Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Милли тормыш - Палагай — Парижда кунакта
17.03.2021

Палагай — Парижда кунакта

Палагай — Удмуртиядә иң борынгы һәм иң данлыклы татар авылларының берсе. Аңа 1654 елда нигез салынган. Бүгенге көндә Палагайда 350гә якын кеше яши, дин сакланган. Биредә гөрләтеп дөнья көтәр, гаилә корып, балалар үстерер өчен шартлар җитәрлек: авылда үзәкләштерелгән су үткәрелгән, юллары менә дигән, урамнар яктыртылган. Урамнарының караулы булуы күренеп тора. Кар явып торуга карамастан, киң урамнар такыр итеп чистартылган. Игътибарымны берсеннән-берсе матур рәсемнәр ясалган (көнбагыш, тавык-чебешләр, мәчеләр, тарихи геройлар) капкалар җәлеп итте. Авыл үзәгендә үк — Эйфель манарасы. Кечкенә Париж диярсең. Хәзер “Палагай — Парижда булдым!” — дип горурланып әйтә алам.

Авылда яшәүче актив милләт­тәш­ләребез белән очрашуыбыз мә­четтә узды. Тәнзилә Абашева сөйләвенчә, 1817 елда мәчет каршында башлангыч мөселман мәктәбе ачыла. 1829-1859 нчы елларда Салих Йосыф улы Абашевның указлы мулла булып торуы билгеле. Әтисе һәм бабасы Якуб та авылда мулла булып торганнардыр дигән фикер бар. Алар — данлыклы имамнар, укытучылар һәм мөәзиннәр булган Абашевлар нәселе башында торучылар. 1794 елда бу авылда мәчет булуы турында телгә алына, 1929 елда мәчет ябыла. 1918 елга кадәр Палагай авылы Глазов өязенең мөселман үзәге булып тора. 1929 елда мәчет ябыла, бина мәктәп кулланылышына тапшырыла. 1930 елда соңгы указлы мулла Лотфулла хәзрәт һәм аның хатыны Гасимә абыстай сөргенгә сөрелә. 1933 елда алар ачлыктан вафат була.
“Үзебез дә менә яшьрәк чакта дингә бик тартылмаган идек. Аннан, яшь барган саен, конторага җыелып, намазлык урынына юылган капчык­ларны салып, намазлар укый идек. Халык мәчет кирәклеген аңлый башлады.

Бу мәчет — халык төзелеше булды. Татарлар гына түгел, удмурт­лар да, руслар да көчләреннән килгәнчә ярдәм иттеләр. Һәркемгә зур рәхмәт”, — диде Зөфәр хәзрәт. 2017 елда авыл үзәгендә мәчетнең беренче нигез ташы салына. Глазов шәһәре мәчете имамы Зөфәр хәзрәт Сабреков Палагай авылында да имам вазифасын үти, атна саен Глазовтан җомга намазларына килеп йөри. Ул: “Гает вакытында мәчеткә килүчеләр 80нән арта. Кайчакта мәчет эченә сыймый урамда тыңлап торалар. Җом­га намазында 10-16 кеше була. Дини укуларны да алып бара идек. Бу авырудан куркыпмы, кеше 2-3 кенә булгач, әлегә тукталып торабыз. Халыкны күбрәк тартырга тырышабыз. Гарәпчә укырга өйрәндек. Коръәни-Кәримне, намазлар укыйбыз”, — ди. Уртак көч белән салынган Аллаһ йорты — авыл халкы өчен зур бүләк.

Палагайлылар белән аралашу мизгелләре

Очрашуга килгән берничә мил­ләттәшем белән газетабыз хакында фикерләре, аларның хәл-әхвәлләре турында да белештем.

Тәнзилә Абашева: “Тумышым бе­лән Засеково авылыннан. Мәктәпне тәмамлагач, фермада эшләдем. Без­нең чорда паспорт алу бик авыр иде бит. Ивановога сөлге сугарга барып, 6 ай эшләсәң генә бирәләр иде. Ә мин бармадым. Кичке уенда Палагай егете Мәүлә белән таныштым. Шулай гаилә корып җибәрдек. Палагайга килен булып төштем. Сыер, тана фермасында эшләргә туры килде. Ирем белән 46 ел бергә яшибез. Гаилә булгач, табак-савыт шалтырамый гына тормый. Яшьләргә киңәшем шул: ачуны озак тотмаска кирәк. Ачу килсә: “Әйдә, җәмәгатем, чәй эчик әле”, — дип әйтәм дә, елмаешып чәй эчәбез, шулай үткәреп җибәрәбез. Хатын-кызга артист булырга кирәк ул тормышта. Барысы да — хатын-кыз кулында. Рульне хатын-кыз алып барганда, тормыш җырлап бара ул. Ир — баш, хатын — муен дисәләр дә, муен ничек бора бит, шуннан да тора. Аллаһка шөкер, барлык эшләрне дә ирем белән бергә эшлибез. Балаларыбыз татарча белә. Бер кызым һәм улым гаиләләре белән Ижауда яшиләр, кечесе мәдәният йортында эшли авылыбызда, үз йортлары белән торалар”.

