Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Осталар көч сынашты
7.03.2018

Осталар көч сынашты

Удмуртиядә милли чемпионат кысаларында уздырылучы «Ворлдскиллс» стандартлары нигезендә «Яшь профессионаллар» III Региональ чемпионаты узды.
Чемпионатның максаты – 12 яшьтән 22 яшькә кадәрге укучылар һәм студентларга һөнәр сайлауда ярдәм итү һәм республикадагы һөнәри белем бирү системасына халыкара тәҗрибәне кертү.
Удмуртиядә WorldSkills стандартлары буенча Беренче Региональ чемпионат 2016 елда узды. Әлеге чемпионат эшче һөнәрләрнең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән. Ярышларның дәрәҗәсе дә елдан-ел арта. Быел чемпионатта 22 номинация буенча 150гә якын кеше катнашты. Танылган профессионаллар, белгечләр, остазлар экспертлар буларак, биремнәр үтәлешен тикшерделәр. Чемпионатның төп принцибы да – ярышларның гадел, дөрес үтүе һәм мәгълүмати яктан ачык булуы. Шулай ук быел чемпионат кысаларында беренче тапкыр Идел буе федераль округы буенча “Остаз” дип исемләнгән форум, өйрәнү һәм тәҗрибә уртаклашу семинарлары уздырылды.