Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


16.04.2020

Пар аккошлар

Әйе, нәкъ җырдагыча, янәшәңдә аккошлар мәхәббәте кебек үз парыңны табып, бәхетле яшәүләргә ни җитә соң? Безнең авылдашыбыз Сәрия Ямиева гаиләсе дә әнә шундыйлардан. Алар 40 ел инде тормыш иптәше Илгиз белән иңне-иңгә куеп, тормыш сынауларын бергә үтеп, шатлыкларын бергә бүлешеп, үрнәк гаилә булып гомер кичерәләр. Янәшәңдә сине аңлардай, жаныңны жылытырлык кешең булганда дөнья матур, тормыш түгәрәк була бит ул. Алар ике кыз, бер ул тәрбияләп үстерделәр. Хәзер оныкларына да нәкь үзләрендә булган әби-бабай тәрбиясен бирергә тырышалар.
Сәрия ханым кечкенәдән үк әнисеннән чигү, тегү, бәйләү кебек кул эшләренә өйрәнә. Бүгенге көндә дә ул — аның иң яраткан шөгыле. Безнең авыл клубына да быел, Яңа ел символы итеп, тычкан бәйләп бүләк итте. Юкка гына язмамны “Аккошлар мәхәббәте” җыры белән башламадым. Әле күптән түгел генә клубка зур итеп парлы аккошлар ясап алып килде. “Һәр кавышкан парга аккошлар мәхәббәте, өлкәннәребезгә тигез картлык теләп, күңел җылымны биреп эшләдем”, — ди Сәрия ханым. Пар аккошлар безнең клубка тагын да матурлык өстәде. Матурлык кына да түгел, төрле спектакльләр уйнаганда, авыл күренешләрендә файдаланырга менә дигән декорация булды. Сәрия ханымның үзенең дә сәхнәдән төшкәне юк. Һәр бәйрәмдә дәртле биюләр башкарып, иҗат иткән шигырьләрен укып, авылдашларын шаккатыра. Спектакльләрдә төп рольләрне ул бик теләп башкара. Булганнан бар да була, диләр. Сәриябездән безнең күп төрле кул эшләренә өйрәнәсе бар әле. Оста куллар түгәрәгенә йөрүче өлкәннәребез исеменнән аларның гаиләсенә “Янарыш” газетасы аша зур рәхмәтләребезне җиткерәсе килә. Тормыш диңгезендә балаларыгызның күңел җылысын тоеп, пар аккошлар кебек парлап йөзәргә насыйп булсын.

Раилә Бариева, Уразай авылы.