Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Очрашулар эзсез югалмас
24.10.2018

Очрашулар эзсез югалмас

Пугачево
Быел газета укучылар белән очрашуларны Ижауга терәлеп торган районнардан башларга уйладык. Чираттагы тукталышыбыз Кече Пурга районының Пугачево авылы булды. Җомга намазыннан соң мәчеткә җыелган халык белән милли тормыштагы яңалыклар, проблемалар, газетабызның эчтәлеге, киләчәге хакында сөйләштек.
Авылның имамы Зиннур абый Гыймаев редакция белән күптәннән тыгыз элемтәдә тора. Аның үз вакытында авылдашларына газетаны редакция бәясе белән яздырып, һәр атнаны редакциядән килеп алган чаклары да булды. Шул ук вакытта ул безнең актив хәбәрчебез дә. Хәзер дә Пугачевода яшәүче милләттәшләребез ташламалы бәяләр белән газетаны яздыра алалар, тик ни сәбәпледер елдан-ел укучылар саны кими. «Беренче елларда җомга намазларына килүчеләргә мәчеттә урын да җитми иде. Бабайларыбыз бик күп үлде. Яшьләрне тарту авыр. Мәчет ачылганга 25 ел. Аның ишекләре ябылмаганга бик сөенәбез. Ижау Җәмигъ мәчетендә гыйлем алган Мәрьям Гомәрова якшәмбе көнне дин нигезләрен укыта башлады. Бүгенге көндә 6 кеше белем ала», – дип сөйләде Зиннур абый. Ул “Яңарыш”ка язылырга кирәклеген ассызыклап, бу эшне җанландырырга ышандырды. Бу көнне Кырынды мәчете имамы Мөбин Кәримуллин да килгән иде.
Газета укучылар “Дин һәм әхлак” сәхифәсендә Илмир Касимовның, Йосыф Дәүләтшинның вәгазьләрен яратып укуларын әйттеләр.
Әлеге очрашуны оештыруга ярдәм иткән Гөлфия ханым Хуҗаәхмәтовага бик зур рәхмәт. Ул без килүгә мәчетне җылытып, табынны мулдан әзерләп куйган иде. “Яңарыш” газетасын яздырырга да үзе алынды. Мәчетнең тарихын барлый башлаган. Аны язып, «Яңарыш» газетасына юлларга да вәгъдә бирде. Кунакчыл авыл халкы белән сау-буллашып, район үзәгендә яшәүче милләттәшләребез белән очрашуга ашыктык.

Кече Пурга

Бүгенге көндә биредә элемтә бүлеге аша 19 кеше милли басмабызны яздырып ала. Очрашуда “Яңарыш”ның даими укучылары байтак иде. Кайберләре инде элемтә бүлекләре аша 2019 елга язылып та куйганнар. «Саннан-санга хикәяләрне көтеп алабыз, Әлфирә Низамованың шигырьләрен яратабыз», – диделәр алар. Кече Пургадагы яңалыклар турында язмалар юллап торган Рәмзия апа Шәймөхәммәтованың да язмаларын көтүләрен әйттеләр.
Биредә «Ләйсән» ансамбле милләттәшләребезне берләштереп тора. Аның җитәкчесе Зөлфия Кәримова районда, республикада узган милли чараларда чыгыш ясау-ларын, бер гаилә әгъзалары кебек юбилейларын уздыруларын әйтте. Рәмзия Габбасова Удмуртиядәге татарларның нинди планнар белән яшәве хакында сөйләгәннән соң, “Яңарыш” газетасының тиражын саклауның мөһимлеген аңлатты. Шуннан соң Зөлфия ханым газетага яздыруны үз өстенә алды. Рус телендә генә аралашкан Гөлфия Красноперованың: ”Яңарыш”ка мин дә язылам”, — дип әйтеп куюы, кү­ңелне җылытып җибәрде. Димәк, мондый очрашулар, күзгә-күз карап сөйләшүләр эзсез калмый. Арада татарча сөйләшеп тә, газетага языл­маучылар, рус мәктәбендә белем алуларын сәбәп итеп куючылар күп бит. Гөлфия ханымның ире Игорь Николаевич “Ләйсән” ансамбленең гармунчысы да икән.
Очрашуда милли хәрәкәтне җи­тәк­ләгән Альберт Әхкәмиевнең вафатыннан соң, Сабантуй бәйрәме узмавын да күтәреп чыктылар. Кече Пурганың Ветераннар советы рәисе Флүр Сабиров Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова белән район җитәкчесенә хат юлларга, 2019 елда Альберт Әхкәмиев истәлегенә Сабантуйны оештырырга кирәк дигән фикергә килделәр.
Китапханәдә Кече Пурганың килеп чыгышына багышланган этноэкспозиция белән дә таныштырдылар. Биредә төньяк һәм көньяк удмуртларның киемнәре, көнкүреше турында күргәзмәләр бик кызыклы иде. Көньяк уд­муртларның киемнәре татарларныкы кебек ачык төсле икән. Кулдан эшләнгән курчаклар турында да кызыксынып тыңладык. Удмурт халкында курчакларның бала тәр­бияләүдә әһәмияте, аның уенчык кына булмыйча, баланы күз тиюдән, явыз көчләрдән саклаучы икәнлеге турында “Туган якны өйрәнү бүлеге” җитәкчесе Валентина Петрова бәй­нә-бәйнә сөйләде, хәтта салам курчакларны биетеп тә күрсәтте.

Рилия Закирова.