Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Нәгыйм хәзрәт Каюмов: “Туган телебездә иңдерелгән сабаклар гына укучыга барып ирешә”
24.01.2018

Нәгыйм хәзрәт Каюмов: “Туган телебездә иңдерелгән сабаклар гына укучыга барып ирешә”

Нәгыйм Баян улы Каюмов 1940 елның 1 октябрендә Камбарка (элекке Сарапул) районының Шолья поселогында туган.
Нәгыйм Баян улының дини эшчәнлеге күпкырлы. 2001-10 елларда “Ихлас” хәйрия фондының директоры, “Ихлас”, “Ихсан”, “Үзәк мәчет” газеталарын оештыручы һәм җитәкчесе дә ул. 2001 елның гыйнварыннан ул Удмуртия Республикасы мәчетләрен төзекләндерү һәм төзелеш буенча попечительләр советы рәисе итеп сайлана. 2010 елдан Удмуртиядә мәчет төзелеше буенча УР Мөфтие урынбасары, Ижау үзәк мәчете имам-хатибы, мәхәллә рәисе.

Нәгыйм әфәнде инде 18 ел дәвамында Россиядә сәнәгать куркынычсызлыгы өлкәсендә иң эре һәм танылган оешмаларның берсе булган “Альтон” объектларны эксплуатацияләү һәм техник куркынычсызлык буенча инженерлык-консультация үзәген җитәкли. Ул гына да түгел, Чынбарлык икътисадының халыкара академиясе академигы, Икътисади эзләнү-бизнес академиясе академигы.
Ихтирамлы шәхес, дин әһеле, Ижау шәһәренең Үзәк мәчете имам-хатибы буларак, Нәгыйм Баян улы Каюмовка үземне кызыксындырган һәм борчыган сорауларымны бирдем.
— Нәгыйм хәзрәт, сезнең эш­чәнлегегез дә, дөньяви фәннәр буенча алган белемегез дә күпкырлы, ә дин юлына басарга сезне нәрсә этәрде?
— Минем әтием Шолья поселогында мулла булды. Дингә карата кызыксыну, дини тәрбия аннан килә. Әтиемне югалткач, аның юлын дәвам итү, дини гыйлемемне үстерү турында уйлана башладым.
Бервакыт Ижаудан туган поселогыма кунакка кайткач, газетада кечкенә мәкалә күреп алдым. Анда Ижау шәһәренең 56нчы санлы мәктәбендә дин, гарәп телен өйрәнү дәресләре оештырылуы турында язылган иде. Бу 1983-84 еллар булгандыр. Мәктәпкә йөреп, беренче дин дәресләрен алдым. Аннары Фаиз хәзрәт укыткан дин дәресләренә йөреп белем алуны дәвам иттем. Фаиз хәзрәт Египетка киткәч, гыйлем эстәү бераз өзелеп торды.
Элек безнең шәһәр ябык иде. Шәһәрне ачкач, бирегә чит илләрдән студентлар килеп укый башлады. Медицина академиясенә Африкадан белем алырга килгән гарәпләр белән аралашып гарәп телен өйрәнүне дәвам иттем. Согуд Гарәбстанында укучы Исмәгыйль хәзрәт җәйге ялларга кайтканда аннан сабак алдым. 56нчы мәктәптән кала, махсус кайда да бул­са укырга кереп белем алмасам да, теләгем көчле булгач, мөстәкыйль рәвештә динне дә, гарәп телен дә үзләштерергә, аны камилләштерергә мөмкинлекләр табылып торды.
— Мәчет төзү эшенә ничек тотындыгыз?
— Беренче мәчетне Шольяда сал­дык. Биредә мәчет кирәк дигән сүз һәрвакыт күтәрелә иде. Мәчет төзү эшендә биредә яшәүче кардәшләрем булышты.
Совет чорында кеше диннән ерагайса, хәзер исә дингә игътибар артты, дини дәресләргә йөрү мөмкинлеге бар, мәчетләр һәркем өчен ачык. Тик шулай да, әхлаклылык, милли рух җитеп бетми әле безгә.
