Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Очрашу эзсез калмый
3.12.2020

Очрашу эзсез калмый

Серләштек

Пандемия аркасында очрашуда катнашучыларның саны чик­ләнгән иде. Бу безнең кәефне бер дә төшермәде, форсаттан файдаланып, һәр укучы белән диярлек әңгәмә кордык, аларның туган телгә карашлары, буш вакытларын ничек уздырулары хакында кызыксындык. Кайсы укучы белән генә сөйләшсәм дә, я музыка мәктәбендә, я булмаса спорт белән шөгыльләнә. “Китап укырга вакытыгыз каламы соң?” — дигән соравыма да җаваплары күңелгә ятышлы булды. 1 нче гимназия укучысы Бәхтияр Корбанов шагыйрь Рафис Корбановның туганы икән. Әти-әнисе шагыйрь абыйсының шигырьләрен укуны көн тәртибенә керткәннәр. 4 нче мәктәп укучысы Алсу Хафизованың “Сөембикә” әсәрен укуын белдек. Башлангыч сыйныф укучылары сеңелләренә, энеләренә әкиятләр укуларын рәхәтләнеп сөйләделәр. 3 нче мәктәп укучысы Адель Арс­лановның тәрҗемәче булырга җыенуын, быел татар теленнән им­тихан сайлавын белдек. 4 нче мәктәп укучысы Дилия Закирова: “Әбием редакциядә эшләгәч, мин бик күп газеталар укыйм. Әни китапханәдә эшли. Шуңа китаплар күп укыйм. Әби дә, әни дә миңа матур итеп шигырьләр сөйләргә өйрәтәләр. Казанда узган “Йолдызлык” фестиваленә барганда, миңа шигырьне әбием – Асия Корбангалиева язды. Үзем үскәч, татар теле укытучысы булам. Татар теле — минем туган телем. Шуңа ул миңа бик якын”, — дип шартлатып җавап биргәч, соклануымның чиге булмады. Икенче сыйныф укучысының шулай фикерли белүе чынлап та таң калырлык бит. Ул көнне Дилия безгә сәнгатьле итеп шигырь укып та күрсәтте. Булганнан бар да була шул, диясе генә калды.
Укучылар арасында зарланучылар да табылды. “Өйдә китап­лар күп булса да, алар арасында балалар китаплары аз”, “Әти-әнием минем белән кечкенәдән русча сөйләштеләр, хәзер дә русча гына сөйләшәләр. Югыйсә, аларга татарча сөйләшү уңайлырак”, – дигән фикерләр дә яңгырады.

Татар төркемнәре өчен көрәшәбез

Сер түгел, Әгерҗе шәһәре руслашып бара. Балалар татар телен тирәннән өйрәнсеннәр өчен укытучылар көрәш алып баралар, дисәк тә ялгыш булмас. Бу күренеш хәтта милли юнәлештә эшләүче 1 нче гимназиягә дә хас икән. “Укучылар татар телен рус һәм татар төркемнәренә бүленеп өйрәнәләр. Әмма үлчәмгә салганда, гимназиядә рус төркемнәре күбрәк. Шулай да татар төркемен оештыру өчен көрәшәбез. «Балаларыбыз татарча өйрәнсеннәр өчен татар төркемен ачарга кирәк”, — дип әйтүче ата-аналарыбыз ярдәменә таянабыз. Ринас һәм Айзилә Сабировларның, Рамис Хөрмәтовның, Әдилә Мәр­данованың татар сыйныфында белем алуларында әти-әниләренең тырышлыклары зур. Бу милли җан­лы гаиләләрне бик хөрмәт итәбез”, — дип сөйләде Гөлназ Илдус кызы.
Шәһәр мәктәпләре арасында иң аз татар төркемнәре 3нче мәктәптә икән. Татар теле сәгатьләре кыскару нәтиҗәсендә хәзер татар теле укытучылары рус телен, тарих, инглиз теле фәннәрен укыталар. Әмма алар төп һөнәрләренә тугры калып, татар төркемнәрен сак­лап калырга тырышалар. Алар да татар төркемнәрен ачуны сораучы әти-әниләргә рәх­мәтле. “Нәзилә һәм Айрат Бә­шәровларга җылы сүзләремне юллыйсым килә. Кызлары Зилия Бәшәрова — яхшы укучы, олимпиадаларда, төрле бәйгеләрдә катнаша, сәнгать мәктәбендә скрипка буенча укый. Гаиләдә гел татарча сөйләшәләр, балаларын чын татар традицияләрендә тәрбиялиләр. “Ак калфак” оешмасы уздырган “Озын толым” бәйгесендә дә катнаштылар. Әниләре Нәзилә мәктәп үткәргән бәйгеләрдә дә актив катнаша. Шулай ук милли җанлы Халитовлар, Арслановлар, Ягъфәровлар гаиләләренә дә рәхмәт белдерәсем килә”, — ди Илзидә Герасимова.
Венера Ишмөхәммәтова быел башлангыч сыйныф укучылары белән “Әдәби марафон”да катнашулары турында сөйләде. “Укучыларга укыган әсәрләрдән өзекләрне күчереп язу, рәсемнәр ясау бик ошады. Балалар өметсез түгел”, — диде укытучы.

