Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


8.02.2018

Очрашу

Газета үз укучылары белән ешрак очрашканда, аралар тагын да якыная. Шуңа күрә “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы “Барлык юл­лар безнең авылга илтә“ бәйгесен игъ­лан иткәч, редакция хезмәткәрләре җиңү яулаган авылга кунакка килеп, мәдәни чара үткәрәчәк дип вәгъдә иткән иде. Бәйгедә катнашу өчен нибары авылның тарихи урыннарын, горурланырдай шәхесләренең фотоларын җибәрү кирәк иде. Алты авыл үзенең туган авылының матур урыннарын, талантлы кешеләрен, туган төбәгендәге язучыларының китапларын, матур традицияләрен чагылдырган фотоларын җибәреп, алар газетада басылгач, газета сайтында тавыш бирү башланды. Башта тигез барсалар да, ахырда Кичкетаң авылы беренче урынга чыкты.
Газета журналистлары, вәгъдә иткәнчә, Кичкетаң авылына очрашуга килделәр. “Кичкетаңда табигать байлыкларын саклау өчен оештырылган заказник, авыл уртасындагы Изге чишмә ямьле Иж елгасы оҗмах бакчасын хәтерләтә. Таҗи Гыйззәт, Булат Балтанов кебек татар дөньясына танылган шәхесләр безнең җирлекнеке. Тавыш биргәндә дә авылыбызның бердәмлеге ачык чагылды. Кем килсә дә, күрсәтердәй матур урыннарыбыз да, сәхнә осталарыбыз да җитәрлек”, — дип, эстафетаны сәхнә осталарына тапшырды Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев.
Рәмзия Җиһангәрәева, Рима За­рипова шигырьләреннән соң Нурис­лам Шәрифуллин, Адил Сипов, Ранис Сафиуллин кебек асыл егетләр безне моң дәрьясына алып китте. Кичкетаңның яшь биючеләре чишмә биюен башкаргач, бу төбәктә гомер кичерүче удмуртларның чыгышлары бу бәйрәмгә матур бер бизәк булды.
Бәйгедә икенче урын алган уразайлылар “бер төптән җидәү үсә торган“ каеннарына мәдхия җырладылар. Авылның үзендә Гафият Нигъмәтуллин кебек композиторлар, Раилә Бариева кебек шигырь язу осталары, Тәнзилә Хәбибуллина, Лизирә Таһирова, Инсаф Бариев, Венера Ибраһимова кебек “сандугачлар“ туган як матурлыгыннан илһам алып яшәүләре турында сөйләделәр.
Кырындылыларның унике чишмәләре, таулары, буасы, 1870 елда салынган, хәзер тарихи мирас буларак дәүләт тарафыннан сакланучы чиркәүләре, гөрләп эшләүче ике мәчете – зур горурлыгы. Узган елда Кырынды тарихы, халкы турында ике китап чыгарган, 85 яшендә югары белемле булган мөхтәрәм язучы Габдулла Галиев турында авыл җирлеге башлыгы Илназ Закиров сөйләде. Мәдәният йорты каршында шөгыльләнүче “Балачак“ ансамбле биюләре, нәфис сүз остасы Миңнегөл Гәрәеваның чыгышы, әтиле-кызлы Баязит һәм Динара Ахуновлар җырлары көчле алкышларга күмелде.
Күңелле мизгелләргә бик бай булды бу бәйрәм. Газета редакторы Дания Абзалиеваның авыл башлыкларын һәм хат ташучыларны тәбрикләве, Барҗы-Умга “сандугачы“ Алсу Дәүләтшина җыры, газетабызның элекке редакторы Рәмзия Зарипованың хәбәрчеләргә бүләкләр тапшыруы, хәбәрчеләр исеменнән чыгыш ясаган Раилә Тимофееваның кызы Адилә белән әзерләгән музыкаль номеры, район мәдәният бүлеге башлыгы Марс Гатауллинның Рәхмәт хаты һәм яңа җыры – күңелдә истә калырлык дус­лык бәйрәменең матур мизгелләре булды.

Газетабызны халык яратып укый икән. Журналистлар, аларның нинди иҗади бәйгеләрдә җиңүләре, га­зетаның тиражы турындагы сорау­­ларга җавапларны тиз биреп торулары моны тагын бер кат дә­лилләде. Узган елның икенче яртыеллыгында Кичкетаң җирлегендә газетага язылучылар 125 булса, быел 18гә арт­кан. Газета укучылар белән булган мондый матур очрашулардан соң дуслык тагын да артачагына ышаныч зур.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА, Әгерҗе шәһәре.