Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Наил Садыйков: “Һөнәрем — бәхетем дә, бәхетсезлегем дә…”
13.09.2018

Наил Садыйков: “Һөнәрем — бәхетем дә, бәхетсезлегем дә…”

9 сентябрь -Танкчылар көне

Танк гаскәрләре коры җир гаскәрләренең аерылгысыз өлеше булып тора. Ул — һөҗүм итү, каршы тору, ут яудыруда иң көчле чара. Ә танкчы — иң әһәмиятле, шул ук вакытта куркыныч һөнәр. Танкчыларның үзләренең һөнәри бәйрәме бар. Аның төгәл датасы булмаса да, һәр елны сентябрь аеның икенче якшәмбесендә бәйрәм итә алар. Мондый бәйрәм чарасында РФ Хәрби көчләр танк бүлекләре хезмәткәрләре, профильле уку йортлары, элек армия сафларында танкчы булганнар, бронетехника ясауда катнаш­лыгы булган конструкторлар, инженерлар, завод эшчеләре, фәнни-хезмәт институты хезмәткәрләре, аларның туганнары да катнашалар.
Быел танкчылар көне 9 сентябрьгә туры килде. Ижау шәһәренең Киров паркында алар өчен күңелле концерт программасы үтте. Хәрби киемнәрдән танкчылар фотосурәтләргә төштеләр. Аларны бүләкләү тантанасы булды. Бәйрәм итүчеләр арасында оста куллы гаҗәеп һөнәр иясе, армия хезмәтендә танкчы булган Наил абый Садыйков та бар иде. Ул: “Ел саен хәрби киемнәрдән җыелып бәйрәм итү безнең матур традициягә әверелде. Һәрвакыт хезмәттәшләр белән очрашып, аралашып, Интернет челтәре аша язышып торабыз”, — ди.
Бер карасаң, гап-гади, яшәеше белән башкалардан әллә ни аерылмый төсле ул. Әмма аның искиткеч бай, сокландыргыч һөнәре белән кызыксынмыйча, аны ачмыйча булмый. Танкчылар көне уңаеннан сезне дә аның белән якыннан таныштырмыйча булдыра алмадым.
Наил абый Ижауда туган. Әнисе ягыннан әби-бабасы Татарстанның Мөслим районыннан. Репрессиягә эләккәч алар юлда качып котыла алалар һәм Удмуртия якларына килеп төпләнәләр. Әтисенең нәселе Башкортстан якларыннан, Тәтешле районыннан. Әтисе данлыклы балта остасы була аның. Рәсем ясарга, агач эше белән шөгыльләнергә бик ярата. Кул эшләренә мәхәббәтне Наил абыйга да кечкенәдән сеңдерә. Кул арасына керү белән ул әтисенә булыша башлый. Җәйге каникул вакытында Наил абый заводта эшләп акча эшләргә дә өлгерә. Үз-үзен тәэмин итәргә, хезмәт тәмен татырга яшьтән өйрәнә. Ижау шәһәренең 12нче мәктәбен тәмамлау белән “Ижмаш” заводына эшкә урнаша. Шушы заводтан аны армия хезмәтенә алалар. Чиләбе шәһәрендә хәрби укулар үтеп, егетне Германиягә БМП1 наводчик операторы белгечлеге буенча хезмәт итәргә билгелиләр. Бирегә солдатларны сайлап кына алалар: иң җаваплыларын, иң осталарын. Һәркемгә мондый мөмкинлек тими. Наил абый да шундыйлар исәбендә була.
Ике ел Германиянең Фюрстенберг шәһә­рендәге 2нче гвардия танк армиясе штабы 60 мото-ук полкы, 10нчы танк дивизиясендә хезмәт итә. Әлеге курорт шәһәре матур архитектура биналары белән генә түгел, Германиядәге ике Ленин һәйкәленең берсе биредә урнашуы белән дә үзенчәлекле.
1945-1994 елларда Фюрстенберг Герма­ниядәге совет гаскәрләре төркеменең иң зур хәрби үзәге була һәм совет хәрби объектларның иң тыгыз концентрациясе урнаша. Алар арасында атом-төш боеголовкалы баллистик ракеталар да була. “Бездә “дедовщина” дигән әйбер булмады. Минем агач эшләренә һәвәслегем дә әһәмиятле роль уйнагандыр. Бик еш төзелеш эшләренә алалар иде”, — дип сөйли Наил абый.
