Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Алтын йомгак - Пешекче Рөстәм
6.04.2017

Пешекче Рөстәм

Мәктәптә дә өлгерә, спорт ярата, өйдә әнисе белән әбисенең уң кулы. Рөстәм Мифтаховка 10 яшь. Ул Ижауның 72нче мәктәбенең өченче сыйныфында яхшы билгеләргә генә укый, тәртибе дә бер дигән! Җитмешкә тулмаса да, һөнәрләре күп һәм арта тора! Мәктәптән соң ачыккан булса, әнисенең эштән кайтканын көтеп утырмый, Рөстәм үзе әзерли. Алъяпкычын бәйләп ала да, әбисе белән ниләр генә пешермиләр?! Камырны Роза апа изә, ә Рөстәм бөккәннәр ясый. Әбисе аңа киңәшләрен биреп тора, ә Рөстәм: “Ярар, әбием!” — дип кенә тора. Әбисе бит гомере буе ризык пешереп, остарып беткән! Рөстәм үзе баллы эчле бөккәннәр ярата, алма, мандарин салып пешерергә дә аның башына килгән. Ул пилмән дә ясый, токмач та кисә белә. Бәлеш пешерергә өйрәнү турында хыяллана. Әбисе белән пешереп караганы бар инде. Искиткеч тәмле килеп чыга. Рөстәмнең дәресләре төштән соң, шулай да иртә тора, әбисенә булыша. Класста аны өченче чиректә лидер итеп сайлаганнар. Иптәшләре Рөстәмне тыңлый, хөрмәт итә. Тырыш малай математика, әдәбият фәннәрен ярата. Дәрестән соң чараларда да актив катнаша. Пешерергә яратса да, Рөстәм янгын сүндерүче булу турында хыяллана. “Өйдә ир-ат эшләрен дә булдыра”, — диләр әбисе белән әнисе. Чүкеч тә, шөреп боргыч та тота белә.

Фәнзилә Салихова.