Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Пенсиягә чыгу яше арта
15.11.2018

Пенсиягә чыгу яше арта

Газетабызның алдагы саннарында пенсиягә чыгу яшен арттыру турында закон кабул ителү хакында күп язылды. Шулай булса да, пенсиягә чыгу яшен арттыру турындагы законга кагылышлы сораулар белән редакциябезгә еш мөрәҗәгать итәләр. Әлеге сорауларга Россия Пенсия фондының Удмуртия бүлегенең пенсияләрне билгеләү бүлеге җитәкчесе Ирина Пасынкова җавап бирде.

— Кеше үзенең стажы һәм баллары турында ничек белә ала?
— Бу мәгълүматны Россия Пенсия фонды сайтында, Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында, шулай ук Россия Пенсия фондының бушлай мобиль кушымтасында белергә мөмкин. Мобиль кушымта аша күпме пенсия баллы эшләвегезне белергә, шәхси исәп торышын карарга, кабул итүгә язылырга, белешмә бирергә, ПФРга мөрәҗәгать юлларга мөмкин. Үзегезнең эш стажы һәм балларыгыз турында барлык мәгълүматны Пенсия фонды сайтында үзегезнең шәхси кабинетыгыз (“Личный кабинет”) аша белә аласыз.
— Тупланма өлешне арттыру өчен бюджет өлкәсендә эшләү яхшыракмы, яисә үз эшеңне ачу отышлымы? Пенсиянең тупланма өлешен бетерәләр, дигән имеш-мимешләр дә йөри, дөресме?
— Аерма юк. Тупланма өлешне арттыру күп очракта кешенең үзеннән тора. Шулай ук ул акчаларның нинди оешмада саклануы да роль уйный. Кеше үзе дә еллар дәвамында тупланма өлешкә акча салып барырга мөмкин. Киләчәктә тупланма өлешне бетерергә телиләр дигән сүзләр ишетелә, әмма әлегә ул – гамәлдә. 2014-2019 елларда эш бирүчеләрнең үз хезмәткәрләре өчен иминият кертемнәре тулы күләмдә иминият пенсияләрен формалаштыруга юнәлдерелә. Эш бирүчеләр нәкъ менә “ак” хезмәт хакыннан пенсия фондына взнослар түли. Шулай ук акча күчерү вакыты да мөһим.
— Пенсиягә 1 мең сум өстәлә­чәкме?
— 2019 елның 1 гыйнварын­нан иминият пенсияләрен ин­дек­сацияләү каралган. Эшләүче пен­­сионерларның пенсияләре генә индексацияләнәчәк. 2019 ел­ның 1 гыйнварыннан эшләмәүче кеше­ләрнең пенсияләре 7,1 процентка артачак. Кешенең пенсия суммасына бәйле рәвештә, акча да төрлечә өстәләчәк. Әйтик,өстәмә түләүләрне кушмыйча, кешенең пенсиясе 10 мең сумны тәшкил итә икән, акчасы якынча 710 сумга артачак дигән сүз.
— Мин быел эштән китәргә җые­нам. Индексация акчасын ничә айдан түли башлаячаклар?
— Быелдан кергән закон нигезендә, эштән киткәннән соң, киләсе айга ук пенсиягез индексацияләнәчәк. Дөрес, бу процесс өч ай вакытны ала. Шуңа да күп очракта арттырылган акчаны өч айдан соң гына ала башлыйлар. Әйтик, октябрьдә эштән киттегез ди, пенсиягез ноябрьдә үк артачак. Тик бу индексацияләнгән сумма гыйнвар аенда гына түләнәчәк.
— Мин укытучы булып эшлим. 2019 елда эш стажым 25 елга җыела. Мин пенсиягә алдан чыга аламмы? «Выс­луга лет» белән пенсиягә чыгу сак­ланамы?
— Медицина хезмәткәрләренә, укы­тучыларга, иҗат кешеләренә (театр хезмәткәрләренә) махсус стаж – «выслуга лет» шулай ук сакланды – 15-30 елга кадәр. Ләкин яңа закон нигезендә 2019 елдан соң аларның пенсиягә чыгу вакыты озайтылды. Әйтик, сезгә пенсиягә алты айга соңрак чыгарга туры киләчәк.
— Мин 1965 елның 1 гыйнварында туганмын. Хәзер минем пенсиягә чыгу яше кичектереләчәк. Минем хәлдәге кешеләргә ташлама каралмаганмы?
— Сез пенсиягә 56 яшь тә алты ай булганда, ягъни 2021 елның икенче яртыеллыгында чыга аласыз.
— Мин пенсиягә 2013 елда чык­тым. Зыянлы эштә хезмәт итү сәбәпле, биш елга иртәрәк чыгу хокукын алдым. Пенсия билгеләгәндә бары 2000-2001 елдагы керемнәремне генә исәпкә алдылар. Ләкин мин 1980 елларда күбрәк хезмәт хакы алып эшләгән идем. Тик ул документларны кирәксенмәделәр.
— Кагыйдә буенча, кешенең пенсиясен исәпләгәндә, хәзер 2000-2001 елгы керемнәр алына. Әгәр дә ул елларда кешенең кереме 1,2 коэффициент тәшкил итә икән, өстәмә документ җыйдырмыйлар. Чөнки 1,2 коэффициент ул – иң югары күрсәткеч. Хезмәт хакы никадәр югары булса да, пенсия барыбер шул коэффициенттан чыгып кына исәпләнәчәк.