Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


27.07.2017

Ни булды, улым?

(Булган хәлләргә нигезләнеп язылды)

И шатланды, и куанды Сафия бер көтмәгәндә Себердән улы кайтып төшүенә.
— Хат та язып салмагансың, улым, бәлеш салып көтеп торган булыр идем, — дип, ул өстәл артында чәй эчеп утырган Юнысның киң җилкәсен чәбәкләде.
— Кайтырга булгач, ник хат язып торырга? Үзем кайтып җиткәч, бәлки хат та килеп төшәр иде, — диде улы чәшке астына кайнар чәй салып.
— Ярар улым, ярар. Озакка кайттыңмы бу юлы?
— Юк, берничә көнгә генә, озакка җибәрмиләр, эшләргә кеше юк.
— Менә монысы начар икән, улым. Шул кадәр ерак арадан 2-3 көн өчен җәфаланып йөрмәсәң дә ярар иде.
Юныс дәшмәде, тик моңсу гына әнисенә карап куйды.
— Әле бакча да сөрдермәгән, бер­­ни утыртмаган да. Әллә, улым, иртәгәдән шул эшкә тотыныйкмы?
Юныс дәшмәде, күзләрен идән­гә төбәп, нидер уйланып утыра бирде.
Ул көнне эшләре көйләнмәде. Әнисен тагын бер гаҗәпләндергәне — улының, урамга чыгып, кешегә күренеп йөрисе килмәве иде.
— Арыгандыр, әйдә ял итсен, күп­мегә бер кайтып… Сафия бу юлы улын танымый. Шаянлыгы, җорлыгы эт ялап алгандай юкка чыккан, аннары кемнеңдер килгәнен көткәндәй гел тәрәзәгә карап тора. Икенче көнне Сафиянең күңелен тагын шом басты. Төне буе йокламады улы. Төн уртасында Сафия үзенә текәлгән карашны сизеп уянып китте. Өй эчендә әле караңгы иде. Әнисенең сискәнеп торып утырганын күреп, Юныс артка чигенде.
— И, әни, әни! — диде улы ниндидер әрнегән тавыш белән һәм үзе йоклый торган диванга барып ауды.
— Ни булды, улым? Әллә авы­рыйсыңмы, балам?
— Юк ла, йокла, әни, йокла. Йокы керми никтер, — диде Юныс һәм аркасы белән борылып ятты. Сафия ни уйларга да белмәде, йокысы тәмам качты, ул таңга кадәр керфек тә какмый чыкты.
Юныс та урынында әйләнгәләп ята-ята таң алдыннан гына йокыга китте. Тынгысыз иде аның йокысы, саташты, кемгәдер янады, эт шыңшыган тавышлар чыгарды.
Улының күңеле тыныч түгел. Бу шомлык Сафиягә дә күчте. Юныс йокыдан торгач, Сафия аның тормышы белән кызыксынып тегесен-монысын сораштырды, күңелендәгене ачып салмасмы дип көтте, тик Юныс “әйе, юк”тан башка сүз әйтмәде. Сәер, бик сәер иде Юнысның үзен тотышы бу кайтуында. Чүкеч алып, идәндәге иске кадакларга суккалап йөрде, әллә каян күгәреп беткән балта тартып чыгарды. Ишек алдында инде берничә ел яткан каен түмгәкләрен ярып өйде.
Үзен кая куярга белми, балтасы суга төшкән сыман йөргән улына караган саен Сафиянең йөрәге янды. Һәрчак әнисенең ашларын мактый-мактый ашаган Юнысның өйне тутырып хуш ис тараткан бәлешкә, өчпочмакларга да исе китмәде бу юлы.
Төнлә Сафия йокы аралаш тагын улының: “И, әни, әни”, — дип уфтанганын ишеткәндәй булды. Йокламый чыккан үткән төн үзен ару гына сиздергән, уяна алмады Сафия. Тагын бер көне борчулы уйларда узды аның. Ана күңеле балада шул, ничә яшь булуга карамастан, ул һаман баласы өчен ут йотып яши. Ул да бит, улын берьялгызы үстерде, кар- яңгыр тидермәскә тырышты, авыр эшкә үзе җигелде, өлгерер әле, диде. Юныс армиядән кайткач, ялга кайткан дусларына ияреп, Себергә китеп барды. Яше утыздан артып китсә дә, әнисен киленле итәргә уйламый. Сафиянең инде күптәннән оныкларын кулларына алып шапылдатып сөясе килә. Авылда Юныс белән үскән егет-кызларның инде икешәр, өчәр балалары үсеп килә.