Таһирә Хәйретдин кызы Абашева: “Үзем Шәфи авылыннан. 44 ел мәктәптә эшләдем. Башлангыч сыйныфларны укыттым. Шулай ук факультативларда ана телебезне өй­рәтергә тырыштым. 1991 елда Татар иҗтимагый үзәге оешкан чакта безне башкалага җыйганнар иде. Палагайдан без дә барган идек, канатланып кайттык. Татар телен балаларга кызыклы булсын дип, татар халык авыз иҗатлары белән бәйләп алып бардым. Авылыбызда катнаш гаиләләр бик күп. Шуңа да кайда урысча, кайда удмуртча, шулай бутап сөйләшәбез. Урыс белән урысча, удмурт белән удмуртча дигәндәй… Тик барысы да үзебездән тора. Тырышкан белән тырышмаган бер түгел. Алай да балаларыбыз, оныкларыбыз татарча белә. Киленем татар булса да, русча сөйләшә иде, хәзер өйрәнде. Үзем мәчеткә йөрим… “Яңарыш”ны 29 ел яздырып алам, укыйм. Ирем белән икәү укыйбыз, аннан килен, оныкларга бирәбез. Әле ярый “Яңарыш” бар, ул булмаса, без татарчаны да белмәс идек. Балаларга да әйтеп киләм: “Яңарыш”ны яздырыгыз, анда барысы да бар”, — дип. “Аңламыйбыз”, — диләр, бер сүзен аңласаң, мәгънәсенә төшенергә була бит. Буш вакытта “Яшь күңел” ансамбленә йөрибез (12 кеше). Узган ел “Орчык бәйрәмен” уздырган идек. Юкамен, Красногорск, Яр, Балезинодан 100дән артык кеше килгән иде. Быел “Килен төшерү” йоласын күрсәтәсе килә. Удмуртлар арасында торгач, концертларда удмурт җырларын да башкарабыз”.

Хәзерге вакытта мәктәптә Нә­сия Галимҗан кызы татар телен укыта. “1 нчедән 9 нчы сыйныфка кадәр 24 укучыга татарча өйрәтәм. Әлифба белән өйрәтү авыррак, балалар аңламыйлар, шигырьләр ят­латып, диалоглар ярдәмендә өй­рәнәбез. Рәсемле, балаларга татарча өйрәнергә уңайлы булган ки­таплар булсын иде. Дәресләрдә “Яңарыш”ның “Алтын йомгак” сәхи­фәсен, ”Алтын йомгак” журналын да кулланабыз. Рәсем буягычларның 3 телдә булуы бик файдалы”, – диде ул.

Гөлфирә Муллаҗан кызы Абашева: “Балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим. Төркемдә 3 татар баласы бар. Мин аларга татарча эндәшәм, ә удмурт тәрбиячесе — үзенчә. Өйләрендә ана телендә сөйләшкәннәре аңлыйлар. Күбесе гаиләдән килә. Үземнең 3 улым бар. Алар белән мин гел татарча сөйләшәм. Армиядә чакта да, аларга уңайсыз булмасын дип, телефоннан сөйләшкәндә русча эндәшсәм, алар: “Әни, әйдә татарча сөйләшик әле!” – дип әйтәләр иде. Киленнәрем төрле милләттән булсалар да, татарча акрынлап өйрәнәләр. Мин татарча әйтәм, аңламаганын кайтарып сорыйлар”.
Очрашуга район депутатлар Советы рәисе Булат Азат улы Абашев та килгән иде. Ул авыл халкын, милләттәшләрне берләштерүдә “Яңарыш”ның роле зур булуына басым ясады. Язылучылар санын арттырырга ышандырды. Менә шундый тырыш, бер-берсе белән дус-тату, бердәм, милли җанлы Палагай авылы халкына якын туганнарыдай кабул итүләре өчен рәхмәт әйтеп, кайтыр юлга кузгалдык. Нинди рәхәт очрашу булды!

Гөлнара Вәлиева.