Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Парлы гомер итү сере
31.01.2019

Парлы гомер итү сере

«Яңарыш»та эшләү дәверендә кемнәр белән генә танышырга туры килми. Редакциягә ирле-хатынлы, парлашып килүче милләттәшләребез сирәк. Йә ире, кайчак хатыны килә. Ә менә бу парларыбызның беркайчан да аерым-аерым килгәннәре юк. Гел көләч йөз, шат күңел белән, кояштай балкып, гөрләшеп килеп керәләр алар. Мин аларның бер-берсе белән киңәшләшеп газетага язылуларына, котлау биргәндә дә бер-берсенең сүзенә колак салып, фикер алышып эш итүләренә ак көнләшү белән сокланып карыйм. Сүзем озын-озак елларны, сикәлтәле-чокырлы тормыш юлларын бергә-бергә үтеп, бер-беренә ихтирам-хөрмәтне югалтмыйча, картлык көннәренә, гомер көзләренә парлашып килеп керүче парлар — Әбүзәр абый белән Нәсимә апа Салеевлар хакында.

Кышкы салкын, буранлы көннәрнең берсендә календарь алырга дип, шәһәрнең Вот-кинское шоссе урамыннан ук килгәннәр. Тел төпләреннән аңлап алдым: 29 гыйн­варда Әбүзәр абый Салеевның 80 яшьлек юбилее да икән. Нәсимә ападан телефон, адресларын язып алып калдым да икенче көнне аларга киттем. Йорт-ларын озак эзләргә туры килмәде. Подъездга кергәндә, арттан керүче абзый сүз катты: “Сезгә ничәнче кат кирәк?” – ди бу. “Белмим, хәзер саныйм әле”, — дигәч, ул татарчалатып: ”Ә сез кемнәргә? Мин бу йорттагы татарларның һәммәсен дә беләм!” — димәсенме… Салеевларга дигәч, фатир ишек төбенә кадәр озатып куйды.
Әбүзәр абый белән Нәсимә апа ачык йөз белән каршы алдылар. Кайчан гына сөйләшсәк тә, һичбер зарлануны белмиләр алар. Тумышы белән Әгерҗе районы Кырынды авылыннан икән. Әбүзәр абый – Гыйльми абый белән Мөшәрәфә апаның тәүге сабыйлары. Балачагы хакында ул: “Әти — тракторда, әни колхозда хезмәт куйды. Мин кечкенә чакта әти белән әни аерылыштылар, 6 яшьтән үги әни тәрбиясендә үстем. 6нчы сыйныфны тәмамлагач, ФЗОга җибәрделәр. Анда штукатур-малярга укыттылар да, 1955 елның ноябрендә Хабаровск өлкә-
сенең Ванино поселогына эшкә җибәрделәр. Анда 2 ел эшләргә тиеш идем, 1 елдан әти инвалидлык алгач, мине караучы юк дип, телеграмма сукты. Безнең җитәкчебез үзе дә инвалид булганлыктан, әтинең хәлен аңлап, юлга акчалар биреп, хезмәт елымны да тутыртмыйча кайтарып җибәрде. Ижауда яшәүче икетуган абыемнарга кайтып төштем. 1957 елда Чиләбе өлкәсендә урнашкан «Маяк» комбинатында дөньяда иң зур атом казаларының берсе – зур шартлау булды. Аннан мине 1958 елның 11 июлендә армиягә алдылар. 1961 елның декабрендә Ижау­га кайткач, автобус йөртүче булып эшләдем: 11, 8, 9нчы санлы автобусларны йөрттем. 5 ел эшләгәч, “Трест” төзелеш оешмасына — само­свалга күчтем. Яшем олыгая башлагач, җиңел машинада җитәкчеләрне йөртергә туры килде. Генерал-полковник А. В. Тумановны, полковник Н.Д.Украинецны лаеклы ялга чыкканчы йөрттем. Пенсиягә чыккач та, 7 ел эшләдем. Эш урыннарым бик яхшы булды. Кеше белән сүзгә кермичә, дус-тату эшләдем. Элекке җитәкчеләрем хәзер дә бик хөрмәт итәләр. Эш урынымнан да, Индустриаль район башлыгы да бәйрәм саен котлау открыткалары җибәреп торалар”, — ди. Чәй өстәле артында гаилә альбомнарын карап утырдык. Миһербанлы, ярдәмчел булуы
