Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Наилә Харисова: “Тормыш кешегә билгене үзе куя”
19.09.2019

Наилә Харисова: “Тормыш кешегә билгене үзе куя”

Алтын бөртекләп җыелган кебек, кешенең дә ирешкән дәрәҗәсе аның башкарган хезмәте, игелекле гамәлләре хисабына туплана. Газета укучыларына тирән эчтәлекле мәкаләләре, күңел кылларын кузгатырдай хикәяләре, шигырьләре аша таныш булган Наилә Ясәви кызы Харисова — шундый шәхесләрнең берсе. Ул гомеренең 41 елын балаларга белем бирүгә багышлый. Шуның 15 елын Әгерҗе шәһәренең 1нче гимназиясендә милли мәгариф буенча директор урынбасары, рус мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучыларының методберләшмә җитәкчесе булып эшләде. Шул ук вакытта районның “Күңел чишмәләре” әдәби түгәрәген җитәкләде. Россия Федерациясенең гомуми белем бирүнең Мактаулы хезмәткәре. Күптән түгел Наилә Харисовага 60 яшь тулды. Әлеге уңайдан без аның белән гомер йомгагын сүттек.

— Наилә Ясәвиевна, сезнең белән әңгәмәне балачагыгыз, әти-әниегез турында сөйләшүдән башлыйсы килә…
— Актаныш районының Агыйдел елгасы куенына кереп утырган Яңа Семиостров авылында туып-үстем. Балачак дигәндә, минем күз алдына нигәдер бер манзара килеп баса. …Җәйге иртә. Әле чык та күтәрелеп бетмәгән. Мин, ун яшьлек кыз, яланаяк чишмәгә йөгерәм. Җилкәмдә көянтә-чиләк. Ямь-яшел чирәм буйлап салынган үтә дә таныш бормалы сукмак… Яки Агыйдел буена печән чабарга барабыз. Көнлек ризыкны күтәреп, әнкәй белән әткәй алдан атлый. Мин арт­карак калам. Әгәр вакытыннан алдарак Уртатау янына килеп җитсәм, Агыйдел буйлап төшүче Уфа пароходын күрми калам бит. Менә ул кояш нурында уйнаган вак дулкыннарны кисеп, горур аккош кебек минем турымнан йөзеп уза. Пароходтан татарча җыр ишетелә.
Безнең гаиләдә “тегеләй бул, болай бул” дип, вәгазь сөйләп утыру булмады бугай. Әнкәй — үзе сабырлык һәм тырышлык үрнәге иде, әбекәй — йорт “йозагы”. Гаиләдә дүрт малай булуга карамастан, бала һәм үсмер чакта әткәй мине бик еш үзе белән йөртте. Шуңа күрә миңа ир-ат эше дә ят түгел. Печән эше, ат җигү-туару, балта-пычкы, сугым эшен белеп үстем.
Аннары Иске Семиостров мәктәбен тәмамлап, Минзәлә педагогия училищесына укырга керү. Укырга авылдан чыгып киттем дә Әгерҗе районының Кадыбаш урта мәктәбенә укытучы булып кайтттым. Яшьлегемнең шаулап-гөрләп узган еллары нәкъ шушы авыл белән бәйле. Күчү зонасына кергән туган авыл инде тарихта гына калды. Тарихта һәм моңсу хатирәләрдә. 1983 елдан мин — Әгерҗедә. Хезмәт юлым, гаиләм, дусларым, шатлыгым һәм кайгыларым — барысы да шушы шәһәр белән бәйләнгән.
— Укытучы һөнәрен нигә үз иттегез?
— Безнең әнкәй укытучы иде. Алар, гомумән, бөтен гаиләләре белән диярлек (сигез туганның җидесе), гомерләрен шушы һөнәргә ба­гышлаган. Мин үземне әниемнең эшен дәвам итәргә тиешле кеше дип тапканмындыр инде — мәктәпне тәмамлауга педучилищега юл тоттым һәм хезмәт юлым бары тик шушы һөнәр белән генә бәйле. Читтән торып, Казан дәүләт университетын тәмамладым. Тарихчы, тарих һәм җәмгыять белеме фәннәре укытучысы белгечлеге алдым. Тик гомер буе татар теле һәм әдәбияты укыттым. Илле биш яшемдә туган тел һәм әдәбияты укытучысы дип­ломына ия булдым.
— Укытучы булып эшләү дә­верендә сагынып искә алырдай еллар бармы?