Иҗат канатын ныгытучылар

Хезмәттәшем Элмира Нигъмәтҗанова укучыларга үзенең татар теле укытучысы турында хатирәләрен бик җылы итеп сөйләде. Укытучысының иң матур иншаларны үзенең бик зур калын дәфтәренә күчертеп яздыруын, иң-иң уңышлыларын район газетасына юллавы турында әйтте. Әлбәттә, газета битләрендә язмасын күреп, Элмираның тагы да язасы килгән. Юктан гына башланган иҗат эше шулай үскән. Ул журналист һөнәрен үзләштереп, хәзер “Яңарыш” газетасында эшли. Әгерҗе шәһәре мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучыларын да Элмираның укытучысына тиңләргә була. Алар да укучыларда иҗатка мәхәббәт уяталар, аларның язмаларын “Яңарыш” газетасына юллыйлар, газетага яздыралар. 4 нче мәктәп укытучысы Фәридә Хафизова — нәкъ шундый иҗади укытучыларның берсе.
“Татар теле дәресләре атнага биш сәгать кергәндә, укучылар белән көн дә очраша идек. Хәзер татар теле һәм әдәбияты дәресе атнага 3 тапкыр гына керә. “Сүз байлыгын үстерергә кирәк. Күп сүз белсәгез, иҗат итү уңайлы. Ә иҗат ул үсә. Башта бер матур фикереңне өч юл итеп язсаң, аннан ул алты юлга әйләнә. Газетада урын алганчы укытучы, редакция хезмәткәрләре шомарталар. Ә газетада язмагыз чыкса, әби-бабайларыгыз, әти-әниләрегез өчен зур шатлык. Алар сезне матур киемнәр, тәмле ризыклар алып сөендерсәләр, сез аларны тәмле сүзләрегез белән сөендерегез”, – дип аңлатып торам”, — ди Фәридә Зәки кызы.
Гөлназ Илдус кызы икенче сыйныф укучылары белән көн саен 8 татар сүзен өйрәнүне, сөйләмгә кертүне максат итеп куйганнар. «Әмма бердәм дәүләт имтиханын биргәндә балаларга бернинди дә сүз иреге, фикерләргә, иҗат итәргә урын юк. Имтиханда иншаны шаб­лондагы сүзләрне кулланып язу мәҗбүри, югыйсә, эшләренә балл бирелми”, — дип, укытучы борчылуын белдерде.
1 нче гимназия укытучысы Гөл­нара Ногманованың татар теле кабинетында милли басмаларның, шул исәптән “Яңарыш” газетасын, “Алтын йомгак” журналларын күреп бик сөендек. “Хәзер гаиләләрдә газета-журналларны яздырып алмыйлар, китаплар юк. Кабинетка кергәч, балалар милли басмаларны кулларына алып карыйлар. Элекке тәрбия нәтиҗәсендә без үзебез газета-журналларны алдырабыз. Укучыларга да шул тәрбияне сеңдерәсе килә. Гимназиядә шундый бер матур традиция уйлап таптык. Безнең бик күп балалар татар теле буенча олимпиадаларда, конкурсларда катнашалар. “Җиңүчеләрне ничек бүләклик микән?” — дип баш ваттык та, “Яңарыш” газетасына бушлай яздырырга булдык. Быел да бу эшне дәвам итәчәкбез”, – диде Гөлнара Баян кызы.
Очрашудан бик канәгать булып кайттык. Мәктәпләрдә милли җанлы укытучылар эшләвенә, аларга терәк булырдай әти-әниләр булуына сөендек.

Рилия Закирова.