Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Нигә боламык ясарга?
14.05.2020

Нигә боламык ясарга?

Татарстан акчасына татарлар турында “Зөләйха күзләрен ача” дигән “пычрак” фильм төшер­гән­нәр”, — дип лаф оручыларга мин: “Рәхмәт, Татарстан. Күп­тән инде мондый фильм караган юк иде. Рәхмәт, Гүзәл Яхинанага!” – дип җавап бирер идем. Мин аның китабын ике тапкыр укып чыктым. Күптән шулай эчтәлекле, мавыктыргыч китап укыганым юк иде, валлаһи. Һәрбер халык арасында төрле хәлләр, төрле кешеләр була. Татар халкы гына бу күренештән читтә калмаган.
Кинода бер мескен, кыерсытылган, үзенең кечкенә генә дөньясыннан, әти-әнисенең, иренең йортыннан, авылыннан башка берни күрмәгән татар хатынының язмышы күрсәтелә. Нигә моны бөтен милләт язмышы белән болгатып, боламык ясарга икән? Нигә шулай каты бәрелергә бу фильмга? Имеш кайберәүләр “Зөләйха күзләрен ача” киносын карагач, татарлыкларыннан җирәнгәннәр. Ә мин киресенчә, татарлыгым белән горурланам гына. Беркемнән дә оялмыйм. Мин Аллаһы Тәгаләдән башка беркемнән дә курыкмыйм. Авыз тутырып татарча сөйләшәм. Булдыра алганча фикер йөртәм. Зөләйха заманында якты дөньяга яралмаганыма, халыкны чалгы белән чапкан кебек теге дөньяга алып киткән ачлык афәтләре күрмәгәнгә рәхмәт Ходаема!
Китаптагы геройлар: Мортаза да, Убырлы карчык та тормышта гел явыз гына булып тормаганнар. Мортаза — бик тырыш, бик уңган, бик акыллы ир. Мунча мичен дә үз кулы белән яхшылап эшләп куйган. Убырлы карчык та бик үзгә. Бердәнбер бәгыре булган улын өзелеп яратучы ана. Карчыкның үзенең дә тормышы майлы, баллы гына булмаган. Утында да янган, суында да баткан дигән кебек. Әллә Островскийның “Гроза” әсәрендәге Кабаниханы оныттыгызмы? Русларда да булган шундый усал кайнаналар.
Килен кеше ким кеше, ялчы белән тиң кеше. Бу әйтем юкка гына чыкмаган бит. Булган бит андый хәлләр: киленнәрне кыерсыту, санга санамау. Зөләйха мәңге ташлап китмәс иде сукыр кайнанасын, әмма кем соң аннан: “Зөләйха, гөлкәем, сөргенгә барып кайтмассың микән?» — дип, сорап торган. Мылтыкны маңгайга китереп терәсәләр, мин дә барыр идем. Башка чара юк. Илсез, җирсез калган татарның язмышында кем гаепле соң? Татар үзе түгелме?
80нче елларның башында шулай Яр Чаллыда яшәүче Таһирә апамнан кунактан кайтканда вагонда урыным ике яшь пар белән туры килде. Болар Казанныкы булып чыктылар. Мин шундый сөендем инде аларга. Без башка төбәктә яшәүче татарлар, татарстанлыларны әллә ничек зурлап, бездән яхшырак кешеләр дип уйларга күнеккән халык бит. Бу ике егет белән ике кыз шундый чибәрләр, шундый зифа буйлылар, күзеңне ала алмассың. Алар поезд кузгалу белән аракы шешәсе чыгарып утырттылар. Аны “аяклап” алдылар да, сөйләшә башладылар. Әтекәйгенәм, китте шуннан ата-бабаларын катыштырып сүгенүләр. Вагонның өске катында тын да алырга куркып ятам. Рәхмәт, парлашып яттылар да, гырылдап йоклап киттеләр. Шушы вакыйгадан соң, минем дә күзләрем ачылып киткәндәй булды. Байтак кына вакыт татарстанлыларга, Казанга карашым башка булып торды. Бәлкем татарстанлылар да “маңкорт“ язучы Гүзәл Яхинага шундый хисләр кичерәләрдер. Ничек инде ул әллә кайда Мәскәүдә яшәүче татар хатынының язмышы турында китап язарга кыюлык иткән? Нәрсә белә ул Татарстандагы чын татарлар тормышы турында? Белмәгәнгә динне һәм милләтне “саткан”. Ә минем шуны әйтәсем килә: Гүзәл Яхина чынбарлыкны тасвирлаган. Майламаган, балламаган, матур төсләргә буямаган. Менә шундый минем фикер. Кайгырма, татар туганым. Без булдык, бар, булачакбыз.

