Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Октябрьдә туганнарның Ленин була бабасы…
26.05.2020

Октябрьдә туганнарның Ленин була бабасы…

Безнең буын кешеләренең күңелендә яшәвен дәвам итүче, йөрәкләрдә мәңге онытылмас хатирә булып сакланучы бәйрәмнәр исемлегендә Пионерия туган көн дә бар. Шулай булмый мөмкин дә түгел. Безнең балачагыбыз тулысынча диярлек октябрят, пионер сафларына кабул ителгәндә бирелгән антыбызга үрелеп барды. Мәктәптә барлык чаралар да линейкада отрядларның өлкән вожатыйга: “Без hәрвакыт әзер!” – дип, салют бирүеннән башлана иде. Мәктәпкә кызыл галстуксыз, пионер значоксыз килү катгый тыелган гамәл булып саналды. Ә иң мөhиме, пионерга керү тантанасына без озаклап әзерләнә, ант ятлый hәм ул көнне түземсезлек белән көтә идек. Бүген бер танышымны бәйрәм белән котлагач, ул: “Сугышасың дип, мине пионерга кертмәделәр шул”, — диде. Сирәк кенә андый хәлләр дә булгалады. Ә пионерга керү зур горурлык хисе тудыра иде.
“Пионер” сүзе француз теленнән алынган. Мәгънәсе буенча “беренче булу” дигәнне аңлата. Аннан соң инде күп еллар узып, берничә буын балалары белән эшләп, шактый тәҗрибә туплагач, мин пионер тормышының безгә балачактан беренче булу, hәрчак алга, яхшылыкка, яңалыкка омтылу кебек алтын сыйфатларны сеңдерергә ярдәм иткәнлеген ышанып әйтә алам. Безнең чор балалары, мәктәптә нинди билгеләргә укысалар да, язмыш сынауларына бирешмичә, тормышта үз юлларын таба алдылар. Үземнең балачагымнан, мөмкин булса, мин күп нәрсәләрне мәктәпләргә кире кайтарыр идем.
Пионерия туган көн — безнең йөрәктәге хати­рәләрне уятучы бәйрәм. Минем пионер тормышым гомерле булды. Арча педагогия көллиятенә укырга кергәч, өстәмә вожатый белгечлеге дә бирделәр. Аннан практика үтәргә, кулга юллама тоттырып, Нократ аланыннан әллә ничә чакрым ераклыкта урнашкан “Солнечный” лагерена җибәрделәр. Лагерь урман эчендә урнашкан, көнгә бер тапкыр су транспорты гына йөри, анысына да барып җиткәнче арып бетә идек. Кыскасы, беркем дә йөрми торган аулак табигать почмагы иде ул. Эшләргә искиткеч авыр булды, беркемне дә белмибез, Арчадан 5-6 студент идек. Өйләребезне сагынып елаган чаклар да булды. Балаларның йоклап киткәнен көтеп, төне буе бик озак саклап утырырга туры килә иде. Әле бит иртәгә буласы берничә күмәк чарага әзерләнәсебез дә бар. Йокыбыз туймый интегә идек. Бер ай эшләгәч, инде кайтып китәбез дип әзерләнеп беткәч кенә: “Тагын бер смена эшлисез әле”, — диделәр. Ул заманда юк дип әйтә белми идек без, калырга туры килде. Ходай ярдәме, үзебезнең әз-мәз тәҗрибә белән анысын шактый җиңел ерып чыктык. Инде өйләргә таралышканда, аерыласы килмичә еладык, ике ай бергә эшләү безне бик дуслаштырды. Курсташым Илмира белән икебезне поездга ничек озатып калганнары әле дә күз алдында. Ә балаларга исә hәрьяклап үсү өчен барлык шартлар да тудырылган иде. Иң мөhиме, балалар тарафыннан кагыйдә бозулар бик сирәк булды, ә ата-аналарның килеп тавыш чыгару очраклары бөтенләй булмады.
Язмыш мине тагын бер кат пионер тормышы белән бәйләде. Анысы инде Сарапулда 90нчы еллар азагында 25нче мәктәптә булды. Ул мәктәпкә йөреп, татар теле дәресләре алып бара идем. Мәктәп директоры Гөлсинә Садыйкова: “Әлегә вожатый урыны бар, әллә мәктәпкә күчәсеңме соң?” — дигәч, ризалаштым. Тагын берничә ел гомерем ыгы-зыгылы пионер тормышында узды. Нәкъ шул елларда оештырган балалар сабантуйлары, якты хатирә булып, хәзер дә күңелемдә саклана.

Хәзер инде Пионерия туган көнне беркем дә бәйрәм итми. Октябрят, пионер, комсомол оешмалары урыннарына нәрсәләр генә уйлап чыгармадылар да, ниләр генә оештырып карамадылар. Ләкин әлегә аларны алыштырырдай бер оешма да уйлап таба алмадылар. Инде хәзерге балалар ул сүзләрне белмиләр дә. Ни кызганыч, алар антлар да ятламый, вәгъдәләрнең дә ни икәнен белмиләр. Күпләренең киләчәктә искә алырдай хатирәләре дә юк. Киресенчә, аларның хокуклары күктән ашкан, ә вазифалары юк, күбесенең күңелләрендә бушлык. Ни булды бу дөньяга?

Әллә шулай булырга тиешме икән? Бәлки хәзерге заман балалары бездән бәхетлерәктер? Бәлки аларның киләчәге безнекенә караганда өметлерәктер? Шулай була гына күрсен. Шунысына сөенәм: ярый әле күңел эретердәй балачак истәлекләрем бар.

Мәүлидә Фәйрүзова, Сарапул шәһәре.