Хезмәт итеп кайтканнан соң, ул элек эшләгән “Ижмаш” заводына урнаша, әмма бик озак эшләргә туры килми, бер дусты аны Абаканның Тува поселогына чакыра. Анда электр станциясе төзегәннән соң, күп кенә җирләрне су баса. Шуңа күрә кешеләрне күчерү өчен яңа поселок төзергә туры килә. Ике ел анда поселок төзү эшендә була Наил абый. Балта эшенә тагын да шомара, күбрәк тәҗрибә туплый ул елларны. Кире Ижауга кайткач та, “Ижмаш” заводының төзелеш цехына урнаша. Заводта озак эшләми ул. Әтисе белән бергәләп бик күп кешеләргә йортлар, мунчалар, сарайлар салалар. Сырлап, матурлап, бизәкләп тәрәзә йөзлекләре эшләү дисеңме, урындыклар, сандыклар, чатырлар – барсына да күңелен, барлык булмышын биреп эшли ул. Эшен яратып, аның тәмен табып башкара Наил абый.
Хезмәт еллары, тормышы һәм һөнәре турында сөйләгәндә әңгәмәдәшем фото­рәсемнәре сакланган альбомны саклык белән генә тартып чыгарды. Андагы тормышының һәр мизгелен, кичерешләрен тасвирлаган үзе эшләгән рәсемнәрне күреп “Ах!” иттем. “Сез рәссам да мени әле?!” — димен соклануымны яшермичә. “Рәссам булмыйча, агач эшләрен ничек башкармак кирәк. Ансыз булмый, — ди ул. – Әтием дә рәсем ясарга оста иде, бабам да. Ул безнең нәселдән килә”.
«Сезгә алтын куллы булганыгыз өчен бар кеше зур хөрмәт белән карый торгандыр. Һәркем дә сезнеке кебек курчак өедәй матур йортларны сала, болай бизи белми. Бу сезнең Ходайдан бирелгән бәхет!” — димен. “Белмим инде, бу минем бәхетем дә, бәхетсезлегем дә булгандыр, мөгаен”. Бу сүзләрне ишетеп, гаҗәпләнүдән күзләремне зур итеп ачып әңгәмәдәшемә текәләм. “Әйе, чыны шулай. Яшь чакта балта эше белән шундый мавыктым, бер заказдан икенчесенә, тизрәк башкарып өлгерергә, өченчесенә тотынырга! Шулай итеп яшьлегем үткәнен дә тоймаганмын. Сер түгел, ул вакытларда һөнәрем бик кирәкле, акча китерә торган булса да, даими эш урыны булмаган кешегә бик хөрмәт белән карау юк иде. Әти-әниләре андый кешегә кызларын кияүгә бирергә, ә кызлар кияүгә чыгарга да атлыгып тормыйлар иде. “Шабашник” дип карыйлар төсле иде. Бәлки миңа гына шулай тоелгандыр. Әмма ни генә булса да, бу һөнәремнән аерыла алмадым һәм хәзер дә аерылганым юк. Мин өйләнү турында уйлаганда инде кызларны сайлап алып бетергәннәр иде. Бик соң гына гаилә кордым. Өйләнгәч, тормыш иптәшем белән матур гына йорт яңарттык. Хәзер хыялым — бакчада йорт җиткереп чыгу. Быел җәй анда мунча салдым. Дөресен генә әйткәндә, үзем өчен эшләргә вакыт та калмый. Әмма бу өйне аеруча матурлап күңел биреп эшлисем килә”, — ди милләттәшем.
Наил абый Ижауда эшләп килгән Германиядәге Совет гаскәрләре төркеме оешмасында тора. Алар хәрби формаларда ел саен 9 май көнне парадта катнаша. “Һәр бәйрәмгә үз формабыз бар. Менә монысын 9 майда киям. Менә монысы безнең флаг”, — дип медальләр тагылган хәрби киемнәрен, хәрби әсбапларын күрсәтте ул. Хәтта парадта катнашу өчен махсус алынган шәхси автомобиле дә бар аның. Һәр эшен яратып һәм күңел биреп башкарган бай рухи дөньясы булган милләттәшем белән аралашканнан соң, миндә аның белән горурлану хисләре уянды.
Наил абыйны һөнәри бәйрәме белән котлап, мин аңа һәрвакыт шундый уңган, җитез булып калуын һәм авыр хезмәтендә уңышлар, сәламәтлек теләдем.

Элмира Нигъмәтҗан.