Салиха Касимова, Глазов районы Тат. Парҗысы авылы.

Милли әсәрме яки сәясиме?

Мәскәүдә яшәп иҗат итүче язучы Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романы басылып чыгу белән китап сөючеләр арасында күп кенә каршылыклы фикерләр уятты. “Китап сөючеләр арасында”, — дип әйтү генә дөрес тә булмас, ул югарыда утыручы түрәләрне дә битараф калдырмады. Әгәр шулай булмаса, бу романга бер-бер артлы матбугатта мактаулар ява башламас иде. Китапның “Роман года” дигән исемгә лаек булуы һәм авторга бихисап зур акчалата премия китерүе үзе генә дә ни тора!
Тагын шуларга өстәп, илнең икътисади кризис кичергән чорында бу роман буенча фильм төшерү җәмәгатьчелек күңелендә күп кенә сораулар уятты. Фильм төшерү — бик тә авыр, бик тә күп матди чыгымнар сорый торган эш бит. Кама яры буенда фильм күренешләрен төшерү өчен авыл төзеп кую үзе генә дә нинди чыгымнар сорагандыр?!
Киноны күрсәтә башлаганда экрандатитрда “Ак Барс Банк” исеме килеп чыга. Ни өчен шулай икәнен аңларга артык акыллы булырга кирәкми, димәк, фильмның чыгымнарын шул банк үз өстенә алган. Димәк, Ак Барс Банк шулкадәр бай. Ул фильм төшерер өчен миллиардлаган сум акча бирә ала?.. Мин Татарстанга еш кайтып йөрим, анда күктән акча ява дигән сүзне ишеткәнем юк…
Гүзәл Яхинаның әлеге романы татар зыялыларының да игътибарын җәлеп итте. Бу гаҗәп тә түгел. Исеме татар булган язучы рус телендә татар тормышы турында яза… Фикерләр газета-журналлар битләрендә басылдылар һәм бик каршылыклы булдылар. Аеруча язучы Рабит Батулла фикере хәтергә кереп калды: “Китап татар халкына карата тискәре уй-фикерләр уята. Ул татар китабы түгел. Шуңа күрә дә мин аны укымаска булдым” (татар турында пычрак фикерләр әйтүчеләр аннан башка да җитәрлек, кәефне бозып тормыйм әле, янәсе).
Ә Гүзәл Яхинаны яклап чыгучыларның төп дәлилләре шулайрак булды: “Язучы татар халкы, аның гореф-гадәтләре турында документаль, тарихи әсәр язмый бит. Ул татар милләтеннән булган аерым персонажларның начар холык-фигыльләре, мәрхәмәтсезлекләре, кансызлыклары, комсызлыклары һ.б. турында гына яза”. Ә мондыйлар татарлар арасында чынлап та булган. Сүз дә юк, җир йөзендә фәрештәләр түгел, ә кешеләр яши. Татар халкында атның аласы да, коласы да була, дигән әйтем бар. Кайбер татар гаиләләрендә дә киленнәргә карата гаделсез карашлар, кимсетүләр булмаган түгел, ләкин алар бик сирәк булганнар. Шуңа күрә алар бөек татар халкының йөзен билгели торган сыйфатлар булмаганнар. Татар гаиләләрендәге төп сыйфатлар һәрвакытта изге күңеллелек, дуслык, туганлык, өлкәннәргә хөрмәт, ярдәмчеллек булган. Шунысын да әйтеп үтү урынлы булыр дип уйлыйм: татар халкында җәмәгатьчелек (күршеләр, дуслар, туган-тумачалар) фикеренә һәрвакыт игътибар зур булган. Әгәр гаиләдә киленгә кимсетүле мөнәсәбәт булса, бу турыда гаилә әгъзаларына җәмәгатьчелек үз сүзен әйтүдән тартынмаган.
Кайберәүләр: “Ә бит татар әдәбиятында “Татар хатыны ниләр күрми?” дигән гүзәл әсәр дә бар”, — дип әйтергә яраталар. Әйе, бар андый әсәр. Үз вакытында ул мәктәп программаларында да бар иде. Ләкин ул әсәр белән “Зөләйха күзләрен ача” әсәре арасында җир белән күк аермасы. Хикмәт шунда ки, “Татар хатыны ниләр күрми?” әсәре татар халкына тәрбия бирү, аны дус, тату гаилә коруга өндәү формасында яңгырады.
