Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Мөмкинлекләрдән кулланып калыйк!
2.07.2020

Мөмкинлекләрдән кулланып калыйк!

Удмуртия яшьләре — бүгенге көндә барлык тармакларда да актив катнашучы, әйдәп баручы төп көч. Шуңа күрә алар өчен республикада бик күп ярдәм чаралары бар.

Яшь эшкуарларга ярдәм

Яңа эш башлаучы эшкуарлар өчен «Остазлык» программасы эшли. Әлеге программада катнашучылар уңышлы бизнес алып бару серләрен өйрәнәләр. Укучының һәр адымына тәҗрибәле эшкуар бәя биреп, аңа үз эшен үстерүдә зур ярдәм күрсәтә.
14-17 яшьлекләр өчен эшкуарлык эшчәнлеге нигезләре буенча онлайн-форматта «Бизнес-старт» дип аталган уку курсы эшли. Биредә катнашучылар бизнес-идеяләрне тикшерергә, командалар булдырырга һәм үз бизнес-проектларын эшләргә өйрәнәчәкләр. Вебинарларны тәҗрибәле эшмәкәрләр һәм бизнес-тренерлар үткәрәчәк. Әлеге курс 2020 елның көзендә башланачак. Шулай ук мәктәп укучыларының эшкуарлык эшенә сәләтләрен ачыклауга, эшлекле уеннар һәм ачык дәресләр үткәрүгә юнәлдерелгән тестларны башлап җибәрү дә планлаштырыла.
Республика үз эшен ачарга теләүчеләр өчен уңайлы шартлар тудыра. Мәсәлән, һәр өлкәдә диярлек төрле грантлар алу мөмкинлеге бар. Яшьләр арасында шуларның «Агростартап» һәм «Яшь фермер» грантларына ихтыяҗ аеруча зур.
2019 елда гомуми күләме 116 миллион 500 мең сум булган 46 «Агростартап» гранты бирелгән. Әлеге акчаларга, 37 фермер хуҗалыгы төзелеп, авылларда 90га якын яңа эш урыны булдырылган. Бүгенге көндә грант алучылар барысы да үз бизнес-проектларын тормышка ашыралар. Шулай ук 2019 елда 7 кешегә, гомуми күләме 16 миллион 5 мең сумлык «Яшь фермер» гранты бирелгән.
2020 елда «Агростартап» программасы буенча тагын 33 яңа фермер хуҗалыгы ачылып, 66 эш урыны булдырылачак. Грантка ия булучыларның исемнәре июль аенда билгеле булачак.

Авылларга — яшь белгечләр

Удмуртия Республикасы шәһәрләрендә һәм авылларында эшләүче яшь педагогларга “подъемныйлар” түләнә. Алар әлеге түләүләрне беренче өч ел эшләү дәверендә алалар. Беренче ел өчен — 40 000 сум, икенче ел өчен – 60 000 сум, өченче ел өчен — 80 000 сум. Быел 240 яшь педагогка 13 миллион 400 мең сум күләмендә “подъемный” түләнгән. Әлеге программада катнашу өчен төп шарт — яшь педагог моңа кадәр беркайда да эшләмәгән булырга тиеш.
Яшь укытучыларга “Авыл укытучысы” («Земский учитель») федераль проектында катнашу мөмкинлеге дә бар. Быелга гаризалар кабул итү төгәлләнсә дә, киләсе елга программа дәвам итә. Бу программа кысаларында авыл-га эшкә килүче укытучылар 1 млн сум күләмендә компенсация ала. Программаның шартлары турында тулырак мәгълүматны УР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтының «Программалар һәм проектлар» бүлегендә табарга мөмкин.
Яшьләрнең авылга эшкә кайтырга атлыгып тормауларын истә тотып, хөкүмәт федераль дәрәҗәдә программалар булдырды. Андый программалар яшь белгечләрне Сәламәтлек саклау һәм авыл хуҗалыгы өлкәсенә җәлеп итү һәм аларны анда эшкә калдыру өчен кызыксындыру чарасы булып тора.
Республикада “Авыл табибы” (“Земский доктор”) программасы буенча 6 елда Удмуртия авылларына 610 яшь табиб кайткан. Агымдагы елда югары белемле 75 белгечнең авылларга кайтуы планлаштырыла.
Ә 2018 елдан Удмуртия “Авыл фельдшеры” (“Земский фельдшер”) программасы эшли. Аның кысаларында авылларга 2018 елда — 12, 2019 елда 18 фельдшер эшкә кайт-кан. 2020 елда республика казнасында әлеге программаны тормышка ашыру өчен 29 млн сум акча каралган. Бу авыл җирлегенә урта белемле 40 фельдшерны җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.
2020 елда республиканың ерак районнарына эшкә килгән табибларга миллион ярым сум акча бирелә. Моннан тыш, ерак районнарга килгән ашыгыч ярдәм, ФАП фельдшерларына бер тапкыр 750 мең сум күләмендә компенсация түләү каралган.
Удмуртия шәһәрләрендә 34 тар белгечлек табибларын һәм 10 урта звено медицина хезмәткәрен көтәләр. Яңа эшкә килгән югары белемле табиб бер тапкыр 500 мең сум, урта һөнәри белемле хезмәткәр 300 мең сум акча алачак. Республика бюджетыннан әлеге чараларга 20 млн сум акча бүлеп бирелгән.
Авыл хуҗалыгына үз белгеч-лекләре буенча эшкә кайткан яшь белгечләр дә ярдәмнән читтә калмый. 2020 елда яшь белгечләр зур күләмдә “подъемный” акчалар алачак. Югары яки һөнәри уку йортының көндезге бүлеген тәмамлап кайткан яшь белгечкә агымдагы елдан 250 мең сум акча биреләчәк. Аның 70 меңе беренче ел тәмамланганнан соң, ә калган 180 меңе эшкә урнашып, өч ел вакыт узганнан соң биреләчәк.
Әгәр авыл хуҗалыгына эшкә кайтучы белгеч уку йортын читтән торып тәмамлаган булса, 100 мең сум түләү каралган: 50 меңе — бер ел эшләгәч, калганы өч ел узгач түләнә.
Шулай ук яшь тракторчы-машинистларга һәм сыер саву операторларына да түләү күләме 50 меңнән 140 мең сумга кадәр арттырылды. 2020 елдан мондый ярдәм алучылар исемлегенә эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру операторлары да кертелде.
Тракторчы-машинистларга авыл хуҗалыгы оешмаларында бер ел эшләгәч, 50 мең сум, өч ел эшләгәч, 90 мең сум биреләчәк. Сыер саву һәм ясалма орлыкландыру операторлары бер ел эшләгәч, 50 мең сум алса, 4 ел узгач, тагын 90 мең сум алачак.
Узган ел авыл хуҗалыгы оешмаларына эшкә кайткан 279 яшь белгечкә республика бюджетыннан барлыгы 23 миллион 700 мең сум шундый ярдәм күрсәтелгән.