Иртә таңнан күршеләре сука күтәреп кермәсәләр, улы өйдә чакта бәлки бәрәңгесен дә утырталмый калган булыр иде Сафия. Рәхмәт инде, алар бар, ялгыз хатынны беркайчан да ярдәмнәреннән калдырмыйлар. Шул арада буш чиләкләрен шалтыратып, шаян сүзләр сөйләп көлешә-көлешә бәрәңге утыртышырга күрше-күлән хатын-кызлары да җыелды. Моны көтмәгән Юныс, теләр-теләмәс кенә чыгып, сукага тотынды.
Шаян телле авыл хатыннары Юнысны күз дә ачырмадылар:
— Нинди чебен тешләде сине Се­бердә? Эре бәрәңге ашаттымы әллә үзеңә Сафия апа?
— Әйдә, Юныс, өйләндереп җибә­рәбез үзеңне. Авылда кызлар күп, кайсын телисең, шунысын тотып, бүген үк никах укытабыз, дип шаярт­кан булдылар. Төртмә теллеләре: “Акчасы күптер, Себердә эшли бит, эреләнгән, бездәй авыл хатыннары белән сөйләшәсе дә килми хәзер”, — дип үпкәләгәндәй иттеләр. Кайсыдыр әле: “Татарча оныткан булсаң, урысча да сөйләшә алабыз”, — дип, урыс сүзләре белән такмаклап та алды, шуннан буразнага бәрәңге салганда кем нинди такмак белә, туйганчы әйтештеләр.
Юныс моңсу иде, ул хатын-кызларның чыр-чуына да катышмады, кайчак елмайгандай итте, тик ачылып берсенә дә элеккечә жор итеп җавап кайтармады.
Бергәләп эшләгәч, бәрәңгене төшке ашка утыртып та бетерделәр. Авылдашлары ничек бергәләп шау-шу килеп керсәләр, Сафия пешергән токмачлы ашны ашап, мәтрүшкәле чәен эчеп, шулай ук шау-гөр килеп, рәхмәт әйтә-әйтә чыгып та киттеләр.
Күршеләрен озаткач, ана белән ул иркенләп чәй эчәргә утырдылар.
— Әни, мин иртәгә китәрмен пажалый, — диде Юныс.
— Ник болай тиз, улым? Әле кайтканыңа атна да юк, язгы эш белән үзеңне туйганчы күрмәдем дә, балам.
— Шулай кирәк, әни, диде егет, Сафиягә карамый гына. — Миңа юллык акча таба алмассыңмы икән?
Бу сүзләргә бераз аптыраса да, Сафия улына сиздермәскә тырышты:
— Күп кирәкме, улым?..
— Әз дигәндә, ун-унбиш мең.
— Бераз җыелган акча бар барын, улым, ансыз яшәргә ярамый бу заманда, тик ул кадәр үк булмас, бурычка керергә калыр.
Юнысның дәшми утыруын улының ризасызлык күрсәтүе дип уйлады Сафия. Аны тынычландырырга ашыкты: “Ярар, улым, кайгырма, җитмәгәнен Сәлимә әбиеңнән сорап торырбыз. Аллага шөкер, ай саен пенсияне китереп торалар, барсы җитеш, түләрмен.
Юныс моңсу гына башын селекте:
— Әбигә әйт, әни, Юныс бурычны берәр айдан җибәрермен, дип әйтте, диген.
— Ярар, җибәреп җәфаланма, улым, әкрен генә түләрмен әле. Сафия күңелендәгесен дә әйтергә ашыкты:
— Улым, Себердә эшләп йөргәнче, әллә яныма гына кайтасыңмы? Миңа да бер үземә җиңел түгел, сине дә үзем исән чакта башлы-күзле итәсе иде. Әнә күршеләр сине өйләндерергә дә әзер торалар. Чынлап, улым! Уйла әле.