Ә “Зөләйха күзләрен ача” китабын һәм аеруча нәфис фильмын татар халкы дошманнары бөтенләй башка максатларда кулланырга уйлаганнар, ахры. Мин телефильмны игътибар белән карадым. Аны талант­лы режиссер төшергәнлеге күренеп тора. Фильмда тамашачының күңелендә гомергә сакланырлык, искә төшкән саен йә күздән яшьләр чыгарырлык, йә ачудан йөрәк авыртуына китерерлек күренешләр дә бар. Мәсәлән, юлда ачлыктан хәлсезләнгән баланың әтисенә: “Әти, мин инде үләм, бу икмәк кисәген үзең ашап, гомереңне саклап кал”, — диюе. Яки юлда үлгән кешеләрне ашык-пошык күмеп, кабер өсләренә тәре формасына китерелгән таяклар кадап китү һ.б. Болар фильмга тамашачыны тарту өчен шактый көчле магнит ролен уйныйлар.
Ләкин фильмның идеясе һәм сценарие авторлары, минемчә, үз максатларына беренче сериядә үк ирешкәннәр. Мортаза дигән кулак байлык өчен теләсә нинди җинаять эшләргә дә сәләтле канэчкеч зат итеп күрсәтелгән. Аның җан өшеткеч гамәлләре турында язып, укучының кәе­фен бозып торасы да килми. Ул кылган җинаятьләр тамашачыга шундый тәэсир ясый ки, 8 серияле фильмда булган башка вакыйгалар, тәэсирле эпизодлар ничектер томан артында калалар һәм тиз онытылалар. Ә Мортазаның пычрак, хайвани образы гомергә онытылмаячак. Мортаза образында татар халкының “дуслары” кемне күрсәтергә теләгәннәре сүзсез дә аңлашыла.
Күп кенә очракта, әдәби әсәрләр буенча фильмнар төшерелгәндә, сценарий авторлары һәм режиссерлар әдәби әсәрдә булмаган эпизодларны да фильм­га кертәләр. Бу төрле сәбәпләр аркасында була: фильм­га тамашачыны күбрәк тарту яки түрәләр күрсәтмәсе буенча. Билгеле, мондый нәрсә закон буенча тыела. Ләкин Рәсәйдә законга каршы эшләүләр дә булгалый шул.
Гүзәл Яхинаның үз халкына кара яла ягарга теләп язуына мин ышанмыйм. “Зөләйха күзләрен ача” романын татар теленә тәрҗемә иткән талантлы язучы Флера Тарханова бу турыда матбугатта язып чыккан иде инде. Димәк, телефильмның татарга каршы пропаганда чарасы буларак чыгарылуы кемгәдер сәяси максатларда кирәк булган. Октябрь аенда көтелә торган халык санын алуларга әзерлек барганда, “дуслары”быз безнең санны азайту максатларында бернинди чаралардан да тартынып тормаслар дип кенә уйларга кала. Хәтта ул чаралардан сасы исләр килеп торса да.

Гыймран Сафин.

Зөләйханы көтеп алдым

Соңгы вакытларда сабын куыклары кебек сериаллардан туйган идем инде. “Зөләйха күзләрен ача” киносын көтеп алып карадым. Мондый көтеп алынган кинолар хәзер юк бит. Нинди генә михнәтләр күрмәгән халык? Болар барысы да чынбарлык бит. Татарларда мондый явыз кайнаналар, явыз ир-атлар юк дигән булалар. Хәтерлим: әле 70нче елларда да кайнаналар киленнәрен мыскыл итеп яшәделәр.
Мин үзем Игнат образына гашыйк булдым. Тик ничек кенә кешелекле булып, халык өчен тырышса да, югары күтәрелә алмады. Ул заманда гына түгел, бүгенге көндә дә ялагайлар, бер-берсен сатучылар, әләкчеләр генә җитәкче урыннарга күтәреләләр. Зөләйха, Юсуф, Игнатның бергә булуларын аңладык, әмма кино ахырында аларның очрашу күренешен күрсәм, күңелем тагын да ныграк булыр иде.

Люция Исламова,  Әгерҗе шәһәре.