Удмуртиянең Воткинск районында урнашкан «Пихтовка» балык хуҗалыгы моңа ачык мисал. Аның хакында бик күп ишеткәнем булды. Әмма моңа кадәр үз күзләрем белән барып күргәнем юк иде. Менә шундый мөмкинлек тууына бик сөендем. Үзенә күрә бер дөнья ачтым биредә…

26 июньдә «Росрыбхоз» ассоциациясе Россиядә товар балыкчылыгын үстерү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә үткәрде. Чарага Башкортстан һәм Чувашстаннан, Ставрополь крае, Мәскәү, Рязань, Тамбов, Ростов өлкәләре һәм башка төбәкләрдән балыкчылык белән шөгыльләнүче алдынгы һөнәр ияләре җыелган иде.
«Росрыбхоз» ассоциациясе рәисе Василий Глущенко илнең әйдәп баручы балыкчыларының Удмуртия җирендә чираттагы очрашуы очраклы гына узмавын билгеләп үтте. «Пихтовка» — барлык юнәлешләр буенча искиткеч икътисади күрсәткечләргә ия предприятие. Биредә эш социаль партнерлыкка нигезләнгән. Бу оешма — безнең ассоциациянең казанышы. «Пихтовка» хуҗалыгының уңышлары һәр төбәк өчен табышмак, сер йомгагы булып кала. Минемчә, сер «Пихтовка» җитәкчеләренең һәр эшне анализлап, фәнни тикшереп, җаннарын биреп эшләүдә», — дип бәяләмә бирде.
«Пихтовка» балык ху­җа­лыгында «Росрыбхоз» берләшмәсенә кергән пред­приятиеләр вәкилләре беренче тапкыр гына очрашмый. Уд­мурт балыкчыларының алдынгы тәҗрибәсе белән кызыксыну кимеми. Предприятие директоры Георгий Крылов хезмәттәшләре белән берлектә ясалган соңгы фәнни ачышлары турында сөйләде. Ул шушы өлкәдә фәнни эшләр белән шөгыльләнүче кандидатлык диссертациясе яклаучы аспирантларның өлеше зур булуын ассызыклады. Чыннан да, “Пихтовка” хуҗалыгы нигезендә ике кандидатлык диссертациясе якланган, шуларның берсе — предприятие җитәкчесе Георгий Крыловның үзенеке. Хуҗалык базасында балыкчылыкта алдынгы тәҗрибәне туп­лау буенча Бөтенроссия киңәшмәләре үткәрелә. 2014 елда әлеге оешма коллективы Удмуртия Республикасының Мактау тактасына кертелгән. 2015 елда “Пихтовка” хуҗалыгы хезмәткәрләре коллективына карп үстерүнең технологияләрен эшләгән һәм гамәлгә керткән өчен Удмуртия Рес­публикасы Дәүләт премиясе, 2017 елда Удмуртия Республикасы Башлыгы премиясе бирелгән.
2014 елда оешма Россия икътисадын үстерү проблемаларын хәл итүдә ирешкән уңышлары өчен Алексей Николаевич Косыгин исемендәге премия белән бүләкләнгән.