— Сагынып искә алырдай еллар — милли хәрәкәтнең күтәрелгән, милли аңның уянган чоры иде. Эшләгән эшебезнең кирәклегенә, дәвамлы булачагына ышанып, янып-көеп, эштән рәхәт табып, көн-төн туган телебез, дип эшләгән еллар иде бу. Ул елларда иңне-иңгә куеп, әлеге изге йөкне бергә тарткан хезмәттәшләремә һәм җитәкчеләремә мин чиксез рәхмәтле. Телен белмәгән балаларны җыеп, дүрт ел эчендә алардан татар баласы ясаган башлангыч сыйныф укытучыларын, татар балаларын гына түгел, төрле милләт балаларын да туган телебезгә гашыйк иткән татар теле укытучыларын, рус мохитендә яшәгән балаларга фәннәрне үз телебездә бирә алган фән укытучыларын бүген дә мин зур хөрмәт белән искә алам.
— Сезнең татар теленең язмышына кагылышлы язмаларыгызда усаллыгыгыз күренә, ә чынлыкта Наилә Ясәвиевна нинди? Үзегезгә нинди бәяләмә бирер идегез?
— Тел, милләткә кагылышлы язмаларда мин юаш, йомшак була алмыйм. Бу — мине иң борчыган сорау. Бүген әлеге мәсьәләдә тыныч кала алган кешедә милли аңның тамчысы да юктыр дип кенә әйтә алам. Ә холыкка килгәндә… Чынбарлыкка яраклашып яши белмәү, кирәгеннән артык дөрес яшәргә тырышу, шомартып сөйләшә, төчеләнә белмәү кебек сыйфатларым миңа тормышта комачаулады гына. Аларны кем ничек бәяли инде?! Көтәргә һәм көттерергә яратмыйм.
Яңабаштан яшәп булса, мин гаиләмә игътибарны арттырыр идем. Мин моны соңрак аңладым. Дөрес, шулай булуга карамастан, балаларым акыллы, иманлы һәм мөстәкыйль булып үстеләр.
— ”Татар телен сакларга кирәк” дип сөйләүчеләрнең балалары, оныклары татарча белми, дип чеметергә яраталар. Сезнең гаиләдә хәлләр ничек?
— Ике балам да туган телне яхшы беләләр. Тик оныкларым да белер дигән ышанычым юк. Бу — минем иң авырткан җирем.
— Без сезне телне саклау өчен армый-талмый эшләгән укытучы дип беләбез. Гимназиядә сезнең эшне дәвам итәрдәй укытучылар бармы?
— Горурланып әйтә алам: безнең гимназиядә татар теле укытучыларының барысы да нәкъ шундыйлар. Алар өчен һәр татар баласы кадерле. Башка мәктәпләрдә туган телне өйрәнү күбрәк үз агымына куелса, безнең укытучылар ата-аналар белән үзләре эшлиләр, һәрберсенә аңлаталар, төшендерәләр. Шуңа да бездә татар төркемнәре әле сакланып килә.
— Соңгы вакытта мәктәпләрдә фәнни-тикшеренү эшләренә игътибарны арттырып, иҗади эшкә игътибар кимемәдеме?
— Укучыларның әдәби иҗатка тартылуында пассивлыкның иң төп сәбәбе дип, телебезнең гадәти тормышта азрак кулланылуы, укучыларның әдәби китап укымавын атар идем. Дөрес, укытучылардан да күп нәрсә тора. Дәрестән тыш эшләр, әдәби кичәләр оештыру тарихта гына калып бара бит.
— Сезнең кебек иҗатны үз иткән татар теле укытучылары аз, барысы да иҗатны үз итми, дип әйтәсем килә. Сез моңа ничек карыйсыз? Үзегез нинди иҗади бәйгеләрдә катнаштыгыз?
— Укытучы үзе әдәби иҗатка сәләтле булмаска мөмкин. Миңа калса, бу — табигать бүләге. Ул бөтен кешегә дә бирелмидер.Тик укытучы балаларда иҗат итәргә омтылыш уята ала икән, ул – әйбәт укытучы дигән сүз. Иҗат ул — ачыш. Фән укытучылары гел ачыш ясап тормый бит. Үземә килгәндә, ике иҗади бәйгедә катнашканым бар. Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Язучылар берлеге оештырган авыл турында проза әсәрләре конкурсында повесть номинациясендә беренче урынга лаек булган идем. “Казан утлары” журналы уздыра торган “Иң шәп хикәя” конкурсының нәтиҗәсе юк әле.
— Һөнәр кешене нәрсәгәдер өйрәтә. Укытучы һөнәре сезне нәрсәгә өйрәтте?
— Түземлелеккә, җаваплылыкка.
— Бүгенге ата-аналарның мәктәпкә карашын ничек бәяләр идегез?