Балалы яшь гаиләләр дә читтә калмый

“Демография” милли проекты кысаларында балалары туган студент гаиләләренә ярдәм күрсәтелә. Проект шартларына туры килгән студентлар гаиләләре бер тапкыр 100 мең сум күләмендә түләү алу хокукына ия. Гаилә әгъзаларының берсе яки икесе дә югары яки урта һөнәри белем бирү уку йортларының көндезге бүлегендә укырга тиеш, һәм аларның 2019 яки 2020 елларда балалары туу шарт. Шулай ук ялгыз студент та, баласы шушы елларда туган очракта, матди ярдәм алуга исәп тота ала. Программаның тагын бер мөһим шарты бар: гаиләнең бер кешегә уртача кереме Удмуртиядәге 2 яшәү минимумының күләменнән, ягъни бер кешегә 19 520 сумнан артмаска тиеш. Мондый матди ярдәм бер тапкыр бирелә. Бала туганнан соң, 6 ай эчендә, гаиләнең теркәлү урыны буенча социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаиләдә 2019 елда сабый туып, матди ярдәм алынмаган булса, аны 2020 елда да алырга була.
2019 елда мондый ярдәмне 100дән артык студент гаиләсе алды. 2020 елның беренче яртысында – 42 гаилә. Гомумән, ел дәвамында 70тән артык гаиләгә ярдәм күрсәтү планлаштырыла. Республика бюджетында әлеге чыгымнарга 7 млн сум акча каралган.
2021 елдан башлап өченче һәм аннан соңгы балалары туган яшь гаиләләргә ипотекага яки шәхси торак йорт төзүгә беренчел түләү өчен 240 мең сум акча биреләчәк. Бу максатларга 75 млн сум юнәлдереләчәк, 2021 елда торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган күп балалы 300 гаилә әлеге чарадан файдалана алачак.

Яшәү шартларын яхшырту мөмкинлеге бар

Яшь гаилә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылса, федераль һәм региональ бюджеттан торак сатып алуга яки йорт төзүгә социаль түләү каралган. Ул балалары булмаган яшь гаиләләргә торак бәясенең 30%ы, балалары булган гаиләләргә 35% ы күләмендә түләнә.
Гаиләдә ир белән хатынның берсенә 36 яшьтән артык булмаска һәм гаилә җирле үзидарә органнары тарафыннан торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылырга тиеш. Социаль түләүне алу өчен яшь гаилә торак бәясенең калган өлешенә кредит алу мөмкинлегенә ия булуын расларга тиеш. Программада катнашу өчен яшәү урыны буенча хакимияткә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Удмуртия инде өченче ел ташламалы ипотека буенча федераль проектта катнаша. Аның шартлары буенча процент ставкасы — 3,1- 7,5%. Республикада ташламалы ипотеканы яшь гаиләләр алырга хокуклы. Гаиләнең бер әгъзасына 36 яшь тулмаган булырга тиеш. Ташламалы ипотека яңа төзелеп килүче фатир алу өчен генә бирелә. Шулай ук гаиләнең торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булуы да зарур. Бу исә гаиләнең һәр әгъзасына торак мәйданы 18 кв.метрдан да кимрәк, дигән сүз. Ике ел дәвамында ташламалы ипотеканы 200 гаилә алды. Быел тагын 100гә якын гаиләгә торак шартларын яхшыртуда ярдәм күрсәтеләчәк. Кредитның тулырак шартлары турында «Удмуртия Республикасының Ипотека корпорациясе”ндә белергә була.
Теләк булса, беләк карышмый дигәндәй, киләчәккә төпле бурычлар куеп, ныклы адымнар белән алга баручы яшьләр өчен республикада, чыннан да, мөмкинлекләр җитәрлек. Бары тик аларны вакытында кулланып калырга ашыгырга кирәк.

Гүзәл ШАКИРОВА әзерләде.