Соңгы биш елда терлекчелек цехы да бик уңышлы эшли. Биредә сөт җитештерүне һәм терлекләрнең продуктлылыгын арттыру буенча максатчан эш алып барыла. Бер сыердан сөт савып алу буенча хуҗалык республикада алдынгы урыннарның берсен алып тора. «Пихтовка» хуҗалыгының машина белән саву операторлары ел саен район һәм республика конкурсларында җиңү яулыйлар. Хуҗалыкта машина белән сыер саву буенча Россиянең ике абсолют чемпионы эшли.
Моннан тыш, терлекчелек цехы ел саен 100 тоннадан артык ит җитештерә. Бүгенге көндә предприятиенең 862 баш мөгезле эре терлеге, шул исәптән 345 баш савым сыерлары бар.
Соңгы биш елда предприятиедә терлекчелек һәм балык үрчетүне тагын да көчәйтү өчен үсемлекчелекне үстерүне максат итеп куйганнар. Чөнки нәкъ менә үсемлекчелек бу тармакларның киләчәк үсеше өчен нигез булып тора. Моның өчен оешма берничә ел дәвамында чәчү мәйданнарын киңәйтә. Әгәр 2007 елда хуҗалыкның 1406 га иген кыры булса да, бүгенге көндә аның карамагында 5199 гектар.
Әйе, ашлык җитештерү аларга аеруча мөһим. “Балыкларны басуда үзебез үстергән ашлык белән тукландырабыз. Кайбер предприятиеләр кыйммәтле комбиазыклар кулланалар. Әмма без моның файдасын тапмадык. Арпа, бодай ашатабыз. Балыклар үзләре ризык эзләп йөрмәсен, моңа энергияләрен сарыф итмәсен өчен алар күп булган җиргә салабыз. Буаның кайсы урыннарында йөзәргә яратканнарын да тикшердек», — дип, кайбер үзенчәлекләр турында да сөйләп үтте җитәкче.
Биредә үзләренең махсус технологияләре буенча эшлиләр, алар балык үрчетү чыгымнарын өч-дүрт тапкыр киметергә һәм җитештерүнең рентабельлеген арттырырга мөмкинлек бирә. Норматив буенча 1 гектарда 8 ц балык җитештерү таләбе куелса, «Пихтовка»да 1 гектарда 30 центнердан артык балык җитештерелгән. 2018 елда барлыгы 1300 тоннага якын товар җитештерелгән. 2017 ел белән чагыштырганда, бу 300 тоннага күбрәк.
Мондый эш нәтиҗәләре биредә көч түгүчеләрнең уртача хезмәт хакын айга 40 мең сумга кадәр арттырырга мөмкинлек биргән. Хуҗалык хезмәткәрләре тагын бер өстенлек ала – аларга җитәкчелек 19 төрле социаль ташламалар бирә (бала туганда 20 мең сум, кыр эшләре чорында бушлай төшке аш һәм кичке аш, шифаханә-курортта дәвалану һәм чит илдә ял итәргә ташламалы юлламалар…) Узган ел социаль өлкәдә иганәче ярдәмен исәпкә алып, социаль түләүләр суммасы 7 млн сум чамасы тәшкил иткән. Әлбәттә, югары хезмәт хакы алу өчен шактый тир түгәргә туры килә. Җәен-кышын, төрле һава шартларында балыкчылык белән шөгыльләнүнең кыенлык­ларын эшчеләр үзләре генә белә.
Хуҗалык Удмуртия халкын 40 елдан артык карплар белән тәэмин итә. Продукцияләре Татарстан, Пермь, Мәскәү, Свердловск һәм Оренбург өлкәсе, Чувашия һәм Башкортстан, Ханты-Мансийскида уңышлы гына сатыла.

Тарихка күз салсак, «Пихтовка» балык хуҗалыгы предприятиесе (элек «Пихтовка» совхозы) 1970 елда оеша. Предприятие директоры Георгий Крылов сөйләвенчә, алар Европадагы кебек яшәү өчен якындагы өч-дүрт елда уртача айлык хезмәт хакын 80 мең сумга җиткерү өстендә эшлиләр. «Бу — тормышка аша торган максат. Моңа ирешергә була. Пушкин әкиятендә балыкчы фәкыйрь образында булса, без исә аның киресен исбат итү юлында. Предприятиебезнең алга китүе — мондагы һәр эшченең тырышлыгы нәтиҗәсе. Алар үз тырышлыкларының үз матди хәлләрен яхшыртуга илткәнен белеп һәм гамәлдә тоеп эшлиләр, шуңа да көчләрен кызганмыйча, күңел биреп хезмәт итәләр», — ди ул.
«Пихтовка» – Удмуртиядә буа балыкчылыгы үсешенең төп локомотивы. Без бу тармакны үстерергә телибез, аңа зур өметләр баглыйбыз. Иң кыю исәпләүләр буенча, 2020 ел азагына республика 2000 тонна балык җитештерер дип исәплибез. Бу кеше башына елына 1,7 кг кадәр балык һәм балык ризыкларын куллану дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирәчәк. Бүген бу күрсәткеч 800 г тәшкил итә», — дип билгеләп үтте Удмуртиянең авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Ольга Абрамова.
Аның сүзләренә караганда, «Пихтовка» бу эшне күптән алып бара. Ул республика фермерларын буада балык үрчетү өчен бушлай 5 млн вак карплар белән тәэмин иткән. Бүген республикада балык үрчетү өчен яраклы 184 буа бар. Планда — респуб­ликада Әстерхан өлкәсендәге кебек аквакультура кластеры булдыру. Бу елына 6 мең тоннага кадәр балык җитештерүне арттырырга, өстәмә табыш алырга һәм республикада 1 мең яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. «Балык кластеры – безгә яңа мөмкинлекләр ача торган корал. Безнең уртак максат — балык хуҗалыгы нәтиҗәле һәм табышлы булсын өчен җитештерү күләмнәрен арттыру», — диде Ольга Абрамова.
Киңәшмәдә катнашучылар Россиянең балык үрчетү тармагы үсешен тоткарлый торган мөһим мәсьәләләр турында да фикер алыштылар. Барлык яңгыраган тәкъдимнәр Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасына җибәреләчәк резолюция нигезенә салыначак, дип нәтиҗә ясады «Росрыбхоз» ассоциациясе рәисе Василий Глущенко. Очрашу ахырында ул Георгий Крыловка «Хезмәттәге югары казанышлары өчен «Росрыбхоз» премиясе»н тапшырды.

Элмира Нигъмәтҗан.