фотолардан да күренеп тора. Эш урыннарыннан бирелгән бик күп Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары да Әбүзәр абыйның нинди ихтирамга лаек, хөрмәтле кеше икәнлеген күрсәтә.
Мин Нәсимә апа белән ничек танышулары турында кызыксындым. Әбүзәр абый: “1962 елның 24 декабрендә өйләнештек. Мин отпускага авылга кайткан идем. Председатель машинасы белән Әгерҗегә бардык та, кайтканда соң булганлыктан, Тукай авылындагы туганнарга кереп кундык. Шунда безне таныштырдылар”, — ди. Сүзгә Нәсимә апа да кушылды: “Беренче көнне сорарга килделәр, икенче көнне бездә никах укыттык, өченче көнне Авыл советына барып язылышып, паспорт алыштырырга чыгып киттек. Әбүзәрнең абыйларында, аннан 12 кеше бер фатирда яшәдек. Хәзерге кебек бүлмәләр юк иде. Чаршау арты саен бер гаилә. 5 ел буе фатирда тордык. Ул вакытта башка тормыш иде бит. Улыбыз тугач, флигерга чыгып киттем. Әбүзәр өйдә юк иде. Тимер караватны берүзем күтәреп ташыдым. «Безнең авылдагы мунча да зуррак», — дип уйлыйм үзем. Иртән торуга идәндә су ката иде. «Ничек шунда кечкенә балага суык тимәгән?» — дип уйлыйм хәзер. Мин гомерем буе механика заводының прачечныенда эшләдем. Ел саен җәен Кырымга, җылы якка ял итәргә йөрдек. Әбүзәрнең эшеннән юллама бирәләр иде. Аның эше гел ярдәм итте. Башта гостинка, аннан 1 бүлмәле, аннан 3 бүлмәле фатир бирделәр”, — ди Нәсимә апа. Үзем дә ир хатыны булгач, мине үзара мөнәсәбәтләр кызыксындыра. “Ир-баш, хатын-муен диләр, сезнең мөнәсәбәтләр ничегрәк? Акча кем кулында?” – дип сорауга: “Тормышта төрле чак була. Башта Әбүзәр минем белән ризалашмаган була. 2-3 көн уйланып йөри. Аннан утырып сөйләшәбез дә, бер фикергә киләбез. Ул кызыбрак китсә, мин юл бирәм. Мин эндәшми, сөйләшми түзә алмыйм. Әбүзәргә: “Әйдә, кибеткә барып килик әле. Тегеләй итик, болай эшлик әле”, – дип, үзем сүз башлыйм.
Озын гомерле әби-бабайлар — горурлыгыбыз, яшь буын өчен сабырлык өлгесе. Өлкәннәрнең гомер юлы сикәлтәләрсез, җиңел генә үтмәгән. Шулай булса да, алар тормышка ябышып яшәгәннәр. Салеевлар ике ир бала үстереп, аларны аякка бастырганнар. «Гаилә дип торган булмады, шимбә эшкә чакырсалар да чыга идем. Балалар да үзләренчә үстеләр, эш дип үлә идек», — ди Әбүзәр абый. Балалары, күз генә тимәсен, барысы да игелекле һәм кешелекле, барысы да җаваплы һәм дәрәҗәле урыннарда эшлиләр. Бәхетле әби-бабайның 2 оныгы бар, 1 оныкчыклары.
Әбүзәр абыйның энекәшенең хатыны Зәмзәмия апа: “Әбүзәр абыйлар белән бер йортта тордык. Бер гаиләдәй дус-тату яшәдек. Хәзер Татар базары бистәсендә торсак та, гел ярдәмләшеп яшибез. Алар икесе дә бик игелекле, ярдәмчел. Форсаттан файдаланып, үз изгелекләре үзләренә кайтсын диясе килә”, — ди. Һәр туар таңга шөкер итеп балалары, онык-оныкчыклары өчен борчылып та, куанып та яшүче пар канатлы Салеевлар гаиләсенә сокланмый мөмкин түгел. “Бер-берсе өчен җаннарын бирергә ризалар”, — дип нәкъ алар хакында әйтәләрдер.

Гөлнара Вәлиева.