Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Милли тормыш - Очрашулар булсын дәвамлы!
7.04.2021

Очрашулар булсын дәвамлы!

Язмыш тагын кайчан күрештерер,
Очрашуны үзебез эзләмәсәк…
Әгерҗе шәһәрендә “Яңарыш” редакциясе уздырган очрашу нәкъ әлеге сүзләр белән башланып китте. Әйе, күзгә-күз карашып фикер алышулар, дуслар, хәбәрчеләр белән сөйләшү, аралашу сагындырган. Һәркем үз күңелендәгесен әйтеп, иҗат җимешләрен тәкъдим итеп, җыр-шигырь белән үрелеп барган очрашу әле бик күп еллар күңелләрдә сакланыр. Әгерҗе шәһәре-авылларындагы хәбәрчеләрне нәкъ Әгерҗе шәһәрендә җыю күптәнге хыялыбыз иде. Чөнки газетабызны Әгерҗе районында бик яратып укыйлар.

«Яңарыш” — әгерҗелеләр кулында!

Язмамны күп еллар “Әгерҗе хәбәрләре” газетасының баш мөхәррире булып хезмәт куйган Рәмзия Зарипованың “Яңарыш” газетасының 25 еллык юбилеена язган мәкаләсеннән өзек белән башлыйсым килә. “Газетаны яраткан, аның һәр санын көтеп алган, үзләре дә аны кызыклы итүдә язмалары белән катнашучы хәбәрчеләрнең байтагы Әгерҗе районыннан булуына без сөенәбез генә. Чөнки «Әгерҗе хәбәрләре» һәм «Яңарыш»ның уртак хәбәрчеләре Удмуртиядә яшәүче якташларыбызны газета аша районыбыз тормышы белән таныштырып торалар. Гомумән, «Яңарыш» — Әгерҗе белән Удмуртияне бәйләп торучы басма ул. Аның беренче саннары да Әгерҗе типографиясендә басылды. 12 ел әлеге басманы җитәкләгән, хәзер Казанда Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов та тумышы белән Кырындыдан. Газетаның бүгенге мөхәррире Рәмзия Габбасова да Тугызбуй төбәгеннән. «Яңарыш» та эшләүче Гүзәл Шакирова, Гөлнара Вәлиева, Рәфилә Рәсүлева, Эльвира Вахитова, Нәзир Ногманов та — Әгерҗе районы авылларыннан. Кыскасы, Удмуртиядә нәшер ителүче бердәнбер татар басмасы «Яңарыш” — әгерҗелеләр кулында һәм без аларга: «Афәрин! Булдырасыз!» – дибез.”

Без бергә!

Очрашу “Яңарыш”ның баш мөхәррире Рәмзия Габбасованың чыгышы белән башланып китте. Ул һәрбер кунак белән таныштырып, аларга куйган хезмәтләре өчен рәхмәтләрен җиткерде. 30 ел дәвамында «Яңарыш» белән тыгыз элемтәдә торган, инде арабыздан киткән хәбәрчеләребезне, язучыларны искә алдык. Ничә еллар буе кулга-кул тотынып эшләгән дусларыбызга, хәбәрчеләребезгә әйтер сүзләребез күп иде. “Алтын йомгак”, “Хатлар бите”, “Белем һәм тәрбия” битләрен алып баручы журналист Рилия Закирова биредәге укытучылар, хәбәрчеләр белән тыгыз элемтәдә тора. Әгерҗе районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сәфиуллина: “Милли мәгарифне үстерүгә, татар телен саклап калуга багышланган язмалар “Яңарыш” газетасының беренче саннарыннан ук басылып килә. Ә башкача мөмкин дә түгел, чөнки газетаның һәм аның оештыручысы булган татар иҗтимагый үзәгенең төп максаты, бурычы — милли бәйсезлек өчен көрәш, халкыбызның ана телен, мәдәниятен саклап калу һәм камилләштерү. Әгерҗе районы укучыларының язмалары, шигырьләре һәрдаим газетада басыла, ул гына түгел, “Алтын йомгак” журналында чыгу — барыбыз өчен дә зур куаныч. Бу — балаларга зур стимул”, — диде. Әлеге фикерне татар теле укытучылары да дәвам иттеләр, Рилия Закировага һәрвакыт элемтәдә торуы өчен зур рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Әгерҗе районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Марс Гатауллин белән дә безнең уртак эшләребез, проектларыбыз күп. Тиздән Ижау шәһәрендә узачак Сабантуй бәйрәмен дә агымдагы елда Әгерҗе районы булышлыгы белән үткәрәчәкбез. Көз айларында “Якташлар” очрашуын оештыру да планыбызда бар. “Рәмзия ханым белән һәрвакыт киңәшләшеп эшлибез. Әле менә сезнең чыгышлардан, мин сезнең районнан чыккан иганәчеләр белән тыгыз эшләвегезне аңладым. Безгә дә киләчәктә алар белән эшләргә кирәк”, — диде ул. Мәдәният мәсьәләсенә кагылганда, шунысын искәртеп үтәргә кирәк: Әгерҗе районында яшәүчеләр Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, Татар иҗтимагый үзәге уздырган бәйгеләрдә актив катнашалар. Мәктәптә укучы балалар да, өлкәннәр дә әлеге бәйгеләрне көтеп алалар. “Зәңгәр шәл” үзешчән театрлар фестивалендә катнашкан Кичкетаң халык, Барҗы-Умга үзешчән театрлары җитәкчесе Рамилә Хикмәтуллина шул хакта әйтеп узды.

