Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - “О’кей, Гугл, ярдәм ит!”
6.09.2018

“О’кей, Гугл, ярдәм ит!”

Бүгенге укучылар өчен интернет – тылсым таягы кебек. Белмәгәнеңне аннан гына сорыйсың, шундук җавап табыла. Сыйныфташлар белән бергәләп баш ватасы да, укытучыдан өстәмә өйрәнәсе дә юк. Кайберәүләр бу “тылсым таягын” өйдә дә, мәктәптә дә кулларыннан төшерми.

“Үзләренә үзләре “чокыр казый”

“Кырмыскаларның ни рәвешле юл аркылы чыгуы турында 10 җөмләдән ким булмаган хикәя төзергә булышыгыз әле”, “Җир шарының күчәре кая таба юнәлгән?”, “Логарифмнар тигезләмәсен чишәргә ярдәм итегез!” Укучылар нинди генә сораулар бирми интернетта! Меңләгән сорауга җавап табарга ярдәм итүче әллә никадәр сайт та бар. Кайберләрендә әзер җаваплар теркәлгән – үзеңә кирәген сайлап кына аласы. Икен­челәрендә ярдәмчеләр җавап биреп утыра. Кыскасы, интернеттан файдалана белсәң, мәктәптә “2”ле куймаячаклар. Укытучың, бу эшеңне сизеп, “тылсым таягыңны” тартып алмаса, әлбәттә.
Хәер, бездәге законнар мәктәпкә телефон, планшет ише гаджетлар алып баруны тыймый. Әлеге заман техникасы баланың шәхси милке булганлыктан, мөгаллимнең аларны тартып алырга да хакы юк. Мәктәптә телефоннарны бары тик бер очракта гына тыя алалар: бу кагыйдә уку йортының уставында теркәлгән булырга тиеш.
“Укучының мин биргән сорауга җавапны телефоннан эзләп утыруын күрсәм, кисәтү ясыйм, әлбәттә, – ди 35 еллык стажы булган мөгаллимә Сания Вәлиева. – Тик бала үз-үзенә “чокыр казуын” соңрак кына аңлый шул. Шулай бервакыт чыгарылыш сыйныф укучылары белән имтиханга әзерләнәбез. Укучыларга ике вариантта биремнәр тараттым, аерым парта артына утырттым. Авыл мәктәбендә укучылар саны аз булгач, парталар һәркемгә җитә. Биремнәрне бөтен укучылар да “бишле”лек үтәп чыкты. Кемнең ничек җавап бирә алуын чамалыйм бит. Кайберәүләр бик тырышкан очракта да бу дәрәҗәдә булдыра алмый инде, дим. Икенче юлы һәр баланы игътибар белән күзәтеп тордым. Бактың исә, теге “кайберәүләр” җавапны телефоннан күчереп утыра икән. Соңыннан алар чыгарылыш имтиханын көч-хәл белән тапшырды…”
Бу хәлдән соң Сания ханым үзе дә “тылсым таягын” өйрәнә башлый. “Әзер җаваплар тәкъдим итүче сайт­ларны күзәтеп чыктым һәм алардан файдаланучы балаларны жәлләп куйдым. Интернетта дөрес җаваплар белән беррәттән, хаталылары да бик күп. Бала дөресен күчерсә бер хәл. Ялган мәгълүматны куллану икеләтә хата бит инде”, — ди укытучы.

“Белем башта да булырга тиеш”

Азат Сәләхов өченче сыйныфта укый. “Безнең өчен һәр өйгә бирелгән эш үзе бер имтихан кебек, — дип елмая малайның әнисе Миләүшә ханым. – Технология һәм әйләнә-тирәне өйрәнү фәннәре буенча интернетка еш мөрәҗәгать итәргә туры килә. Чөнки бу фәннәрдән атна саен диярлек йә берәр темага доклад, йә танылган шәхес турында чыгыш әзерләп килергә кушалар. Башка чакта улыма әзер җавапларны күчерергә рөхсәт бирмим. Интернет кирәк булган дәресләрне исә бергәләп әзерлибез. Өй эшләрен мин кайт­канчы үтәп куйса, компьютердан Азатның кайсы сайтларга керү “тарихын” карыйм. Берьюлы шулай математикадан мәсьәләнең чишелешен күчереп алганын ачыкладым. Азатка моның өчен эләкте…”
Ә менә Кәбировлар гаиләсендә интернеттан файдалануны тыймыйлар. Ләкин! 10 яшьлек Лилия, дә­ресләрен әзерләп бетергәч, лаек­лы ялдагы укытучы әбисе алдында “җавап тота”. Әби кеше оныгыннан теләсә кайсы мәсьәләне тагын бер чиштереп карарга, теге яки бу сорауга кәгазьсез генә җавап таләп итәргә мөмкин. Менә шунда сынатсаң, төнгә кадәр дәрес әзерләячәгеңне көт тә тор! “Баланың кирәкле мәгълүматны эзләп таба белүе бик әйбәт, — ди Лилиянең әбисе Кадрия апа Кәбирова. — Бүгенге техника заманында интернеттан бөтенләй ваз кичү мөмкин түгел. Ләкин аннан файдалану “башсыз күчерү” булмаска тиеш, дип саныйм. Шуңа да оныгымның дәресне ничек үзләштерүен тикшереп барам. Аңламаган җирләрен бергәләп өйрәнәбез. Интернеттагы белем белән ерак китеп булмый, ул башта да булырга тиеш. Оныгыма шуны аңлатырга тырышам”.

Күчермәскә генә кирәк!

Хәзер интернет һәр гаиләдә диярлек бар. “Бөтендөнья пәрәвезе” иң ерак авылларга да үтеп керде. Заман укучыларының мәктәп букчасында көндәлек тә юк. Алар электрон көндәлектән файдалана. Өй эшләрен язып алырга онытсаң да куркыныч түгел, балалар өчен моны укытучы эшли. Әти-әниләргә электрон көндәлекне ачып карарга гына кирәк. Теләсә кайсы әни моның уңайлы һәм файдалы булуын әйтәчәк. Ләкин өй эшен үтәү кайвакыт электрон ресурстан күчерүгә генә кайтып кала шул.
Өй эше – укучының мөстәкыйль эш төре. Бу рәвешле тупланган белем тирән һәм ныклы була. Тик мәгълүматны каяндыр күчергән вакытта белем туплау турында сүз булырга мөмкинме соң?! Укучы үзенә кирәк мәгълүматны табу белән фикерләү процессы туктала.
Шунысы да бар: интернет-ресурс­лардан әллә никадәр белем алып була. Аннан файдаланмау – үсешне тоткарлау булыр иде. Минем уйлавымча, өлкәннәрнең бурычы – баланы мәгълүмат белән эшләргә, башкаларның фикерен кабатлау гына түгел, үз фикереңне булдырырга өйрәтү. Укучыга бирелгән мөстәкыйль эш аны яңа белем эзләргә этәрергә тиеш.

Рамилә УВАЕВА, Казан шәһәре.