— Төрле ата-ана булган кебек, карашлар да төрлечә. Бу бит кешенең тәрбиясеннән килә. Шулай да яшьрәк ата-аналарның укытучыны хезмәтче итеп каравы сизелә. Баласының сәләте нинди булуы турында уйламыйча, укытучыдан күпне өмет итәләр, ә үзләре баланың сәләтен үстерердәй, дөньяга карашын киңәйтердәй гамәлләр өчен вакыт та, акча да таба алмыйлар. Кайберәүләрнең фәлән мең сумга кыйммәтле телефон алырга акчасы бар, ә баласына китап алырга — юк. Өенә балалар өчен газета-журнал яздыручы ата-аналар хәзер бармак белән генә санарлык. Никадәр сәер тоелса да, соңгы елларда кайбер ата-аналар тәрбия эшен Интернетка, телефонга тапшырдылар бугай.
Һәркемнең үз акыл мөм­кин­лекләре, нәрсәгәдер сәләте була. Мәктәптә бик үк яхшы укымаган балаларның да яхшы кеше, һөнәр иясе, әти-әни була алуларына мисаллар күп. Шуңа күрә кайбер ата-аналар яхшы билге өчен көрәшеп, баланы газапламасыннар иде. Тормыш кешегә билгене үзе куя.
— Тормышта сынаулар җитәрлек була. Сезнең дә дөньяга карашыгызны үзгәртердәй сынаулар булдымы?
— Тормышның һәр көне сынау инде аның. Зур сынауларга килгәндә, ун ел элек мин нык кына авырып алдым. Ходай бернәрсәне дә юкка гына бирми, диләр бит. Кемне байлык, кемне хәерчелек, кемне власть биреп сыный, диләр. Мине авыру биреп сынады. Бәлки, бу сүзләрем мәзәк тоелыр, тик мин бу сынаудан ныгып чыктым дияр идем. Тормышның кадерен белергә, вак-төякләргә артык игътибар биреп, үземне һәм якыннарымны аптыратмаска өйрәндем. Мин бүгенге көнемә шөкерана кылып яшим. Авыр чакта миңа гаиләм, туганнарым нык­лы терәк булды. Мондый чакта иң мөһиме — өметсезлеккә бирелмәскә, көрәшергә һәм җиңүеңә ышанырга кирәк, дип уйлыйм.
— Кешеләрдә нинди сыйфатларны яратмыйсыз?
— Вәгъдәсезлекне, икейөзлелекне.
— Сезгә 60 яшь. Лаеклы ялга чыктыгыз. Бу чорны башлап җибәрү кыенмы? Нинди планнарыгыз бар?
— Дөресен әйтим, мәктәптән аерылуны, шау-гөр килеп кабинетка килеп кергән балаларны бүтән каршыламаячагымны, укучылар алдына басып, дәрес бирмәячәгемне аңлау җиңел түгел. Ул турыда уйласам да, күзгә яшьләр килә. Тик вакытында китәргә кирәк. Бүгенге укучылар — киләчәктә яшәргә тиешле кешеләр. Алар күбрәк үзләренә якынрак буын белән аралашырга тиеш. Өлкән укытучыларның тәҗрибәсе, белеме күбрәк булса да, алар башка заманда формалашкан. Бүгенге көн яшәешенә ияреп бару, балаларны шуңа әзерләү җиңел эш түгел. Мәктәп белем генә биреп калмый, шул дөньяда яшәргә, югалып калмаска өйрәтергә дә тиеш бит әле.
Планнарга килгәндә, миңа өйдә кыен булыр, дип уйламыйм. Аллага шөкер, эштән кайтуын көтеп алыр кешем бар. Балаларым, онык­ларым. Оныгым Сәмирә белән аралашу гына да — үзе бер дөнья рәхәте. Пенсиягә миннән алдан чыккан дусларымның: “Пенсия чоры — гомернең иң матур вакыты”, — дигәннәренә ышанам. Кул эше тотам, бакчабыз бар, китап укырга яратам һәм, кулдан килгәнчә, каләм тибрәтермен, дип уйлыйм
— ”Яңарыш” газетасы белән күп еллар тыгыз элемтәдә торган укытучы сез. Милли басмага нинди теләкләрегез бар?
— “Яңарыш” белән без бик күптәннән дус. Үземнең язмаларны иң беренче аның укучыларына тәкъдим итәм. Иҗатыма, фикерләремә алардан бәя алам. Беренче саныннан ук булмаса да, һәр ел саен яздырып алам. Озак еллар аны тарату буенча мәктәптә эш алып бардым. Киләчәктә дә “Яңарыш”ның күп тираж җыюын, милләт мәнфәгатьләрен кайгыртучы кыю фикерле басма булып калуын телим.
— Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Тагын күп еллар “Яңарыш”ның якын дус­ты булып калыгыз.

Рилия Закирова.