Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Параллель сызыклар кисешәме?
4.12.2019

Параллель сызыклар кисешәме?

Шушы көннәрдә Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе үзенең 15 еллык юбилее уңаеннан берничә чара уздырды. Мәскәү, Казан, Омск, Киров, Пермь шәһәрләреннән бәйрәмгә килгән дәрәҗәле кунаклар, шул исәптән Россия Федерациясе Дәүләт Думасының милләтләр эшләре буенча комитеты рәисе Илдар Ирек улы Гыйльметдинов, Удмуртия республикасы шәһәр-авылларындагы милли оешмалар җитәкчеләре, укытучылар, тәрбиячеләр Ижау шәһәренең 107нче балалар бакчасы һәм 97нче «Гармония» мәктәбе канаты астында эшләүче Хөсәен Фәезхан исемендәге лицей белән якыннан таныштылар. Соңыннан түгәрәк өстәл артында милли мәгарифкә кагылышлы мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү булды.

Таяну нокталары

Иң элек кунаклар 107нче балалар бакчасы эше, музее белән таныштылар, соңрак “Каз өмәсе” йоласын карадылар. Элек каз өмәләренә уңган кызлар җыелган булса, 107нче балалар бакчасында да әлеге йоланы тәрбиячеләр, балалар күрсәттеләр. Алар җырлап, такмак­лар әйтештеләр, уеннар уйнадылар. Бәйрәмгә килгән удмурт апасы да үзләренең милли уеннарын өйрәтте. Кызларның элеккечә казларны көянтәләргә асып чишмәгә барулары, хуҗаның, алдагы елда да казлары уңсын өчен, теләкләр тели-тели каурыйларны чәчү күренешләре күңел кылларымны кузгалтты, күз алдына туган авылым, каз өмәләре килеп басты. Хатирәләрне яңартырга этәргән 107нче балалар бакчасы тәрбиячеләренә, балаларга рәхмәт. Кызганыч, бу матур йолабыз гына югалып бара.
Җәмигъ мәчете ишегалдында үсеп чыккан Хөсәен Фәезхан лицее кунакларга аеруча ошады. 97нче мәктәп директоры Әхтәм Хәбибҗан улы Чугалаев лицей белән үзе таныштырып йөрде. Мәктәп якты, җылы, заманча җиһазландырылган. Биредә 193 укучы белем ала, шуларның 70% — татар милләтеннән. Укучылар нинди милләттән булсалар да, барысы да татар телен атнага 2 сәгать фән буларак өйрәнәләр. Әлеге уку йортында бүгенге көндә 9нчы сыйныфка кадәр белем алалар. Биредә укырга теләүчеләр күп булу сәбәпле, балаларны конкурс нигезендә алалар. Шушы көннәрдә лицейның белем бирү тәҗрибәсен Казаннан килеп өйрәнеп киткәннәр.