Почта хезмәтенең әһәмияте кимеми

Халыкны берләштерү кайсы һөнәр ияләренең миссиясе дип уйлыйсыз? Әлбәттә, почта хезмәткәрләренеке. Почтальон дигәч, күз алдына хат ташучы, газета өләшүче килеп баса. Алар үз участокларында, авылларында яшәгән һәр кешне яхшы белә. Алай гына да түгел, кайбер почта хезмәткәрләре үз эшен шулкадәр җитди башкара ки, пенсия, субсидия, газета-журналлар алучы кешеләр белән телефоннан элемтәдә тора. Бу – бүгенге почтальонның эшләү рәвеше. Бүген аларның вазифалары күпкә арткан булса да, почта тартмаларына периодик матбугат салу — төп бурычларының берсе булып кала бирә. Хезмәт хаклары аз булуга карамастан, алар эшләренә җаваплы карыйлар. Әгерҗе районы почта бүлеге мөдире Мөнирә Рахмаевага, почта хезмәткәрләренә газетабызны таратуда зур көч куйганнары өчен рәхмәтләребезне җиткерәбез. Очрашуда Мөнирә Минзаһид кызы “Яңарыш” газетасының район буенча таратылуы турында бәян итте. Иң күп газета алдыручыларбыз Девятерня авыл җирлегендә булып чыкты. Иске Эсләк, Кадыбаш авыл җирлеге дә алардан калышмый. Без аларга да рәхмәтләребезне җиткереп, истәлекле бүләкләребезне тапшырдык.

Иҗат канаты — “Яңарыш”

Иҗат юлың балкып торсын,
Балкып торсын, “Янарыш”!
Горур халкым бәйрәм итә,
Ижауда милли балкыш.
“Яңарыш” газетасының әлеге гимнын Әлфирә Низамова белән Фәнис Арсланов иҗат иттеләр. Хәзер бу гимн безнең һәрбер бәйрәмдә яңгырый. Әгерҗе районында иҗатка сәләтле, талантлы якташларыбыз бихисап. Җырга-моңга да, шигырьләр, хикәяләр иҗат итәргә дә оста якташларыбыз. Рәзилә Хәмидуллина шигыренә иҗат ителгән иҗат җимеше — Чулпан Нурмөхәммәтова башкарган җыр — аеруча күңелләргә ятты. Чулпан Нурмөхәммәтова: “Чит төбәк татарлары турында сөйләгәндә, без Удмуртия өчен горурланып торабыз. Чөнки безгә Ижау шәһәре якын, анда безнең дусларыбыз, туганнарыбыз. Бик зур чаралар үткәрәсез, милләт өчен тырышасыз. Рәхмәт сезгә”, — диде.
“Янарыш”ның юбилее
Ни бүләк итик икән?
Эчтәлекле бай газетка
Инде 30 ел үткән.
35 кә, 40 ка да
Җитәргә насыйп булсын.
Һәммәбез сәламәт булыйк,
Яшьләр дә артып торсын!
Бергә булсак, бердәм булсак,
50 сен дә куарбыз.
«Яңарыш»ны укып барсак,
Иркен сулап куярбыз.
Раилә Бариеваның әлеге шигыре күңелләргә сары май булып ятты. Ә андый “сары май”ны күпләр бүләк итте ул көнне.
“Әгерҗе хәбәрләре” газетасы белән без тыгыз элемтәдә. Аның бүгенге баш мөхәррире — “Яңарыш” газетасында бик күп еллар хезмәт куйган Дания ханым Абзалиева. Шуңа күрә шатлыкларыбыз да, борчыган мәсьәләләребез дә уртак. Очрашуда китапханәчеләрнең күп булуы да шатландырды. Алар безнең дусларыбыз. Эшләгән эшләре турында мәкаләләре газетабызда еш басыла. Бәйгеләребездә дә алар актив катнашалар. Рәмзия Шәймөхәммәтова, Рәмзия Җиһангәрәева, Нурания Төхвәтуллина, Фаягөл Әхмәтшина, Зәмфирә Дәүләтшина, Гәүһәрия Шәймәрданова һәм башка ветеран хәбәрчеләребезгә хөрмәтебез зур. Әлеге язмада барлык дусларыбызның, хәбәрчеләребезнең исем-фамилияләрен атап бетереп булмый. Газетабызның юбилее уңаеннан Әгерҗе районында булган каләмдәшләребезгә, мәдәният хезмәткәрләренә чын күңелебездән зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәк елларда иҗат утыгыз сүнмәсен, бергә-бергә телебез сагында торырга язсын! Әлеге очрашуны уздырырга ярдәм иткән “Радуга” кафесы хезмәткәрләренә, Әгерҗе районы кулланучылар идарәсе рәисе Ирек Рафаил улы Заһретдиновка зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Рәфилә Рәсүлева.