Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Наркомания — куркыныч авыру
29.08.2018

Наркомания — куркыныч авыру

Без цивилизациянең яңа һәм иң куркыныч авыруы – наркоманиянең барлыкка килүенең шаһитлары булып торабыз. ХХ гасырның 50-60нчы елларында без медицина институтында укыганда наркомания белән авыручыларны күрмәдек тә, наркомания кафедралары да юк иде.
60нчы елларда наркомания ташкыны безнең илгә дә ябырылды һәм 70нче елларда ук яшьләребезне үз ятьмәсенә эләктерә башлады. Бу вәсвәсә, шайтан коткысы безнең илгә “рок музыкасы”, “хиппизм” төшенчәләре белән килеп керде. Шул чорда “рейв” музыкаль стиле модада була. Рок йолдызлар электрон музыканы аек баштан тыңлап булмый, наркотик­лар белән кәефне күтәргәндә генә аннан ләззәт алырга була дип инандыра торган булганнар. Имеш, наркотиклар бу музыканы башкаручыга да, тыңлаучыга да илһам өсти. Наркотиклар куллану ул вакытта зыялылык билгесе булып китә. Мәшһүр артистлар ачык рәвештә нар­котиклар куллана башлый, ә аларның меңләгән кумирлары аларга охшарга тырышып, бу агуга ияләнеп китәләр. Бу мәҗүсилек, сукырларча яраткан артистларыңа табыну хәзерге заманда да дәвам итә. Наркотик матдәләрне татырга, аларга бәйләнергә өлгергән күпме талант ияләре өметле яшьләребез һәлак була, үзенә-үзе кул салучылар елдан-ел арта бара. Яшьләр арасында наркотик матдәләр кулланучыларның артуы табибларны гына түгел, ата-аналарны, укытучыларны, бөтен җәмгыятьне хафага сала.
Бу эпидемиягә әверелгән авы­руның сәбәпләре нәрсәдә соң? Психологлар фикеренчә, төп сәбәп – яшәү мәгънәсен аңламау. Шулай ук башка сәбәпләр дә атала: ялгызлык, балаларга ата-ананың игътибары җитмәү, модадан артка калудан курку, үзеңнең кумирыңа охшау, мәгълүмат чараларының тәмәке, аракы пропагандалавы, кырыс реаль чынбарлыктан аз гына вакыт булса да аерылып тору теләге, мәктәптә, гаиләдә булган конфликтлар. Бик күп яшүсмерләр наркотикларның ни дәрәҗәдә организмга зыян китергәнен белмиләр. Күп ата-аналар тәмәке тартуга, яки аракы эчүгә нормаль күренеш дип карыйлар. Ә бик галимнәр үткәргән тикшерүләр буенча наркотик татып карауга һәрвакыт диярлек исерткеч эчемлекләр куллану һәм тәмәке тарту этәргеч булган. Психологлар яшьләр, балалар арасында наркоманиянең таралуын Интернет сәхифәләреннән дә күрәләр.
Наркоманнарның күпчелеге наркотикларны 15-25 яшьләрдә куллана башлый, моңа иртәрәк тартылучылар да ешая. Бу күренеш алкоголик, наркоман ата-аналар булган гаиләләрдә күзәтелә. Еш кына өлгереп җитмәгән, тормыш бусагасына яңа баскан яшүсмер төрле сынаулар алдында югалып кала, чарасызлыктан үзенә игътибар, ярдәм эзли. Дөрес юл сайлый белмәү, интеллектуаль һәм эмоциональ мәсьәләләрне чишә алмау баланы даими борчыларга мәҗбүр итә. Гаиләдә матди һәм рухи мәсьәләләр хакында ата-ана арасында конфликтлар, бигрәк тә аерылышулар булса, бу дөнья тәмугыннан бала наркотикларга “кереп кача”. Ләкин наркотик аның проблемаларын чишәргә ярдәмгә килә алмый, яшьләрне физик һәм рухи яктан гарипләндерә.
Наркотиклар баш миенең, үпкәнең, канның күзәнәкләрен тарката, психоз, эпилепсия кебек авыруларга сәбәп булып тора. Наркоман йоклаганда саташа, күзенә әллә ниләр күренә, ул акылын, аңын җуя, аның белән наркотиклар идарә итә. Мондыйлар тирә-юньдәгеләр өчен бик куркыныч. “Ломка” вакытында кешенең бөтен тәне сызлый. Мускулларны сөякләрдән каезлап алган, буыннарны урыныннан каерып чыгарган кебек хисләр барлыкка килә. Гадәттә организмда мондый авыртулар әгъзаларның ялкынсынуы, сөякләрнең сынуы, бәрелүе кебек вакытларда күзәтелә. Ә наркоманда алар бернинди яра, җәрәхәтсез барлыкка киләләр. Шулай итеп наркоман үзен бик каты газапландыра. Ләкин үсеп килгән яшь буын бу хакта белми, еш кына белергә дә теләми һәм үзенә ике дөнья газабына илтүче юл сайлап ала.
Наркомания ул – башка авыруларга охшамаган үзенчәлекле авыру. Аны дәвалау, шәхесне тәрбияләү, рухи яктан яңадан туу, үзеңә максат кую – Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешү белән бергә дәвам итә.

Галимә Харисова, Алабуга шәһәре.