— Бер ир-ат аксакалга барып сораган ди: “Минем улым туды, аны кайчан тәрбияли башларга? Зирәк аксакал: “Соңлагансыз инде”, — дип җавап кайтарган. Әйе, баланың нинди тәрбия алачагы аның әнисе, яки сайлаган хәләл җефетенең әхлак сыйфатлары нинди булуыннан тора. Юкка гына, “Баланы карында чакта ук тәрбияләргә кирәк”, — дип әйтмиләр бит. Ата-ана баланы махсус рәвештә төрле абруйлы мәктәпләрдә укытып, өйгә укытучы-тәрбиячеләр чакырып тәр­бияләүгә караганда, үзенең яшәеше, кешеләргә мөнәсәбәте белән, үзе тәрбиялелек үрнәге булса, тәрбиясезләр азрак булыр иде.
— Безнең республикабызда ничә мәчет бар?
— Удмуртиядә барлыгы 30 мәчет. Алар даими төзекләндерелеп, яңартылып торыла. Бүгенге көндә яңа төзелеп килүче мәчетләр дә бар. Ул Юкаменда, Юкамен районының Палагай авылында, Кама поселогында. Яңа гына Глазовта төзелеп бетте.
Ува поселогында мәчеткә йөрү­че халыкны борчыган мәсьәлә бар иде. Бер эшмәкәрнең мәчет каршысында берничә катлы йорт салуына мөселманнарның канәгатьсезлек белдерүе, җитәкчеләргә хатлар язуы турында “Яңарыш” газетасында да язып чыккан идек. Бу мәсьәлә ничек хәл ителде?
— Эшмәкәрне биек бина төзүдән андагы хакимият җитәкчеләре дә, судлар да туктата алмадылар. Әмма мөселманнарның үтенечен җавапсыз калдырмадылар. Поселок үзәгеннән бераз читтәрәк тагын бер мәчет төзү өчен җир бирергә вәгъдә иттеләр.
— Мәчетләр ябык тормыймы, халык мәчетләргә йөриме?
— Мәчетләрнең барсында да дини дәресләр үтә. Дин сабакларына, дини мәҗлесләргә төрле буын кешеләре җыела. Әлбәттә, күпчелеге өлкәннәр йөри мәчетләргә, шулай да Ислам, гарәп теле нигезләрен өйрәнергә теләүче яшьләр, балалар дә бар. Ижау шәһәренең Үзәк мәчетенә килгәндә, бирегә 200ләп кеше укырга йөри. Яшьләр дә шактый. Бик яшьли дин юлына баскан бер егет быел чит илгә укырга китте.
— Удмуртиядә алган белемне чит илләргә китеп дәвам иттерү турында сүз күтәрелгәч, сорыйсым килә: чит илдә Ислам буенча белем алу нәтиҗәлерәкме, әллә Россия уку йортларындамы? Бүгенге көндә республикабыздан китеп, чит илдә белем алучы яшьләр күпме?
— Тормыш чынбарлыгы күрсә­түенчә, чит илдә белем алуга караганда, Россия уку йортларында уку нәтиҗәлерәк дияр идем. Бу халыкта патриотик хисләр уяту максатыннан гына әйтелгән сүзләр түгел. Чит илдә гарәп телен камил үзләштереп белем алган студентлар күпчелек дингә, мәчеткә, халыкка хезмәт итү юлын түгел, сәүдә итү юлын сайлый, күпләр чит илдә торып кала. Бу Удмуртияне генә түгел, Россияне күздә тотып әйтүем. Хәзер илебездә Ислам академиясе, югары уку йортлары бар. Аларда төпле, нигезле белем бирелә, мәчетләребездә эшләргә яраклаштырылган белгечләр әзер­лиләр. Бүгенге көндә чит илдә Удмуртиядән киткән ике студент укуларын тәмамларга тиеш, быел ике егет укырга китте.
Мәчеттә хезмәт итүче мөсел­манга татар телен белү кирәк дип уйлыйсызмы?
— Әлбәттә, ансыз ул халык бе­лән эшли алмый. Аның вә­газьләре халык күңеленә үтеп керми. Мин үземнең укучыларыма да беренче чиратта татар телендә сөйләшергә өйрәнергә киңәш итәм. Туган телебездә ихласлылык белән иңдерелгән сабакларның укучыга барып ирешәчәгенә ышаныч зур.
Кешеләр күңеленә сафлык-пакьлек иңдерүдә мәчетләр армый-талмый эшли. Иманым камил, мәчет бусагасына аяк баскан кеше үзенең намусы алдында хисап тотмыйча, яшәү мәгънәсе турында уйланмыйча калмыйдыр. Ә болар барсы да үзеңнең телеңне, тарихыңны белүгә барып тоташа.
— Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Элмира Нигъмәтҗан.