Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Нардуган бәйрәме
1.01.2018

Нардуган бәйрәме

Әти-әниләр белән балаларга татар мохите тудыру өчен Нардуган бәйрәме оештырдык. Бәйрәмгә урта һәм югары төркемнәргә йөрүче балаларны җәлеп иттек. Бәйрәм урамда узды.
Ул көнне балаларны Шүрәле һәм Убырлы карчык урамда ук каршы алды. Нардуган бәйрәме турында бик күп балалар белми. Шуңа күрә әкият геройлары әлеге бәйрәмнең 20 нче декабрьдән 7 гыйнварга кадәр уздырылуын, ә «нардуган» сүзен тәрҗемә иткәндә, «кояш уянуы» сүзен аңлатуын әйттеләр. Табигатьнең уянуын билгеләп үтү йоласының үз геройлары, ягъни Нардуган ата һәм Нардуган ана барлыгы да аңлатылды. Алар йорттан-йортка кереп, изге теләкләр теләделәр, татлы ризыклар белән сыйладылар. Соңыннан Нардуган ата һәм Нардуган ана балалар белән кызыклы эстафета оештырдылар, бергәләп татарча җырлар җырладылар, табышмаклар чиштеләр. Балаларга әкият геройлары белән бергә ат чанасында йөрү, кош теле белән сыйлану бик ошады. Нардуган бәйрәме бик күңелле узды. Бәйрәмнең уңышлы үтүендә әти-әниләрнең өлеше зур булуын да әйтәсе килә. Чөнки әлеге йоланы яңартырга кирәклеге турындагы тәкъдим белән алар чыктылар һәм бәйрәмне оештырганда ярдәм иттеләр. Киләчәктә Нардуган бәйрәмен балалар бакчасында уздыру матур традициягә әверелер дип уйлыйбыз.

Динә Касимова, Балезино районы Кистем авылы.