— Юк инде, әни, мин шәһәр тормышына күнеккән хәзер. Анда тормыш кайный, кая карама күз явын алырлык бар, кафе, рестораннар. Ә авыл?!. Һаман шул хәерче инде, кая карама билдән кычыткан, сазлык, ялсыз эш.
— Улым, алай димә әле. Әнә, сыйныфташларың бер дигән итеп яшәп яталар авылда да, бер дә шәһәргә китәргә җыенучы юк. Менә дигән крутуй машиналарда йөриләр. Ял көннәрендә күршеләрнең капка төбенә берничә машина кайтып туктый, шау-гөр килеп яшиләр, улым. Син кайтсаң, без дә шулай яшәр идек, дим.
— Кыстама, әни, әлегә кайтырга теләк юк, бәлки пенсиягә чыккач кайтырмын.
Сафиянең елыйсы килеп китте, улы пенсиягә чыкканчы яши алырмы соң ул?
— Үзеңә кара аннары, миннән әйткән, — диде Сафия яшьләрен йотып.
— Сумкаңны әзерләргә кирәк, улым, юлга ниләр пешерим?
— Берәр тавык пешереп салсаң, калганын поездда да алырмын, әни.
— Улым, әллә үзеңә ошаган тавыкны тотып суеп бирәсеңме?
Юныс бу сүзләрне ишеткәч, югалып калгандай булды. Моңа кадәр аның мал суйганы булмады бит.
— Юк, әни, йоласына китерә алмам, тавыкны тотып бирермен, үзең Мәннәф бабайга керерсең инде.
— Ярар, улым, дөрес әйтәсең, андый эшне бар кеше дә булдыра алмый шул, — дип, Юнысны ияртеп, тавык тотарга чыгып китте.
Сафиягә бу юлы улын озатуы аеруча авыр булды. Ананың җаны нидер сизенә, тынычлыгын югалткан иде. Саубуллашканда Юнысның да күзләре моңсу иде, хәтта Сафия, тыела алмый елап җибәргәч, улының да күзләрендә яшь күрде.
— И, әни, әни! — дип кабатлады улы уфтангандай инде ничәнче тапкырдыр, әнисеннән күзен алалмый.
— Хуш! Сәламәт булып, озак яшә, әни. Юныс кесәсенннән ак кулъяулыгын алып, Сафиянең яшьләрен сөртте.
— Хуш, әни!
Улы утырган автобус күздән югалгач та, тукталыштан китәргә ашыкмады Сафия. Нигә “хуш” диде соң улы, сау бул, дип әйтмәде? И, Аллам, исән-сау гына йөри күрсен. Юлларында яхшы кешеләр генә очрап торсын. Күңелен тырнап торган тагын бер сорауга җавап таба алмады Сафия. Себергә акча эшләргә киткән улы соңгы елда әнисеннән үзе акча сорап хатлар яза башлады. Сафия уйлый-уйлый да уйларының төбенә төшеп җитә алмый. Фатиры да юк, машинасы да, гаиләсе дә. Эшләгән кешенең акчасы булса да булырга тиештер бит инде?!.
Юныс та ул көнне авыр тойгылар, күңелсез уйлар белән юлга чыкты. Бәлки, чынлап та, әнисе янында гына калырга кирәк булгандыр? Ярый, улының нинди уйлар белән кайтканын әнисе сизмәде. Шулай да, аның Юныска төбәлгән сораулы карашы һәрвакыт: “Ни булды сиңа, улым?” — дип сораган сыман тоелды. Кайтып та йөрисе калмаган, әйтергә теле бармаган кебек, кулы бармый аның бу эшкә, хәтта тавык суярга да кулы күтәрелмәгән кешенең, әнисенә кулы күтәрелер идеме соң?
