Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Нәсел челтәрен үрәбез
14.12.2017

Нәсел челтәрен үрәбез

Бу көннәрдә туган мәктәбем үзенең олуг бәйрәмен – 120 еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыена. Шушы олуг бәйрәмгә әзерлек көннәрендә, тарих битләрен кирегә актарып, мин дә гаиләбез, нәселебез шәҗәрәсен барламакчы булдым. Нәсел җепләребез халык укытучылары Әхмәтсафа Ризванов (әтием ягыннан) һәм Хафиз Корбангалин (әнием ягыннан) абзыйларга барып тоташа. Саный китсәң, гаилә династиясенең укытучылык стажы 500 елдан да артып китә.
Әтием Мәхмүт Дау­товның укытучы һөнә­ренә беренче адымы Чистай шәһәрендәге укытучылар әзерләү курсларыннан башланып китә. Белемгә сусаган яшь белгеч Алабуга шәһәрендәге укытучылар әзерләү институтын тәмамлый. Аңа вожатый, авыл советы рәисе, партия оешмасы җитәкчесе дә булырга туры килә. Сугыш башлангач, бик күп авылдашлар кебек үк сугышка китә. Россиянең атказанган укытучысы Хәмит абый Рәхмәтуллин үзенең “Минем педагогик поэмам” дигән китабында: “Исәнбай мәктәбе директоры Мәхмүт Даутов укучылар арасында гына түгел, авылдашлар һәм күрше-тирә авыл халкы арасында да зур ихтирам казанды. Без укытучылар һәм авылдашлар өчен ул чын мәгънәсендә мәгърифәтче, оста оештыручы, тәрбияче иде”, — дип яза.
Әнием Фатыйма Даутова — безнең династиянең бер вәкиле. 42 ел хезмәт стажы булган әнием берничә ел Уразай, Салагыш мәктәпләрендә эшләп ала. Белгечлеге буенча башлангыч класс укытучысы булса да, сугыш елларында укытучылар җитмәү сәбәпле, математика һәм биология фәннәрен укытырга туры килә. Ул озак еллар башлангыч класс укучыларының методик берләшмәсен җитәкләде. Әниемнең күкрәген “Аеруча хезмәт күрсәткәне өчен” медале һәм “Социалистик ярыш җиңүчесе” билгесе бизи икән, бу инде чын мәгънәсендә дәрәҗәле мөгаллимә дигән сүз.
Ә хәзер сүзем кечкенәдән мәк­тәп тормышында кайнаган сеңелем Гөлия Даутова (Вәлиуллина) турында. Беренче белеме буенча югары белемле фармацевт булса да, сеңелем әти-әниебез традицияләрен дәвам итеп, икенче югары белем алды. 25 ел Казанның 88нче мәктәбендә уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары вазифасын башкарды. Мәгариф өлкәсендәге уңышлары өчен “Казанның 1000 еллыгы” медале белән бүләкләнде. Бүгенге көндә сеңелем Гөлия Мәхмүт кызы Казан шәһәре медицина көллиятендә югары категорияле белгеч, укучыларын фармтехнология (дару ясау) серләренә өйрәтә. Аның кызы Элина Вәлиуллина (Хәйбуллина) Казан дәүләт институтының филология факультетын тәмамлап, рус һәм инглиз телләре белгечлеге алды. Хәзер медицина көллиятендә ин­глиз теленнән белем бирә. Буыннан-буынга сузыл­ган укытучы һөнәренә мәхәббәт минем кызларыма да күчте. Уртанчы кызым Ләрисә Казан дәүләт гуманитар институтының инглиз теле бүлеген тәмамлап, Казанның 88нче мәктәбендә тәҗрибә туплый. Кечкенә кызым Лениза Яр Чаллы педагогия институтының филология факультетын тәмамлап, татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге алды. Менә инде 12 ел Әгерҗе шәһәренең коррекцион мәк­тәбендә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чик­ләнгән балалар белән эшли.
Әтиемнең нәсел җепләре халык укытучысы Әхмәтсафа Ризвановка барып тоташа. Аның икетуган абыйсы Мулланур Якуповның кызы һәм улы безнең нәсел челтәрен үрүчеләр. Мирзанур Мулланур улы 50нче елларда Кадыбаш мәктәбендә немец теле укытучысы булып эшләгән, педагогик эш стажы – 10 ел. Аның хатыны Наилә апа Пермь өлкәсенең Березники шәһәрендә 30 ел буе рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирә. Мулланур абзыйның кызы 1937 елдан башлап укытучы булып эшләде. 40 ел эш стажы булган тынгысыз укытучыга “Аеруча хезмәт күрсәткәне өчен” медале бирелү – мөгаллимә хезмәтенә зур бәя түгелме?