Көймәбез комга терәлде

Бүгенге көндә Удмуртиядәге милли мәгарифнең көймәсе комга терәлде. 2004 елда республикабызда 25 мәктәптә татар теле фән буларак өйрәтелгән булса, бүгенге көндә 7 мәктәптә генә укытыла. Ә иң аянычлысы – агымдагы елда Габдулла Тукай исемен йөрткән гимназиядә татар телен укыту 1 сәгатькә калды.
“Дәүләт телне өйрәнергә мөмкинлек бирәм, ди. Ә аны тормышка ашыруны мәктәп җитәкчеләренә тапшыра. Бүгенге көндә 5 төрле уку программасы бар. Аларның икесендә ана телләрен укыту каралган, ә калган өчесендә юк. Мәктәп җитәкчеләре ана теленә аз сәгать бирелгәнен сайлап алырга тырышалар. Ана телен өйрәтү каралмаган уку программалары сайлана икән монда инде укучыларның Конституцион хокукы сакланмый дигән сүз. Шуның өчен республика җитәкчеләре мәктәпләрнең нинди уку программасы белән эшләүләрен күзәтү астына алырга тиешләр”, – диде Федераль татар милли-мәдәни автономия рәисе, РФ Дәүләт Думасының милләтләр эше буенча комитеты рәисе Илдар Ирек улы Гыйльметдинов.
Кызганычка каршы, 6нчы гимназия, әти-әниләр шулай тели дип, 5 көнлек уку программасын сайлаган. Ә ул уку программасында татар теле атнага бер сәгать кенә каралган. Моңа кадәр 6нчы гимназия укучылары Казан шәһәрендә узган фән олипиадаларында призлы урыннар яулап, Удмуртия данын лаеклы якладылар. “6нчы гимназиягә нигез салган Гөлзирә Әхмәтшина аны ташландык корылмадан ясап чыкты. Бүген Габдулла Тукай исемен йөрткән 6нчы гимназиянең исеме кәгазьдә генә калды. Вакытында ул уку йортында минем 2 улым да укыды. Хәзер дә туганнарымның балалары белем ала. Бу проблеманы хәл итү юлын табарга кирәк”, — диде Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов.
“107нче балалар бакчасында милли тәрбия алган балаларның 6нчы гимназиягә баруларын бик телибез. Әмма 6нчы гимназия әти-әниләрне үзенә җәлеп итми башлады”, — диде Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рәмзия Габбасова.
“Татар теле укытыла торган мәктәпләрдә бердәм дәүләт имтиханы тапшырыла торган фән укытучыларының көчле булуы мәҗбүри. Баласын күрсәткечләре яхшы булган уку йортына бирү өчен әти-әни аңа татар телен генә түгел, кытай телен дә өйрәтергә әзер,” — диде Илдар Ирек улы.
“Мәгариф системасына яңа үзгәрешләр кертелгәннән соң, ана телен өйрәнү бермә-бер кимеде. Узган ел мәҗбүри икенче чит телне өйрәнү турындагы канун да “ярдәм” итте. Алдагы уку елында немец телен өйрәнү мәҗбүри булмаячак. Гыйнвар аенда шундый законга кул куелачак. Ә туган телне өйрәнүгә килгәндә, беренче сыйныфка языл­ганда, әти-әни баласының ана телен өйрәнергә теләвен гаризада күрсәтергә тиеш”, — диде Удмуртия Мәгариф һәм фән министрлыгының милли бүлек җитәкчесе Валентина Леонидовна Корепанова.
Шунысы кызык: гамәлдә беренче сыйныфка язылырга килгән әти-әниләргә гаризада татар телен күрсәтергә кушмыйлар. Бу хакта Җәмигъ мәчете имамы Исмәгыйль хәзрәт үзе белән булган хәлне мисал итеп сөйләде. “Улымны беренче сыйныфка биргәндә, гаризага “Татар телен өйрәнәсебез килә”, — дип язган идем, кабаттан гаризаны ана теле дип кенә яздырттылар. Хәзер ана теле урынына рус телен өйрәнәбез”, – диде ул. Валентина Леонидовна андый очракларда министрлыкка чыгарга, прокуратурага шикаять язарга кирәклеген әйтте. Тик шушы урында сорау туа. “Кайсы әти-әни баламны татар теленә өйрәтмиләр дип, прокуратура сукмагын таптар икән?” Мондый шикаятьләрне хәл итәргә милли оешма рәисләре ярдәмгә килсәләр генә инде. Кызганычка каршы, Исмәгыйль хәзрәт күтәргән проблеманы һәр мәктәптә очратырга була.
“Татарстан мәгариф министрлыгының төп эш юнәлешләренең берсе — чит төбәкләрдә яшәүче татарларга ярдәм итү. Татар теле укытучыларын методик әсбаплар белән тәэмин итәргә, сәләтле балаларны барларга, үстерергә, танытырга тырышабыз. Моның өчен министр­лык бик күп чаралар уздыра. Удмуртия — бу чараларда иң актив катнашкан төбәкләрнең берсе. Иң төп проблемаларның берсе — регионнарда дәреслекләр җитмәү. Татарстанның “Телләр турындагы” законы буенча чит төбәкләрне дәреслекләр белән тәэмин итәргә тиешбез. Әмма моңа финанслар 2-3 миллион сум күләмендә генә каралган. Төбәкләрдән килгән заявкаларны акчага әйләндергәндә, 38-40 миллион сумны тәшкил итә. Югыйсә, тел фән буларак өйрәтелсә, һәр төбәк үзе мәктәпне дәреслек белән тәэмин итәргә тиеш”, – диде Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек итү секторының әйдәп баручы киңәшчесе Гөлия Фәргать кызы Мусина.
Милли мәгариф мәсьәләсе күтәрелгән түгәрәк өстәлдә беренче тапкыр гына катнашуым түгел. Уку программасыннан торган саен ныграк ана телен кысрык­лап чыгаруын аңлыйм. Дөрес, законда, ягъни кәгазьдә һәркем ана телен өйрәнергә тиеш дип язылган. Тик чынбарлыкта закон белән аны тормышка ашыру юллары параллель сызыкларны хәтерләтә һәм ул сызыкларның гомергә дә кисешәселәре юк. Илдар Гыйльметдинов әйткәнчә, 5 укыту программасына да ана теле кергән һәм аның башкарылуын төбәктәге җитәкчеләр күзәтү астына алган очракта, бәлки мәктәпләрдә ана телен укытуга игътибар артыр иде.

Соңгы елларда милли оешмалар төрле проектларны яклап, грант­лар оталар, шул исәптән Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе дә. Сәләтле балаларны барлау, аларда ана телебезгә карата кызыксыну уяту максатыннан республикада бик күп чаралар уза. Әмма аңа карап, балалар бакчаларында татар төркемнәренең, мәктәпләрдә татар сыйныфларының артканы юк. Минем карашка, бу проектларны тормышка ашырганда яшь әти-әниләрне, хәтта әби-бабайларны да җәлеп итәргә кирәк. Чөнки татар телен иң элек гаиләдә өйрәнү зарур.

Рилия Закирова.