Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Мәүлид кичәсе узды
14.12.2017

Мәүлид кичәсе узды

Уразай авылы халкы мәчетебезнең нурлы, күркәм булуына сокланып, читтә яшәгән авылдашларыбызның дини бәйрәмнәргә кайтып йөрүләренә сөенеп бетә алмыйлар.
Барыбыз да бик шатланып мәүлид кичәсенә җыелдык. Мәчетебезгә догалар кылдык, Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)не искә алдык. Хәзрәтебез Бивел Ибраһимов: “Аллаһны зурлау — аңа якынаю ул”, — диде.
Бу көнне, мәетләргә багышлап, Коръән укылды. Ә аннан сон икенде намазына бас­ты­лар. Вәгазьләр тыңлап, күңелләребез баетылды. Хәзрәтебез әйткән үгет-нәсый­хәт­ләрне дә һәммәбез игътибар белән тыңладык. Пәй­гамбәрләребез рухына абы­с­тайларыбыз Тәнзилә Ибраһимова белән Рима Бәхтигәрәевалар парлап салават әйттеләр. Бәйрәмгә килгән кунакларыбыз күп күч­тәнәчләр белән килгәннәр иде. Табыннарыбыз хәләл ризыклар белән мул булды. Килгән кунаклар бу кичәдән бик канәгать булдылар. 85 яшен тутырган Факия әби: «Кышка балаларыма яшәргә китәм, барыгыз да исән-имин торыгыз, алдагы җәйләргә дә очрашырга насыйп булсын», — дип, авылдашлары белән саубуллашты. Әйе, очрашулар да, авылдашлар белән мәчетебездә җыелулар да насыйп булсын.

Раилә Бариева, Уразай авылы.