Роза апаның оныгы Ләйсән Дилүс кызы бүген лаеклы рәвештә әбисе һөнәрен дәвам итә. Әгерҗе шәһәрендәге сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар мәктәбендә дефектолог һәм физкультура укытучысы булып эшли. 21 ел педагогик стажы булган Ләйсән Дилүс кызы — беренче категорияле, югары белемле белгеч. Икетуганым Фәһимә апаның оныгы Айгөл Ялалова (Хәмидуллина) – үзебезнең 120 еллык стажы булган Исәнбай мәктәбендә белем бирүче яшь белгеч. Педагогик стажы 13 ел булган Айгөл Рәсим кызы — беренче категорияле башлангыч сыйныф укытучысы. Әтием ягыннан икетуган сеңелем Әлфия Даутова (Шәрипова) да – гаиләбез традицияләрен дәвам итүчеләрнең берсе. Педагогик эш стажы 31 ел булган Әлфия Әзһәр кызы Девятерня мәктәбендә укучыларга рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирде. Ә иң куанычлысы шул: “Иң яхшы укытучы” грантына ия булган сеңелем Даутовлар династиясенә тагын бер горурлык, дәрәҗә өсти. Әтиемнең икетуганының кызы Зәкия Мәлик кызы Җәмилева 35 ел гомерен туган мәктәбебездә укучыларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлады. 1939 елдан башлап математика серләренә төшендерүче оста педагог. Өстәвенә озак еллар уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары вазифаларын зур төгәллек белән башкарды.
Әнием ягыннан нәсел җепләре халык укытучысы Хафиз Корбангалинга барып тоташа. Минем яраткан укытучым Рафика апа — Хафиз абыйның бертуганының оныгы. Башта башлангыч, соңыннан математика укытучысы булып эшләгән укытучыбызны без бүген дә тирән хөрмәт белән искә алабыз. 40 ел педагогик стажы булган хөрмәтле укытучыбызның урыны җәннәттә булсын. Әнием ягыннан икетуган апам Зәйтүнә Абдулла кызы Исмәгыйлева — нәсел шәҗәрәбезнең бер тармагы. Зәйтүнә Абдул кызы укучыларны сүз тәмен белергә, ана телебезгә мәхәббәт һәм хөрмәт белән карарга өйрәтте. Педагогик стажы – 32 ел. Әниемнең икенче абыйсының кызы Гөлфидә Мулюкова — Алабуга педагогия институтының филология факультетын тәмамлаган югары белемле белгеч. Ул Чаллы шәһәрендә укытты. Аның педагогик стажы — 27 ел.
Әнием ягыннан икетуган Касыйм абыемның кызы Роза Мулюкова (Сираева) да укытучылар нәселеннән. Югары белем алып, хезмәт юлын Чаллы шәһәрендә математика укытучысы булып башлап җибәрә. Икетуган сеңелем “Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен” билгесе белән бүләкләнгән югары категорияле укытучы, завуч та. Чаллы шәһәре мэры премиясе лауреаты булуы 40 ел педагогик стажы булган укытучының заман белән тигез атлавын күрсәтә.
Җәмәгатем Хәмит Җәмилев та 12 ел гомерен Исәнбай мәктәбенә багышлады. Егетләр мәктәптән тракторчы таныклыгы алып чыккан еллар иде ул. Инструктор, производстводагы өйрәтү мастеры буларак бик күп егетләргә остаз булды.
Мин үзем дә мәгариф ветераны. Гомеремне шушы игелекле һөнәргә багышлавым, ике кызым да буыннан-буынга күчкән укытучы һөнәренә мәхәббәт тәрбияли алуым белән бәхетле мин. Гомеремнең 40 елын шушы үтә дә тынгысыз, ләкин мактау­лы хезмәткә багышлаганмын икән, димәк, гомерем заяга узмаган. Әгәр гомерне кире кайтарып булса, мин һич тә икеләнмичә укытучы һөнәрен сайлар идем.

Фәридә Җәмилева, Исәнбай авылы.