Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Нәтиҗәле очрашу
20.09.2017

Нәтиҗәле очрашу

18нче сентябрьдә Удмуртия Башлыгы Александр Бречаловның инаугурация тантанасында Татарстанның премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы рәисе Вәсил Шәйхразыев та катнашты.

Чарадан соң ул Удмуртия татарларының тормышы белән кызыксынып, Милли сәясәт министры Лариса Буранова, Милли-мәдәни автономия рәисе, “Яңарыш” газетасы мөхәррире Рәмзия Габбасова, Татар иҗтимагый үзәге президенты Илсур Миңнемуллин белән очрашты, фикер алышты, Халыклар дуслыгы йортында булды. Бүгенге көндә без – Удмуртиядәге милли хәрәкәт әгъзалары — өлкәннәребезгә чиксез рәхмәтлебез. Алар тарихыбызны, эш тәҗрибәсен яшь буынга җиткерәләр. Шундый кешеләрнең берсе — Удмуртиядә милли хәрәкәт башында торучы Мәсгуд ага Гаратуев иде. Аның безнең арадан китүенә нәкъ бер ел. Урыны оҗмахта булсын. Мәсгуд ага салган юлдан безгә бүген баруы җиңел. Беренчеләрдән башлап йөргән шәхесләребезгә без чиксез рәхмәтлебез, чөнки алар бозваткычтай алдан барып, юл ера алганнар. Вәсил Шәйхразыев та сүзне шуннан башлады: “Тормыш йомгагы тиз тәгәри — кичә, бүген, иртәгә… Кичәге – эшчәнлекне 25 ел элек башлаган агайлар иде, бүгенгесе – без, ә иртәгәсе – яшьләр кулында. Шуңа да яшьләребезне янәшәбездә булдырып, аларны матур итеп сөйләшергә өйрәтү генә түгел, тәҗрибәбезне дә тапшыра алырга тиешбез.

Җитәкчеләребезгә бүгенге көн өчен рәхмәтле без, әмма максат — алга бару! Телебезне, гореф-гадәтләребезне югалт­мау максатыннан әти-әниләр, әби-бабайлар белән ешрак очрашулар, бәйрәмнәр оештыру мөһим. Әлеге чараларда күзгә-күз карап сөйләшү өчен алар үзләренең балаларын, оныкларын да алып килергә тиеш. Бу — безнең өчен мөһим әйберләрнең берсе. Икенчедән, без 25 еллык платформабызга таянып, шул ук вакытта яңача караш белән алга атларга тиешбез. Җир шары тиз әйләнмәсә дә, тормышыбыз тизләнде. Бүгенге көндә эшчәнлек өчен мөмкинләр җитәрлек, шуның бер тармагы – Интернет. Хәзерге заманда бер урында кала биреп, икенче җиргә онлайн элемтә аша чыгу мөмкинчелеге бар. Бу – кайда гына булуыңа карамастан, ана телен өйрәнү мөмкинчелеге бар дигән сүз. Төбәкләрдә Ана телен үстерү өстендә эш алып баручы хөрмәтле укытучыларыбыз, мәдәнияттә ялкынланып эшләүче милләттәшләребез бар. Без аларга чиксез рәхмәтлебез. Удмуртиядә милли тормыш эшчәнлеге халкыбыз өчен бик матур оештырылган. Биредә милли-мәдәни автономия, иҗтимагый үзәк һәм яшьләр оешмасының эшчәнлеге яхшы алып барыла. Әлбәттә, проблемалар да юк түгел. Без ул сорауларны республика ягыннан, Конгресс ягыннан ярдәм күрсәтеп хәл итәргә тырышачакбыз. Шайтан гына өметсез була, диләр, без өметләнеп, рәхмәтле һәм бердәм булып эш алып барырга тиешбез. Татарлар Удмуртиядә халык саны буенча өченче урында. Биредә татарларга зур ихтирам белән караулары күренә, моның өчен җитәкчеләргә бик зур рәхмәт”, — диде ул әңгәмә вакытында.

Кыска гына бу очрашу бик нәтиҗәле булды. Саубуллашканда ул Милли сәясәт министры Лариса Бурановга эшлекле тәкъдим ясап: “Удмуртиядә татар милли оешмаларының эше яхшы бара. Биредә башка регионнарга күрсәтерлек бай тәҗрибә тупланган. Шуңа күрә бергәләшеп регионара форум уздырсак, яхшы булыр иде”, — диде. Димәк, алда безне зур мөһим вакыйгалар көтә.

Хәмидә Гайфуллина.