Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Ничек дөрес була?
31.10.2018

Ничек дөрес була?

Тәрбиягә кагылышлы сорауларым белән газета укучыларга мөрәҗәгать итәсем килде. Без барыбыз да балалар, оныклар мохтаҗлыкны күрмәсеннәр, дип кайгырып яшибез. Ә менә балага һәр сораган уенчыкны алып бирергә кирәкме? Әлеге сорау юкка гына тумады. Оныкның берүк төрле уенчыклары берничә данә. Аларның аермасы шунда – кайсы зуррак, кайсы кечерәк яки төсләре төрле. Минем уйлавымча, бу дөрес түгел. Бала каршылыксыз үзенең теләгәнен үтәгәнгә күнегеп үсәдер, дип уйлыйм. Әйбернең кадере дә бетә. Бәлки мин искерәк караш белән яшимдер. “Без рәхәтләнеп уенчыклар белән уйный алмадык. Улымның кызыл автобусы да, зәңгәре дә булсын”, – дип уйлыйлар. Бу хакта яшь әти-әниләрнең фикерен беләсе килә.

Силүзә Мифтахова, Ижау шәһәре.

Сораштыру

Лилия Миргаева (Ижау шәһәре, 28 яшь, 1 бала анасы):
“Мин кызым Самира белән еш кына кибетләрдә йөрим. Бакчадан чыккач, кибеткә керәбез. Кечкенә чагында аңа сок алып бирә идем. Үскән саен, аның башка тәмле әйберләргә дә күзе төшә башлады. Хәзер касса янына куелган шоколадлар, сагызлар, башка вак-төяк тәмле әйберләр янына килеп басарга ярата. Мин аңа: ”Бер әйбер генә алабыз”, — дип аңлатам. Риза булмыйча елый башласа, аның барлык теләкләрен үтәмәс өчен “Икенче көнне шоколад алырбыз”, — дип вәгъдә бирәм. Кайчагында игътибарын башка нәрсәгә юнәлтәм.

Динара Миннекаева (Казан шә­һәре, 30 яшь, 2 бала анасы):
“Бала сораган һәр әйберне дә алу — безнең гаилә өчен хас күренеш түгел. Балаларны үзебез белән кибеткә алабыз. Ирем белән алдан ук нәрсә аласын планлаштырабыз. Улыбыз инде аңларлык яшьтә, аңа кибеткә бару максатын әйтеп куябыз. Дөрес, бер дә әйбер сорамый, дип әйтә алмыйм. Нәрсә һәм нигә соравына карап, ул әйберне алган очраклар да була. Зур әйберләрне туган көненә, Яңа елга бүләк итәбез. Ә инде юк-бар өчен елап, холык күрсәтеп торса, яхшылап аңлатырга туры килә. Балалар акчаның эшләп кенә килгәнен һәм башка әйберләр дә аласы барлыгын, гаиләдә ул гына түгеллеген белеп үсәргә тиеш. Кечкенәдән алар белән килешеп эшләргә, уртак фикергә килә белергә өйрәтергә кирәк, дип уйлыйбыз”.

Эльмира Сюткина (Ижау шәһәре, 28 яшь, 2 бала анасы):
“Кибеттә улым тегене-моны сорый башласа, мин аңа андый әйбернең өйдә булуын, кайчагында сөткә, ипигә акча җитмәгәнен, акчаның кесәдә үсмәгәнен, аны бик сак тотарга кирәклеген аңлатам. Әлбәттә, гел шундый аңлатулар алып барып булмый. “Юк”, – дип кенә кырыс җавап биргән чакларым да була. Әни “Юк”, — дип әйткән икән, юк. Ул чагында улым әйбер сорап торуның файдасыз икәнен белә”.

Румия Сабирҗанова (Ижау шә­һәре, 31 яшь, 2 бала анасы):
“Кибеткә барыр алдыннан ук балаларым белән нәрсәләр алачагыбызны сөйләшеп куябыз. Әгәр инде күзләре төшкән әйберләр булса, ике әйбернең берсен сайлап алырга кушам”.

Психолог Люция Абдуллинадан киңәш:

“Үзебезне бала урынына куеп карасак, әлеге сорауга җавапны тизрәк табарбыз. Күз алдына китерегез: әти-әниләрегез сезнең теләгән барлык әйберләрне дә алып бирәләр. Әлбәттә, күңелле, әмма син тормышта “Юк” дигән сүзне белмичә үсәсең. Әти-әниеңнең мөмкинлеге булмаган очракта да, аларны аңламаячаксың. Үсеп, бакчага, мәктәпкә киткәч, сиңа “юк” дисәләр, акырып елый башлыйсың. Тик бакчада, мәктәптә бу гадәтеңә игътибар итмәячәкләр. Син үч алу өчен тешләшә, сугыша башлаячаксың. Югарыдан китерелгән мисалдан сез үзегез үк баланың барлык теләкләрен үтәргә ярыймы, юкмы дигән сорауга җавап тапкансыздыр. Әгәр балагызның бәхетле булуын, башкалар белән уртак тел табуын, сезне хөрмәт итүен телисез икән, ул “юк” дигән сүзне кечкенәдән белеп үсәргә тиеш”.