— Әни, мин синең гомереңне карта уенында оттырдым, үземә гомер биргән әниемнең башына җитәргә, дип кайткан идем, дия алмый бит инде ул… Ничә төн килде ул әнисе янына, бау тотып та, чүкеч тотып та. Булмады, кулы күтәрелмәде һәм күтәрелмәс тә. Аның бу дөньяда әнисеннән дә якын, кадерле һәм яраткан бер кешесе дә юк икәнне ул шушы авылда уздырган көннәрдә генә аңлады.
Уеннан уймак чыга диюләре шушыдыр инде?.. Чынлап та, кайчандыр шаярып кына башланган карта уены әллә кая барып җитәр, дип кем уйлаган? Нәтиҗәдә күзгә күренерлек бар әйберен, бар акчасын оттырып бетерде Юныс. Туктарга, болай яшәргә ярамаганлыгын да аңлый ул үзе, тик бер генә уйныйм да, дип башланган уен, кабат авыр чир сыман үзенә тартып кайтара. Менә тагын юлда кайтканда Юныс үз-үзенә меңенче кабат: “Тукта! Мондый яшәү яшәү түгел”, — диде. Шул ук авыр уйлар белән поезддан поездга утырды, йокыга китте, кабат уянды егет. “Киләчәктә ничек яшәргә?” Шушы уйлар белән үзе яшәгән шәһәргә кайтып җитте ул.
Яшәгән торагы шәһәр чи­тендәрәк булганга егет такси яллады. Нигәдер шофер янына түгел, арткы утыргычка кереп утырды. Уйлардан башы тәмам каткан иде Юнысның. Әнә, ул аксөяк сыман әнисе бурычка алган акчага таксида шәһәр буйлап чаба. Ун елдан артык яшәгән шәһәр бик үзгәргән шул еллар арасында. Нинди зур биналар, сәүдә үзәкләре калкып чыккан. Барсы үзләренә чакырып, зур акча таләп итеп торалар. Ә Юныс муеннан бурычка баткан. Иң куркынычы — кеше җаны таләп итә торганы. Ничек котылырга?..
Алда ясалма күл. Аның тирә-ягын матур итеп үзгәрткәннәр, бизәкле тимер рәшәткә белән уратып ук алганнар. Бер уйласаң, зираттагы чардуган сыман. Матур, тик бу матурлык Юныска кирәкме хәзер? Общагага кайтуын белгән картежниклар шул минутта ук бурычны кайтаруын сорап керәчәкләр. Юк, Юнысның җанын сорап керәчәкләр. Алардан котылу юк, аны Юныс бөтен җаны белән сизә, чөнки алар моңа кадәр дә бер генә башына җитмәделәр инде.
Күл турына җиткәч, Юныс кисәк кенә таксистка туктарга кушты. Машина туктады, Юныс санамый да кесәсендә булган акчаны шоферга тоттырды да, шул кадәр акчаны күреп гаҗәпләнгән, әле берни аңламаган шоферны калдырып, тимер рәшәткәләр ягына китте. Шофер аның үз туган телендә: “И, әни, әни!” — дип уфтанулы сүзләрен ишетеп калды.
Инде машинасын борып, ки­ре якка борылган таксист пас­сажирының юл сумкасы машинада калуын исенә төшерде.
Машина кабат туктады, Юнысның сумкасын алып, шофер бу, сәер пассажиры артыннан китте. Шул чакны ул аның рәшәткә өстенә менеп басканын күрде.
— Ни эшлисең син, юләр? Анда бик тирән, — дип кычкырды.
Юныс инде ике кулын канат итеп, берни ишетми, суга сикергән иде. Таксист, таныш булмаган егетнең сумкасын тоткан килеш, яр буенда уңга-сулга йөгерде, дулкынланган, калтыраган тавыш белән: “Дурак! Мин бит йөзә белмим, кем сине биредә коткарсын?” — дип кычкырды да, ярдәм итә алмавыннан хәлсезләнеп, яр кырыена килеп бас­ты.
Күл өстендә су як-якка таралып, зур түгәрәкләр хасил итте дә бераздан тынып калды. Таксист шул мәлне исенә килде, ут капкандай кулындагы сумканы җиргә куйды, үзе йөгерә атлый машинасы янына китте. Сәер, артык сәер булды аның бүгенге пассажиры.

Гөлфия Исхакова, Воткинск шәһәре.