Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Нигә русчага күчәсез?
19.02.2019

Нигә русчага күчәсез?

— Нигә русчага күчәсез сез? – Казанга Бөтендөнья татар конгрессы җыенына килгән чит ил делегаты тавышында аптыраудан бигрәк рәнҗү яңгырый. 2017 елның җәе Нурлы Казан урамында шәһри Болгарга экскурсиягә автобус көткәндә сөйләшеп торуыбыз иде. Оят булып китте. Рәнҗүе – русча аңламаганына түгел, туган телебездә сөйләшмәвебезгә. Милләттәшебезнең океан кичеп, бабалары эзе калган тарихи ватанында, нурлы Казан туфрагында басып тору шатлыгына бер кашык гына түгел, бер чиләк дегет койгандай хис иттем үземне. Татарстанда, Россиядә яшәп, татарча сөйләшмәвебез, кайберләребезнең туган телебезне хәтта белмәве дә чит ил татарлары өчен аңлый алмаслык кыргый күренеш. Аларның яше-карты белә, сөйләшә. Кукмара районына сәфәрдә төркемебездә Кытайдан килгән ике кыз белән якыннан аралашып китеп, көне буе бергә йөрдек. Исемнәренә кадәр җанга ятышлы – Айнигар белән Әлфия. Йөзләрендә кытай, уйгыр чалымнары да бар. Туган туфрагын калдырып, чит җирләргә китәргә мәҗбүр булган татарларның дүртенчеме-бишенчеме буыны. Ә телне беләләр! Үзара кытайча гөрләшеп алалар да, безнең белән татарча сөйләшәләр. Ә безнең, чеп-чи татар авылыннан шәһәргә күчеп килгәннәрнең балалары белми генә түгел, аңламый да. Өйрәтмибез, әле үзебезне аклар сәбәп тә, җай да табабыз. «Мәктәпне тәмамлап, техникумга укырга кергәч, русча начар белүем үзәккә үтеп калган, шуңа балаларымны татарча сөйләштереп тилмертмәдем», — ди бер ханым. Капма-каршы мисал: «Кечкенә кызым белән авылга ялга кайткач, әбием оныгының татарча бер сүз белмәвен күреп, ирем белән икебезне шулкадәр оялтты. Шуннан соң өйдә татарча сөйләшүне гадәткә керттек», — дип сөйләде Себер якларына китеп яшәүче мәктәп елларындагы дустым, кызының татарча матур сөйләшүенә соклануыма җавап итеп.
Белгечләр әйтүенә караганда, бакча яшендәге бала 3-4 телне бердәй үзләштерү сәләтенә ия, бала белән бары бу телләрдә аралашырга кирәк. Андый гаиләләр бар ул. Алар белән очрашып аралашулар егерме елдан артык журналист булып эшләү дәверемнең иң матур мизгелләре. Фәрит һәм Филисә Әсламовлар гаиләсендә булырга туры килде. “Әби белән үстек, урысча аңламыйм. Өйдә татарча сөйләштек, хәзер дә шулай. Туган телне югалтып та, онытып та булмый», — ди Филисә апа. Ә тормыш иптәше элеккеге 20нче татар мәктәбендә укыган, дүртенче класска кадәр бар фәннәр татарча булып, аннары русчага күчкәннәр. Кызлары Алсу белән Гүзәлиягә мәктәптә татар телен өйрәнү мөмкинлеге булмаган, әмма өйдә сөйләшеп үскәннәр. Онык-
лары Вәсилә белән Камиләне инде милли төркем булган 116нчы бакчага биргәннәр. Анда хезмәт куйган Рәсилә Гатауллинага рәхмәтлеләр, Филисә апа үзе дә бакчада узган татар бәйрәмнәрендә актив катнашып килде. Оныклары хәзер мәктәптә белем ала, татар теле фән буларак керми — аларга өйдә бу яктан әби-бабай мөгаллим. “Туган телне өйрәтү – әби-бабайның төп вазифаларының берсе ул,” – диләр Әсламовлар.
Кияүләре Ленар Тукаев та Ижауда саф татар гаиләсендә туып, туган телендә сөйләшеп үскән егет. Чит җирдә хәрби бурычын үтәгән чагында әти-әнисенә хатларны татарча яза торган булган. Инде үзе әти булган Ленар: “Балаларың татарча сөйләшсә — үзе зур байлык. Кызганыч, бездә ана теле нигәдер арткы планга күчә. Хәзергә үземне, авыз тутырып, чын татар дип әйтә алмыйм — оныкларымның туган телдә сөйләшкәнен ишетә-күрә алсам, өйрәтә алсам, шул вакытта чын татар булырмын, ” – ди.
Татар телен укытуда никадәр киртәләр һәм кыенлыклар булмасын, мәктәп ул — икенче баскыч. Туган тел туган йорттан башлана. Әнә, чит илләрдә гомер кичерүчеләр аны әби-бабалары, әти-әниләре мирасы итеп саклый. Казанга килеп, инглизчә, русча сөйләшүне күз алдына да китермиләр. Бездәге гаиләләрдә татар телендә аралашу “абика”, “бабайка” дигән ике сүзгә кайтып кала.
Әйе, мохитебез чуар, эштә, мәктәптә, урамда русча сөйләшергә туры килә. Балага мәктәптән бирелгән өй эшләрен башкарырга булышканда да “великий, могучий”сыз булмый. Әмма туган тел кирәкми, дигән сүз булырга тиеш түгел. Өйдә мин улым белән татарча сөйләшергә тырышам, русчага күчәм икән, кайчак келт итеп чит ил кунагының теге рәнҗүе искә төшә.

Фәнзилә Салихова.

Фотода: Тукаевлар гаиләсе.